Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шәфкатьле, миһербанлы фельдшер

последние и лучшие новости искусства в мире

Санниково авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән Рәйханә Урамаеваны 65 яшьлек гомер бәйрәме белән авылдашлары, якыннары, коллегалары, ветераннар советы әгъзалары котладылар. 40 елдан артык эшләгән фельдшер тырышлыгы, эш сөючәнлеге, мәрхәмәтле, ярдәмчел булганлыгы, игелекле гамәлләре белән танылды.

39-22Ул Тубыл районының Комарау авылында туа. Санниково авылы мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлап, В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина училищесына укырга керә. Санниково авылы фельдшер-акушер пунктында хезмәт юлын башлый. Яшь белгечкә авыл җирендә күп еллар фельдшер булып эшләү җиңел булмагандыр. Санниково авылы хакимиятендә 300дән артык кеше яши. Барысы да авыл фельдшеры игьтибары үзәгендә. Үзенең эшен яратып башкарган белгеч якташларының хөрмәтен казанып бер урында озак еллар хезмәт итә. Дөньяда иң кирәкле һөнәрне сайлаган Рәйханә Хәлим кызы хезмәт юлында һава шартларына, тәүлекнең вакытына карамыйча, авылдашларына ярдәмгә ашыга. Йогышлы вируслар котырган вакытны авыл фельдшерлары җилкәсенә сынаулар, күп авырлыклар төшә. Сынатмый һәм бирешмичә эшләү дәверендә хезмәтен ул намус белән үти. Авыл фельдшеры кирәк вакытны авыруларны хастаханәгә дә җибәрә. Рәйханә Хәлим кызы күп мәртәбә хастахәнә, Санниково хакимияте башлыгы, Тубыл шәһәре башлыгы, Төмән өлкә губернаторының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, 2013 нче елда сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесенә лаек була.

Гомер бәйрәме белән Рәйханә Хәлим кызын ветераннар советыннан котлаучы Фәүсия Мәмәтова: «Якташларыбызның сәламәтлеге сагында торучы тәҗрибәле белгеч турында гел җылы сүзләр генә ишетергә була. Көне-төне авыл халкына медицина ярдәмен күрсәткән Рәйханә Хәлим кызы дөрес, файдалы киңәшләр бирә. Ул безнең заман герое. Аны авыл халкы хөрмәт итә, ярата. Хезмәт юлында мактаулы дәрәҗәләргә, уңышларга ирешкән хөрмәтле белгечнең киләчәге якты булсын, эшендә яңа уңышларга ирешсен», - ди.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836