Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Балаларны ятим, хатыннарны тол иткән, гаиләләрне терәксез, йорт-җирләрне хуҗасыз калдырган сугыш халкыбыз хәтерендә кара хәрефләр белән уелып язылган.
Төмән районы, Талымхан авылында яшәгән Бакировлар гаиләсенә сугыш түләп бетергесез югалту алып килә. Фронтка киткән ике бертуган менә дигән ирләрнең берсе әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Талымхан авылында өч агай-эне Бакировлар – Шәмгун, Әбделәхсән, Шәймөхәммәт бала вакытларыннан ук ятим үсәләр.
Эске якларыннан килгән әниләре Хәербану апа, әтиләре Тимергали абый (Талымхан авылы кешесе) яшьли үлеп китәләр. Авыл халкы өч малайны үз куенына ала, үстерә, һөнәрле, өйле, гаиләле итә. Егетләрнең берсе – оста куллы Шәмгун (1900 елның) уңган, тырыш, ярдәмчел ир-ат булган. 1941 елгача өйләнгән, балалы булган, авыл хуҗалыгында бригадир булып эшләгән. Казна эшләреннән соң, авылдашларына, балта остасы буларак, тәрәзә, ишек яңаклары ясаган.
Хатыны Зөлхиҗҗә Хәнәфи кызы белән ике кыз – Мөкәрәмә, Хәмидә, ике малай – Хаҗиятулла белән Мирвәгыйзне үстерәләр.
1941 елның 17 июлендә Бакировлар гаиләсендә тагын бер кыз - Нәсимә туа. Бер айдан Шәмгун абыйга чакыру кәгазе килә. Хәрби эшелон бик озак формалаша. Әти кеше нәни Нәсимәгә бик сагына. Соңгы теләге – кызчыгын күреп калу. Биләүдә яткан кызын соңгы мәртәбә үбеп кала. Зөлхиҗҗә апа да яраткан ирен соңгы мәртәбә күрә.
Кызыл Армиянең рядовой солдаты фронтка китә. Сугыш юллары башкалабыз Мәскәүне сакларга алып бара. 1941 нче ел ахырында Мәскәү янындагы хәлләр көннән-көн авырая. Монда урнашкан предприятие һәм учреждениеләрне көнчыгышка күчерергә карар кабул ителә.
16 нчы октябрьдә немецларның Мәскәү янына үтеп кергән мотопехота отрядын Кремльдән 15 чакрым ераклыкта танкчылар туктата. 1942 нче елның январь аенда дошман 100-250 чакрым ераклыкка алып ташлана. 2000 чакрым сузылган полосада дошманга каршы сугыш бара. Башкалабызны саклаганда дивизиядән нибары 500 кеше кала. Авылдашыбыз Шәмгун Бакиров каты сугышларда һәлак дула.
Мәскәү янында фашист 500 меңләгән кешесен, 1300 танк, 250 орудие, 15 меңнән артык машинасын һ.б. бик күп техникаларын югалта. Мондый югалтуларны фашист армиясе белгәне юк иде әле.
Авылыбызда яшәгән гаиләдә 5 бала ана карамагына кала. Зөлхиҗҗә апа аларны ялгызы үстерә, олы тормыш юлына чыгара. 1948 нче елның 23 мартында Бакировлар гаиләсенә «1942 нче елның январенда хәбәрсез югалды» дигән кәгазь килә.
Бабае турындагы кәгазьне оныгы Хәләмкүл Мөхәммәдзянова үзендә саклый, шулай ук фронтовик бабасының карточкасын да зурайттырган. Талымхан авылында Шәмгун Бакировның кызы Хәмидә һәм улы Мирвәгыйз гомер кичергәннәр. Бүгенге көндә аларның балалары һәм оныклары яшиләр, барысы да уңганнар, тырышлар. Бабайлары Шәмгун Бакиров турында газетадан укып беләләр.
Махсус хәрби операциядә Хәмидә Шәмгун кызының кече улы илебезне саклау традициясен дәвам итә. 80 ел элек илебезгә җиңү алып кайткан Шәмгун абыйның абые Әбделәхсән Тимергали улының баласы да бүгенге көндә илебезне саклый. Аларга кыюлык, рухи көч, исәнлек-саулык телибез.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Тәслимә МӨХӘМӘДЗЯНОВА.
Төмән районы,
Талымхан авылы.