#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия Дәүләт һәм өлкә Думаларына сайлаулар үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

39-3Сайлау участоклары 17 сеннән 19 нчы сентябрьгә кадәр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләделәр.

Бу көн илебездә бәйрәм рухында оештырыла. Шуңа да викториналар, концерт программалары, башка мәдәни чаралар әзерләнә. Быел да һәркайда “Төмән көзе” фестивале гөрләде. Туган якны өйрәнүгә багышланган викторинада сорауларга күбесе дөрес җавап бирделәр. Күпчелек татлы бүләк отты, кыйммәтлерәк призлар алучылар да булды.

Мәсәлән, Каскара поселогында яшәүче Эльмира Әмировага лотереяда квартира эләкте. Кемдер фен, утюг, пылесос, электр чәйнеге, яхшы телефон һәм башкаларны алдылар. Өлкә җитештерүчеләренең сату мәйданчыклары эшләде. Җирле үзешчәннәр җыр-моңнары белән сөендерделәр.

Гражданлык бурычын үтәргә килүчеләр җомга көннән үк участокларга агылдылар. Сайлауның барышы турында “Яңарыш” газетасының социаль челтәрләрендә яктыртып тордык. Бу эштә безгә хәбәрчеләребез, укучыларыбыз - комиссия әгъзалары ярдәм иттеләр. Мәсәлән, Төмән районының Индрәй поселогында 17 сентябрь көнне сайлау, гадәттәгечә, иртәнге 8.00 сәгатьтә башланды. Иң беренче булып поселокта музыка мәктәбе ачылганда җитәкче булган актив, сәләтле Антонина Павловна Кузьминых килде. Аннары, беренче көнне үк, Индрәй хакимияте башлыгы Раил Хөснуллин да үз тавышын бирде.

39-2Сайлау участогы ачылышына сайлаучылар исемлегендә 1385 кеше беркетелгән, шуның 15е бу участокта тавыш бирергә гариза язган. Ә 31 кеше башка сайлау участокларына баруларын хәбәр иткәннәр.

Сайлау участогы быел мәдәният йортында урнашкан, ишек төбеннән үк температура үлчәү, кулны махсус сыекча белән эшкәртү, битлек һәм ручка бирү белән каршы алалар. Сайлаучыларга 4 бюллетень бирелә. Мөлаем комиссия әгъзалары барысын да аңлаталар.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Төмән көзе” фестиваленә чакырып тордылар. Анда һәркем өчен кайнар чәй тәкъдим ителде. 3 көн буена төрле мастер-классларда, җыр, гаилә бәйгеләрендә катнаштылар, концерт программалары карадылар, ГТО нормаларын үтәделәр.

Авылыбыз фельдшеры - тырыш, һәркемгә игътибарлы, үз эшен оста белүче Сенера Вальтер “Сәламәтлек палаткасы”нда грипптан, яңа коронавирус инфекциясеннән прививка куйды, теләүчеләрнең кан басымын үлчәп, кандагы шикәрләрен тикшерде, ВИЧка тест алды. Сенера зәхмәтле авыру белән интегүчеләргә ярдәм итүче бригадада булганда да,39-1 үз участогындагыларга вакытында дәвалау үтсеннәр өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга тырышты. Аның ярдәме белән күпләр тиешле даруларын, юлламаларын, табиб күзәтүен алдылар. 

“Бу көннәрдә Дәүләт Думасына һәм Төмән өлкә Думасына сайлаулар бара. Минем бу җәһәттән үз фикерем бар һәм нәкъ менә шуңа күрә дә быел мин бу процессның барышын үзем карарга булдым. Ягъни күзәтүче мин. Безнең өлкәдә алар барлыгы 3 000 кеше һәм бөтен ил буенча 500 000. Мин, әлбәттә, сайлауларның гаделлеге һәм үтә күренмәлелеге өчен. Авылымда эшлим.

Сайлауларның 3 көн буе узуын хуплыйм - бу уңайлы һәм куркынычсыз, чөнки кешеләрнең бергә туплануын булдырмаска ярдәм итәчәк.

39-4Шулай ук өстәмә куркынычсызлык комиссиясе әгъзаларының коронавирустан вакциналаштырылган булуы да яхшы. Безнең 1946 нчы сайлау участогы (Төмән районы, Муллаш авылы) 3 нче көн штат режимында эшли. Участокка килә алмаучыларга, пенсионерларга өйләреннән тавыш бирү мөмкинлеге бар”, - дип язып барды үзенең социаль челтәрләрендәге битләрендә Фиала Вәлиева.

Сайлаулар 3 көнгә билгеләнсә дә, күп участокларда 2 көндә үк килүчеләр саны 60-70 процентка җитте. Мәсәлән, миңа шимбә көнне Түбән Тәүде районының Тарман авылында булырга туры килде. Мәктәптә урнашкан 1328 нче сайлау участогында комиссия әгъзалары үзләре генә иде. 591 сайлаучыдан 332се үз тавышларын бирделәр инде, диделәр алар. Беренче тапкыр гражданлык бурычларын 4 кеше үтәргә тиеш икән. Районда барлыгы 19102 сайлаучы бар.

39-5Вагай районының Тугыз авылындагы хәбәрчебез Зөлхәйдә Сәйдуллина концерт белән Ләмчәй авылына баруларын, концерт күрсәтүләрен, бергәләшеп рәхәтләнеп җырлар җырлап кайтуларын хәбәр итте. «Ләмчәйдә кибет тә, медпункт та, клуб та, мәктәп тә юк. Тагын да халыкны иң борчыганы - су юк. Алар шул проблеманы хәл итәсе иде дип борчылалар. Үзләре бик тырыш, кунакчыл. Җәй буена бакча җимешләре, яшелчә үстереп, урман байлыкларын җыеп көн күрәләр - бик тырышлар», - дип сөйләде Зөлхәйдә апа.

Ә инде Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә 3 сайлау участогы урнашкан иде. Урамда “Төмән көзе” фестивалендә үзәкнең “Сүнмәс хисләр”, “Вак бәлеш” ансамбльләре, директор – талантлы җырчы Мансур Кәбиров һәм башкалар чыгыш ясадылар. Зарека микрорайоны халкы солдат боткасы һәм кайнар чәй белән дә сыйланды.

Ялутор районының Яңа Атьял авылындагы 2604 нче сайлау участогында 18 сентябрьдә төшкә кадәр үк 60% сайлаучы ил күләмендә барган чарада катнашып өлгергән иде. Ә инде соңгы нәтиҗә: килүчеләр саны - 90%! Шәп бит!

39-11Халыкның илдә барган хәлләргә битараф түгеллеге расланды. Өлкәбездә барлыгы 61.5% сайлаучы үз бурычын үтәгән. Партияләр арасында сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына 51.33% тавыш белән “Бердәм Россия”, 13.5% тавыш белән КПРФ, 11.68% тавыш белән ЛДПР, “Гадел Россия – Хаклык өчен” (10.24%) үткән. Өлкә Думасына да алар әйдәүчеләр рәтендә. Бер мандатлы депутатлыкка кандидатлар арасында Николай Брыкин, Иван Квитка алдан баралар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836