Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Лилиябез – «Иң назлы кыз»

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньяның төрле илләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән чибәр һәм уңган татар кызлары август ахырында Казанга агылдылар. Монда 11 нче халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналы үтте.

Ярымфиналга килгән 30 кыз арасында өлкәбездән Лилия Сәйдуллина да бар иде.

39-3

Казанда узган ярымфиналда кызлар матурлык һәм талант буенча гына түгел, өй эшләрен алып бару һәм татар милли мәдәниятен белү буенча да көч сынашалар. Аш-су этабында алар токмач кисү буенча осталыкларын күрсәтәләр һәм татар чулпысы ясау буенча мастер-класста үзләре өчен яңа һөнәр белән танышалар.

Әлеге дәрәҗәле бәйгенең үзәгендә кайнаган Лилия Фәнил кызыннан тулырак сөйләтик әле:

- Язын миңа «Татар кызы-2024» халыкара бәйгесендә катнашырга тәкъдим ясадылар. Шуннан әзерлек башланды. Җаваплылык бик зур иде. Анда Төркия, Австрия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан илләреннән катнашучылар булды.

Төмәндә миңа ислам, татар теле, үзем белән таныштыру, аш-суга әзерлек, тарих буенча шактый гына белемнәремне күтәрергә туры килде. Тагын да үзенчәлекле бию башкарасым килде: биюдә күрсәткән хатын-кыз образы бер яктан гаилә учагын саклаучы, хөрмәткә лаек, яратылучы әни, хатын булса, шул ук вакытта кыю, үз гаиләсе, халкы өчен көрәшә алырлык батыр да ул.

Төмәндә булышучылар күп булды, кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә тырыштылар. Һәркайсына рәхмәтем зур: гаиләмә, Ринат Насыйровка, Зилә Юсуповага, Эллина Сәитовага, Найсә Гайнельяновага, Неля Фәйзуллинага, Гөлфара Гариповага, Азалия Габдрәхимовага, Рамил Вәлиулловка.

Август ахырында бәйгедә катнашырга Казанга киттем. Бер атна буе сайлап алу этабы үтте. Аш-суга әзерлектә токмач кистек. Әбием, әнием белән өйдә бу эшне еш башкара идек – авыр булмады. Башка этапларда да сынатмадым дип уйлыйм.

Финалга үткәч, без үзебезгә төшкән җаваплылыкны тойдык. Дөньядан җыелган иң яхшы татар кызлары арасында югалып калмаска, лаеклы чыгыш ясарга, өлкәбезнең данын якларга тиеш идем. Кызлар белән дуслаштык, бер-беребезгә булыштык.

Безгә вокал, хореография, нәфис сүз буенча бик көчле остазлар белем бирделәр. Билгеле кешеләр белән очраштым, алар белән сөйләшү мөмкинлеге булды. Әйтеп бетергесез хисләр кичердем.

Финал зур дәрәҗәдә үтте. Пензаның зур залында Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле егетләре белән бергә биедек. Сабый вакытымнан бу ансамбльне карап, аларга сокланып үстем. Минем өчен олы тәҗрибә, чиксез горурлык иде бу.

Ярымфинал вакытында гаиләдәге үрнәк алырлык кеше һәм реликвия турында яздык. Финалда сәхнәдә шул турыда кыска гына чыгыш ясарга тиеш идек. Мин дөрес тәрбия биргән, шәхес буларак формалашуымда зур өлеш керткән дәү әнием һәм аның муенсасы турында сөйләдем. Шулай ук бер ел элек махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган яраткан ирем һәм аңа вафатыннан соң Россия Герое исеме бирүләрен хәрби киемен кигән хәлдә горурланып хәбәр иттем. Авыр булса да, үземне кулга алдым. Гаилә шәҗәрәмне сәхнәдә күрсәтеп киттеләр.

Тамаша вакытында җиде тапкыр сәхнәгә чыктык. Тормышымда истә калырлык вакыйгаларның берсе булды ул. 2016 елда Төмәндә «Себер йолдызы»нда катнашуым да нык ярдәм итте. Әлегедәй бәйгеләрнең никадәр кирәкле, әһәмиятле икәнлегенә тагын бер кат инандым, күп тәҗрибә тупладым. Киләчәктә бик кирәкле сыйфатлар алдым.

Өлкә күләмендәге милли чараларда даими катнашып килгән, танылган «Аккош» бию ансамблендә шөгыльләнүче актив, татар җанлы, туган телен яхшы белүче, халкын өзелеп яратучы Төмән кызы Лилия Сәйдуллина «Татар кызы» халыкара бәйгесендә «Иң назлы кыз» дипломын яулый. «Себер йолдызы»нда да шул ук номинациядә җиңүгә ирешкән Лилия Фәнил кызының хис-тойгыларын, эчке гәүдәләнешен тасвирлый бу исем. «Чынлап та минем тышкы кыяфәтем назлы лилия чәчәге кебек, ә эчтән көчле рухлы кыз. Мин яхшы әни һәм гаилә учагын саклаучы булу белән бергә, кирәк вакытта гаиләм һәм халкым өчен көрәшкә дә керә алам. Татар кызы булуым белән горурланып яшим», - дип фикерен белдерде якташыбыз.

39-31

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836