Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яңарыш» өлкә татар газетасы редакциясенә иҗат сөючеләр, ярдәмчеләре, дуслары «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенә җыелдылар.
Бу юлы утырыш «Яңарыш»ның туган көне һәм газетаның дусты, танылган шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшага 75 яшь тулу уңаеннан үткәрелде. Темалар бик әһәмиятле булгач, кунакларыбыз да күп килделәр. Гадәттәгечә, «Яңарыш» газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова сүзне башлады.
- Бүгенге утырышыбызга шулкадәр дәрәҗәле кешеләр килгән. Зур рәхмәт сезгә. Бүгенге темалар буенча һәркем үз фикерен әйтеп китәр. Хәзер бу көннәрдә генә арабыздан киткән хәбәрчеләребез: Мөнирә апа Шәмсетдинова, Әфузания апа Насыйбуллина, Азат Сәгыйтов, Шәүкәт Гаделша һәм башкалар рухына дога кылырга сүзне Фатыйх Гарифуллинга бирәбез, - диде.
Киләсе ел газета өчен тагын да җаваплы – 35 еллык юбилеебызны лаеклы каршы алырга әзерлек башларга кирәк. Бу уңайдан да чыгышларда күп киңәшләр, фикерләр ишеттек.
«Әлбәттә, «Яңарыш»ыбызның тиражы кимү дә борчу тудыра. Бу уңайдан, Азат Гыйззәт улы турында бер-ике сүз әйтер идем, - диде Фатыйх Бәдретдин улы. – Ул уникаль кеше иде: килеп керүгә халыкның яртысын үзенә карата белә, язылу турында сүз башлауга, оялып, тизрәк язылырга йөгерәләр иде».
Сәгыйт Сәгыйтов себер татар телендә дә 40 китап басылып чыгуын искәртеп үтте. «Туганнарның «Яңарыш»ка язылуларын күзәтеп торам, очрашкан җирләрдә дә язылу турында сүз башлыйм, - диде ул. - Һәркайсыбыз шулай эшләсә иде».
Әхтәм Каюмов, һәрвакыттагыча, газетаның оешуында хәлиткеч роль уйнаган Азат Гыйззәт улының татары өчен фидакарьләрчә хезмәт итүен билгеләп үтте. «Якуб Зәнкиевнең «Бирешмә, сакла газетаны!» китабын кулыма алган саен, йөрәгем әрнеп авыр еллар искә төшәләр. 6шар ай эш хакы алмый хезмәт иткән көннәре хәтердә. Хезмәткәрләренең акчасыз утыруын елардай булып килеп сөйли иде.
Тираж турында әйткәндә, мин аның артуын көтмим. 1956 елда барлык мәктәпләр дә рус телендә укытуга күчерелде. Хәзер татарлар себер татар телен дә, әдәби татар телен дә белмиләр. «Яңарыш»ны саклап калырга кирәк. Редакция хезмәткәрләренә шулай тырышып эшләп баруларына, шул хезмәт хакына түзеп килүләренә зур рәхмәт әйтер идем. Бервакыт Азат сөенеп, яңа елдан хезмәт хакын 25 процентка арттыралар, кызларыма автобуста йөрергә булса да акча өстәлер иде, диде. Менә шундый мескен хәлдә «Яңарыш»ның 34 ел буена яшәвенә мин коллектив алдында баш иям, - диде тугры дустыбыз, ярдәмчебез, аксакалыбыз.
Җәгъфәр Касыймов автономияләр барлыкка килгән вакытларда татарларның бер йодрык булып, шатланып, гөр килеп корылтайларда катнашуын, газета, теле һәм радио тапшырулар эшләп китүен искә төшерде. Хәзер милли иҗтимагый оешмалар күп булса да, бердәмлек юклыгына, татарның сүнүенә борчылды.
Яңарак газетабыз битләрендә шигырьләре басылып килгән Сачитә Кучарова үз фикерен бер риваять аша аңлатты: «Кара урман эчендә кечкенә генә йортта ике кеше яшәгән. Берсе сукыр булган, икенчесе аксап йөргән. Арада дуслык булмаган, бер-берсе белән һәрвакыт алар орышканнар. Берзаман урманда янгын чыккан. Нишләргә? Сукыр сүз башлый: «Бер-беребезне гомер буе яратмадык, хуш күрмәдек. Дус яшәмәдек, ә хәзер инде без бер-беребезгә ярдәм күрсәтә алмый шулай этләшсәк, икебез дә янгын эчендә калабыз, үләрбез... Минем күзләрем бар, ә синең аякларың.
Болар бит бездә һәркайсыбызда яшиләр, аксаган аяклар - безнең акыл. Сукыр күзләр - безнең инде ул нәфес! Болар безгә дөрес хезмәт итсеннәр өчен аларга ярдәм итәргә кирәк. Ничек? Без күпне белергә тиеш, укырга, яңалыклар белән танышып торырга, телебезне, динебезне белергә! «Яңарыш»ыбыз - безнең дустыбыз, ярдәмчебез, киңәшчебез, укытучыбыз! «Яңарыш»ыбыз яшәсен өчен безнең дә ярдәмебез кирәк, укучылар күп булсын, һәр төбәктән язмалар килеп торсын, безнең арада искиткеч милли җанлы, уңган, тырыш якташларыбыз күп! Дуслык һәм татулык кына безгә кирәк! Сүнмә син, «Яңарыш»ым - өмет йолдызым!»
Алсу Мөхәммәтәмин кызы Шәүкәт Сибгатуллинның «Яңарыш» тормышындагы роле, аның Казан шәһәреннән танылган шагыйрьләрне алып килүе, даими ярдәм итеп, шигырьләрен җибәреп, хәл сорашып торуын тәфсилләп сөйләде.
Гөлнур Хәйруллина Шәүкәт Гаделша турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Ул безнең кураторыбыз булды. Шундый очрашуларда шигырьләр укый идек. Ул сабыр гына тыңлап, акыллы киңәшләрен бирә иде: кире этеп тә ташламый, бик мактап та куймый. Кирәк урында киңәшләрен нәзакәтле генә итеп әйтеп бирә иде. Саллы гына дәфтәремне биреп җибәрдем бервакыт. Шигырьләремне карап чыгып, үзенең билгеләрен куйган. Шунда язылган сүзләре күңелемдә калды: «Сез яза аласыз бит, языгыз. Тик күбрәк укыгыз! Мин танылган шагыйрь булсам да, күп укыйм», - дигән иде. Бу сүзләр мине канатландырып җибәрде.
Азаттан соң экономиягә өйрәндем. бер янына кергәнемдә юк кына кәгазь кисәкләренә язып утыра. Мин дә шуннан экономияли башладым». Ә бу экономияләү гадәте, чынлап та, барыбызга да сеңде бит. Бер битнең яртысы чиста булса да, ташламыйбыз, план төзергә, шалтыратучыларның әйткәннәрен язып куярга һәм башкасына кулланабыз. Бер ягы чиста булган кәгазьләр ташланмый бервакытта да.
Шәүкәт Гаделша иҗаты белән мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбияты серләрен төшендергәндә яхшы таныш Рәйсә Рәхимова. Күрше райондагы татар авылында шундый талантлы шагыйрь тууына горурлануын, андый затларның хәтердә озак еллар яшәвен белдерде ул. Аның якташлары, матур бай табигате, балыклы тирән күлләре, төпсез сазлары, терлек тулы урманнары турында язуын сокланып укыйлар, диде.
Рәшидә Бакиева редакциядәге утырышка классташларымны, дусларымны, «Яңарыш» дусларын, шагыйрьләрне күреп очрашу өчен шатланып килүен хәбәр итте. «Вафатыннан соң дустымны озатырга зиратка барганда, Азат кабере янына да килдем. Аның белән сөйләшеп алдым. Ул хәзер йончыган, борчулы төсле күренде. Хәзерге көндә татарларның проблемасы борчый аны. Элек елмаеп, көр булып утыра иде. «Яңарыш» кызларының түземлелегенә, сәләтенә куанып яшим.
Азатның китүен һәркем авыр кичерде. Аның рухына догаларыбызны укып барабыз. Ул әле дә безнең янда шикелле. Һәрбер «Яңарыш» саны килгән саен без Азат белән очрашабыз. Интеллегенция арасында безнең буын китеп калса, эстафетаны алучылар аз. Төрле татар иҗтимагый оешмалары бер-берсен юкка чыгаралар. Мин халкыбызның киләчәге өчен үземнән өлеш кертергә тырышам. Татар авыллары турында эзләнеп, китап бастырам. Үземнең авыл турында чыгардым. Хәзер Татар Вагай авылы турында әзерлим. Мәчетләрдә, очрашуларда сүз алам. Киләчәгебез өчен, Азат кына түгел, яшәгәннәр дә борчылабыз. Оныкларыбызның татарча сөйләшмәвенә карап, киләчәктәге язмыш ничек булыр дип якты өметтән кайвакыт ваз да кичәбез. Өметсез шайтан, диләр. Өметебезне югалтмаска тырышабыз. Акыллы фикерле кешеләр туар, алар киләчәгебезне дәвам итәр дип ышанам», - дип үткен чыгышы белән үз сүзен әйтте.
Римма Арсухина бу очрашуларга акыллы фикерләр тыңлау өчен киләм, моннан дәртләнеп, рухланып кайтам, дип газетага багышланган шигырен укыды.
Мәңге яшә, «Яңарыш»!
Азат абый Сәгыйтов
«Яңарыш» ның әткәсе.
«Яңарыш» татар халкының
Яраткан газетасы.
«Яңарыш» битләрендә
Оста орлык чәчкән ул.
«Озак яшә, «Яңарыш» - дип
Васыять калдырган ул.
«Бердәнбер газетабыз,
Балкып яшә нур булып.
Тиражың артып торсын,
Без укырбыз шатланып.
Гел елмаеп яшәсеннэр
«Яңарыш» гүзәлләре!
«Яңарыш» газетасы битләрен,
Бизәсен кәламнәре!
86 яшьлек хөрмәтле шагыйребез Сөнгатулла Бекенин Тубылдан кадәр утырышка килгән. Аларның тугрылыгына, татар җанлы булуларына сокланмыйчан нишлисең инде. Әле моңлы итеп җырлап та күрсәтте. Яңа гына чыккан ноталар белән бастырылган җырлары җыентыгын күрсәтеп шатлыгы белән уртаклашты – хыялы тормышка ашкан.
Шулай әйтәсе сүзләрен җиткереп, иҗатлары белән таныштырып, истәлекләре белән уртаклашкач, чәй өстәле артында әле тагын бер-берсе белән аралашып, киләсе елга булачак «Яңарыш»ның юбилее турында сөйләшеп утырдылар хөрмәтле кунакларыбыз.
Никадәр рухи байлык, акыллылык, үлчәмгә салган кебек кенә агылган сүзләр тезмәсе ишетәсең, колакка салып барып, тормыш тәҗрибәсе аласың алардан. Һәркайсы китап битләренә сыймаслык тормыш мәктәбе үткән бит бу мөхтәрәм затларның! Рәхмәт сезнең җылы сүзләрегезгә, безнең катлаулы, бәясез, фидакарьләрчә башкарылган эшләребезне тиешенчә аңлаганыгызга! Мөмкин булган кадәр тырышырбыз, халкыбыз киләчәге өчен газетабызны сакларбыз әле. «Яңарыш» сезнең кебек дуслары белән көчле!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
R.S. Газетабызның 33 санында бастырылган викторина сорауларына җаваплар җибәрү вакыты (1 октябрьгә кадәр) ахырына якынлаша. Әле өлгереп калырга мөмкин. Бу сораулар «Яңарыш»ның сайтында, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграмдагы төркемнәрендә дә урын алган. Таба алмаучылар редакциягә языгыз, шалтыратыгыз – җибәрербез. Көтеп калабыз.