Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Иң ягымлы кыз» исеменә ия булды

последние и лучшие новости искусства в мире

10 сентябрь көнне Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда «Татар кызы-2025» халыкара бәйгесе узды.  Быел ул 12 нче тапкыр үткәрелде. Билгеле булганча,  әлеге бәйгенең Казан шәһәрендә узган ярымфиналында быел 29 кыз катнашты. Аларның 12се финалга  чыкты. Татар кызы исеменә лаек кызлар арасында Төмән өлкәсен Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы кызы, «Себер йолдызы-2024» өлкә фестивалендә җиңү яулаган Алинә Әхтәриева тәкъдим итте. Үткән елгы «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе – Оренбург кызы Алсу Байгильдина булганга, конкурсның финалы быел әлеге шәһәрдә үтте.

39-71-25

Бәйгенең хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Оренбург өлкәсе хөкүмәте рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Юрий Мироненко да булдылар.

Быел «Татар кызы-2025» исеменә Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова лаек булды. Ә безнең Алинәбез «Иң ягымлы кыз» исемен алды. Бәйге турындагы фикерләре белән бүлешеп Алинә Әхтәриева:

- «Татар кызы» конкурсына мине Төмән өлкәсе татар конгрессы жибәрде. Бәйгегә әзерләнергә туганнарым, татар теле укытучым Фирдәүс апа Алеева булыштылар. Алар һәрвакыт мине рухландырып, төрлечә ярдәм итеп тордылар. Костюмнарны өлкә татар конгрессы бирде һәм берсен Киндерле мәдәният йортыннан алып тордым. «Татар кызы» бәйгесендә катнашып, кызлар белән таныштым, үземә яңа дуслар таптым.  Алар һәрберсе үзенчә матурлар һәм уникальләр. Хәзер  инде без бер-беребезгә кунакка йөрибез. Гомумән,  бу бәйгедән бары  матур мизгелләр генә исемдә калды. Аннары бәйгегә әзерләнү чорында татар телемне камилләштердем, татар мәдәниятен, тарихын,  гореф-гадәтләрен өйрәндем.

«Татар кызы» бәйгесен оештыручылар һәм  дирекциясенә мең рәхмәтлемен! Татар кызларына мин бу бәйгедә катнашып, үзләренең көч, сәләт, белемнәрен, гүзәллекләрен сынап карарга киңәш итәр идем. Әгәр дә  мондый мөмкинлек булса, мин бер дә шикләнмичә тагын да катнашыр идем, - дип сөйләде.

39-72-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: Алинә Әхтәриева «Татар кызы» бәйгесенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836