Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Көчле рухлылыгы сокландыра

последние и лучшие новости искусства в мире

Язмыш әзерләгән авырлыкларны, проблемаларны бары тик үз көчләренә генә таянып хәл иткән нык ихтыярлы кешеләргә кем генә карап сокланмый икән. Бигрәк тә инде аның сәламәтлеге чикле булса. Алар бит төрле сынауларны тешләрен кысып булса да җиңә алулары, беркайчан да төшенкелеккә бирелмичә, яшәүнең кадерен белеп актив тормыш алып барулары белән үзләренең тормышына канәгатьсезлек белдереп, зарланып яшәгән бик күп сәламәт кешеләргә үрнәк булып торалар. Андый кешеләргә карап шөкер итәсең. Нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе дип көчле рухлы, ихлас күңелле, язмышына буйсынмыйча, тормышта үз урынын табып, кешеләргә ярдәм итә, файда китерә алуы белән бәхетле булган, үзен чын татар егете итеп хис итүче – Вадим Муштуковны әйтер идем.

39-21

10 ел инде ул Төмән шәһәренең өлкә онкология диспансерының поликлиникасында урта медицина хезмәткәре (медбрат) булып эшли. Вадим Петр улы– медицина тармагының чын фанаты. «Эшемне кирәкле һәм файдалы дип саныйм, чөнки кешеләрнең сәламәтлеге сагында торабыз. Пациентлар өчен без дәвалаучы гына булып калмыйча, авыруны җиңүгә ышанырга, куркуны җиңәргә ярдәм итүче психолог та булабыз. Эшеңне яратып, бар күңелеңне биреп башкармасаң, боларның берсенә дә ирешеп булмый. Аннары безнең эштә иң мөһим кагыйдә – шәфкатьле булу», - дип әйтә ул башкарган хезмәте белән таныштырып.

Вадим Муштуков 1984 елда Луганск өлкәсендәге Юрьевка поселогында туа. Туганда муен, умыртка сөягенә зыян килгәнлеге ачыклангач, балага ДЦП диагнозы куялар. Табиблар бала беркайчан да аякларына басмаячак дип торсалар да, яшь ата белән ана өметләрен өзмиләр. Хәлләреннән килгәнчә төрле дәвалау юлларын кулланалар. Бераздан Муштуковлар гаиләсе Вагай районы, Шестовое авылына күчеп киләләр. Әнисе Вәсимә Харис кызына эшләргә кирәк була, Вадимны карарга Тубыл районы, Күкрәнде авылында яшәгән Солтанбикә әбисен алып кайталар. Әбисе оныгын бик яратып, сөеп тәрбияли, аңа әкиятләр сөйли, татар телендә сөйләшергә, җырларга өйрәтә. Шуңа күрә күпләр Вадим Петр улының саф себер татар телендә сөйләшкәнен ишетсәләр, хәйран калып тыңлыйлар. Вадимның тормышка оптимистик карашлы, кешегә мәрхәмәтле, ярдәмчел, максатчан булып үсүендә әбисе белән әнисенең роле зур була. Әбисенең әкиятләрен, укыган хикәяләр, шигырьләрен тыңлап, хыялланып үскән баланың яшьтәшләре белән мәктәпкә барасы, белем аласы килә. Табиблар фаразлавына карамыйча, Вадим, авырдан булса да, үз аяклары белән йөри, ихтыяҗларын үзе башкарырга өйрәнә.

Аның һәр уңышын, теләген якыннары хуплап кына торалар. 9 нчы сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, әти-әнисенә хуҗалыкта булыша. Кунакка килгән әтисенең туганы Вадимга Пермь краендагы сәламәтлекләре чикле булганнар өчен махсус ачылган Кунгур техникум-интернатына укырга барырга киңәш итә. Укуга сәләте булган егет әнисе белән сөйләшеп, Вагай районы халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин анда аларга ярдәм итүдән баш тарталар. Озак уйлап тормыйча, алар өлкә губернаторына хат язып җибәрәләр. Атна үтүгә, боларга халыкны социаль яклау бүлегеннән чакыру килеп төшә, хәтта матди ярдәм дә күрсәтелә. 2006 нчы елда Вадим әнисе ярдәме белән техникумга барып, бухгалтер һөнәренә укырга урнаша. Исәп-хисапка оста егет уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. Бухгалтер учетын алып бару фәненнән укыткан укытучысы тырыш егетне үзләрендәге Европа күләмендә билгеле булган кош фабрикасына эшкә урнаштыру, аңа торак булдыру турында килешүләр төзегән вакытта, кызганычка каршы, кинәт үлеп китә. Вадим аның вафатын авыр кичереп, туган ягына кайтырга карар кыла.

Аннары ул 2010 елда Тубыл медицина колледжына укырга кереп, 4 ел буе «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укып, кулына «урта медицина хезмәткәре» дигән таныклык алып чыга. Һәм үзенең белемен, мөмкинлеген сынар өчен Төмән шәһәренә юл ала. Өлкә онкология диспансерының поликлиникасында эшләгән чорда ул үзен тырыш, белемле, тәҗрибәле, шәфкатьле, ачык күңелле хезмәткәр итеп күрсәтә һәм төрле Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Әмма Вадим Петр улы өчен иң кыйммәте – пациентларының елмаеп сәлам бирүләре һәм эчкерсез рәхмәт сүзләре.

Эчкерсез рәхмәт сүзләрен һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер торган белгечкә көн саен әйтәләр. Түрәләре аның тырышлыгын, хезмәтен зурлыйлар.Үзенең вазифасы, киләчәккә планнары белән бүлешеп: «Биредә эшләүчеләрнең белемен үстерү, ныгыту, тәҗрибә туплау өчен бик еш укулар, семинарлар, лекцияләр, тренинглар уздырылып тора. Мин аларга бик теләп йөрим. Эшләгән чорымда аякларыма ике төрле операция ясаттым. Нәтиҗәсе – сөенерлек. Гаиләдә без ике бала үстек. Энемнең 3 баласы бар. Әти-әниемә, якыннарыма мин бик рәхмәтлемен. Аларның ярдәме белән хәзер күңелем теләгән бар нәрсәм бар. Киләчәктә үземнең гаиләмне булдыру турында да уйлыйм. Яңадан спортка кайтырга планлаштырам, мин бит күп еллар авыр атлетика белән шөгыльләндем. Аннары үземне парашют спортында сынап карыйсым килә. Сәламәтлегең чикле булуы – инвалид булып яшәү дигән сүз түгел ул. Мин - эшлим, шуның җимешләрен татыйм, савабын, нәтиҗәсен күрәм. Үз эшемнән, яшәү рәвешемнән мин бик канәгать. Форсаттан файдаланып, якташларыбызга сәламәтлекләрен кайгыртып, вакытлы диспансеризация үтеп торырга, күңел төшенкелегеннән, стресслардан сакланырга киңәш итәр идем. Сәламәтлектән дә кыйммәтрәк, кадерлерәк нәрсә юк бу дөньяда. Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә, иминлегенә игътибарлы булыгыз», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836