Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Россия Федерациясе Президенты Указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен «Медар» медицина үзәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш табибы Рәфис Әхмәтьяновка «Россия Федерациясенең атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Мин, солдатлар әйтмешли, Россиягә һәм халыкка хезмәт итәм! Без үз көчебез белән Төмән өлкәсенең данын арттырырга тырышабыз. Сугышчан иптәшләремә һәм дусларыма рәхмәт белдерәм, алардан башка бу бүләк булмас иде. Озак еллар эшләү дәверендә бик күп укучылар тәрбияләдем, алар хәзер бөтен Россия буенча хезмәт итәләр», - диде бүләкләнүче.

Рәфис Фәһим улы - терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләре һәм авырулары вакытында иң заманча технология буенча оператив кисеп алуларның (вмешательства) заманча методларын кулланучы югары категорияле ортопед-травматолог (операция ясаучы), медицина фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе академигы, Россия артроскопия җәмгыяте әгъзасы, иминият компанияләренең штаттан тыш табиб-эксперты, Европа һәм Россиянең әйдәп баручы ортопедия-травматология клиникаларында 30 дан артык стажировка уздырган, 120 дән артык фәнни хезмәт, 15 рационализаторлык тәкъдиме авторы. Белгечлеге буенча 44 ел эш стаж туплаган. 1981 елда Чиләбе дәүләт медицина академиясен тәмамлаган.
Россиядә беренче тапкыр кимерчәк күчереп утырту (мозаикалы хондропластика) 1995 елда Рәфис Әхмәтьянов тарафыннан башкарыла. Төрле катлаулылык категориясендәге буыннарга 6000нән артык артроскопик операция башкарган. Профессор Рәфис Фәһим улы җитәкләгән «Медар» клиникасы округта амбулатор травматология өлкәсендә новатор булып тора (ягъни пациент клиникада бер генә көн ята, ә аннары өенә кайта).
Табиб искергән сөяк дефектларын, сеңерләр, йомшак тукымалар һәм буыннар зарарлануын төгәл һәм минималь авыртучанлык белән төзәтергә, шулай ук сузылуларны һәм сынуларны теркәргә мөмкинлек бирә торган заманча методикалар куллана. Ә кирәк булганда, доктор аяк-кулларның эшен нормальләштерү өчен ярдәмче конструкцияләр урнаштыра.
Сезнең игътибарыгызга «Недугамнет.ru» сайтыннан Рәфис Әхмәтьянов турында мәкалә тәкъдим итәбез:
Кешеләр арасында шәхесләр бар, ә бар бөек шәхесләр, аларның эчке дөньясы галәмгә охшаш. Төмәннең «Медар» медицина үзәгенең баш табибы һәм әйдәп баручы хирургы, медицина фәннәре докторы, РАЕН академигы Рәфис Әхмәтьянов нәкъ менә шундый кеше. Кайчандыр ул очучы-космонавт булырга хыялланган, ләкин язмыш аны медицина өлкәсенә юллаган. Меңнәрчә авырулар аның кулыннан дәвалау алганнар. Табиб 50 меңгә якын операция ясаган, ә Төмән Европа дәрәҗәсендә операцияләр башкаручы уникаль клиникалы булган шәһәргә әверелгән. Аннан тыш Рәфис Фәһим улы - кызыклы хәлләр сөйләүче һәм белемнәре белән уртаклашучы әңгәмәдәш тә әле.
- Рәфис Фәһимович, ни өчен сез шундый катлаулы һөнәр юлын сайладыгыз? Гаилә династиясен дәвам иттегезме?
- Киресенчә, мин үз нәселемнең беренче табибы булдым. Әти - вагоннарны карап йөрүче, әни токарь булып эшләгән, кече энемнең дә медицинага бернинди катнашы булмаган. Мин дә беренче класстан ук очучы-космонавт булырга хылланган идем. Бу галәм (космос) шаукымы - 60 нчы еллар иде бит.
Минем алдагы язмышымны бер фаҗига хәл итте. Мушкетерлар уенын уйнаганда, дустымның күзенә кылыч белән кадап куйдылар һәм врачлар аны тулысынча алдырырга кирәк дигән карар чыгардылар. Әмма Одессадагы атаклы Филатов клиникасында табиблар могҗиза эшләделәр, егеткә 100% диярлек күрү сәләтен кайтардылар. Шулай итеп, 13 яшьтә мин чын хирургия могҗизасын күрдем, космонавтика һәм медицина турындагы хыялны берләштерергә карар кылдым. 10 сыйныфтан соң Ленинградтагы Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенең медицина факультетына юл алдым. Имтиханнарны бары тик профессорлар гына кабул итә, бер урынга - 120 абитуриент. Мин, ничектер, бу ыгы-зыгыда югалып калдым, керә алмадым.
Һәм менә шундый уңышсызлыктан соң мин өйгә поездда кайтып барган вакытта, кинәт озатучы (проводник) тавыш көчәйткеч буенча: «Поездда табиб юкмы?», - дип сорый. Бер купеда бала җитди авырып киткән була. Аның янына терапевт хатын-кыз килеп каушап калган, сабыйга нибары өч ай гына булганлыктан, аны ничек карарга дип, курыккан. Станцияләрнең берсендә поездга ышанычлы, тәвәккәл педиатр керде дә, баланы тыныч кына карап чыкты, киңәшләр бирде, шәһәрдә авыруны бригада кабул итәчәк һәм барысы да яхшы булачак, дип ышандырды. Мин шунда балалар табибы булырга телим дигән карарга килдем! Чиләбе медицина институтының педиатрия факультетын тәмамладым.
Чиләбе шәһәрендә интернатурада бик танылган табиб– травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты Наум Поллякка эләктем. Ул 35 ел дәвамында Чиләбенең төп ортопед-травматологы һәм Урал төбәгендә беренче булып буыннарны эндопротезлау белән шөгыльләнә башлаучы хирург, катлаулы пластик операцияләр үткәрә. Интернатураның икенче көнендә ул, миңа игътибар итеп, аның белән эшләргә тәкъдим итте. Шул вакытта мин чын могҗиза - пластиналар куеп сколиозны ничек төзәтәләр, кәкре аяклар ничек тигезләнә икәнлеген күрдем. Шулай итеп мин балалар ортопед-травматологы булдым. Һәм миңа бу эштә Наум Авраамовичның энциклопедик эрудициялелеге, аның җиңүгә ышанычы, пациентка гаять зур мәхәббәте һәм, әлбәттә, хирургның алтын куллары ярдәм итте. Күп очракта аның ярдәмендә мин бу юлдан тайпылмадым һәм менә инде 45 елга якын пациентларны операция өстәле артында басып дәвалыйм.
- Ә сезнең беренче эш урыныгыз нинди иде?
- Беренче эш урыным Чиләбедә ортопедия һәм травматология балалар бүлеге булды, анда мин 15 ел эшләдем, һәм бу турыда бер дә үкенмим. Бу шәһәрдә имгәнүләр җитәрлек иде, ләкин моннан тыш мин ортопедиягә – бот-буыннарның тумыштан килгән авыруларына, сколиозларга, җәрәхәтләр нәтиҗәләренә һ. б. зур игътибар бирдем.
- Ә сез үзегезнең «Медар» шәхси медицина үзәген оештырганчы кайда эшләдегез?
- Чиләбедә 15 ел эшләгәннән соң, мин Няганьга чакырылдым, анда барысын да яңадан башладым – травматология һәм ортопедия бүлеген булдырдым. Бер ай эчендә бүлекне эшләтеп җибәрүгә ирештем, профессиональ команда, җиһазлар җыйдым. Мин анда 10 ел эшләдем һәм бу чорда үлүчеләр санының 10 тапкырга кимүен төп казаныш дип саныйм. Барлык заманча технологияләрне кертергә тырыштык. Беренчеләрдән Няганьда дәвалау-хирургия корпусы төзелешендә тормышка ашырылачак иң заманча хастаханә моделен уйлап тапкан һәм булдырган без булдык.
Няганьда мин үз тәҗрибәмнән чыгып, иң югары технологияләр нигезендә эшләү уңай нәтиҗәләр күрсәтүе турында кандидатлык диссертациямне якладым. Шунда ук беренче тапкыр «Индивидуаль агрессив тернәкләндерү программасы» юнәлешен тормышка ашырып, аны Россиядә гамәлгә кертә башладым. Программаның асылы шунда: ортопедик операцияләрдә, гадәттәгечә, гипс куллану 90%ка кими, пациентны реабилитацияләү һәм аны тулы канлы эшкә кайтару вакыты 4-7 мәртәбәгә кыскара. Эш процессында мин шуңа инандым: операциянең уңышында 25% - хирург кулы булса, 75% - реабилитация. Әгәр дә операциядән соң реабилитация уңышсыз үтсә, бер айдан соң ук операциянең уңышлы нәтиҗәсе юкка чыгарга мөмкин.
Аннары мин Төмәнгә күчеп килдем һәм Төмән өлкә хастаханәсенә эшкә урнаштым. Дәвалауның югары технологияле методлары белән генә шөгыльләнүче яңа юнәлеш бүлеге булдырдым. Минем хезмәттәшләрем анда артроскопия һәм буыннарны эндопротезлау буенча операцияләр ясауны дәвам итәләр.
- Хосусый медицина үзәген булдыру идеясе ничек туды?
- Европада бик күп стажировкалар үттем. Конференцияләрдә, конгрессларда искиткеч белгечләр белән очраштым, алар белән аралашу акрынлап дуслыкка әверелде. Бөтен дөньяда югары технологияләр булган вакытта, без артта калып бара идек. Мин, Европага килгәч, укыдым, Россиягә яңа алымнар алып килдем һәм аларны гамәлгә керттем. Үз белгечлегемнең фәлсәфәсен, дәвалау технологиясен яңадан карап чыгу мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле мин.
«Медар» - махсуслаштырылган спорт һәм торгызу ортопедия, травмотология үзәге. Клиниканы төзегәндә нигез итеп, Германиядә иң алдынгы професор Хеллингер (Германия) клиникасы моделен алдык, бу модель – прогрессив, амбулатор консультатив-диагностика үзәге - экономия һәм югары нәтиҗә бирә. 2004 ел бара иде, күп кенә коллегалар мондый башлангычка шикләнеп карадылар. Без консультатив кабул итүдән башладык, аннары иң заманча җиһазлар белән тутырылган беренче операция бүлмәсен ачтык, дәвалау һәм тернәкләндерүнең заманча технологияләрен куллана башладык.
- Ә сезнеңчә, яхшы хирург нинди булырга тиеш?
- Хирургның, әгәр башы яхшы булса - ул бер нәрсә, ләкин кулы булмаса, андый табибтан хирург килеп чыкмаячак. Хирург - ул оста, хирургия - сәнгать. Бүген хирургия - ул әле коллектив хезмәт тә. Ә пациент - аның нәтиҗәсе.
Мин үз шәкертләремә шундый үгет-нәсыйхәт бирәм: әгәр шикләнәсең икән - эшләмә, ә инде эшлисең икән - шикләнмә. Операция алдыннан шикләр юкка чыгарга тиеш. Табибка планлаштыру кирәк, анда барлык пунктларны да, шул исәптән запасын да исәпкә алырга кирәк.
Шундый бер хәл. Бервакыт минем янга, мине операция ясарга өйрәтегез дип, бер айга укырга доктор килде. Без дүрт операция ясадык, ул барысын да карадым, бернинди катлаулылык та юк, барысына да өйрәндем, дип өенә җыенды.
Берникадәр вакыттан соң мин үзем яраткан Денис Мацуев концертына эләгәм. Билетлар юк иде, кулдан теләсә кайсы урынга алырмын дип уйладым да, кирәк була калса дип бинокль алдым һәм филармониягә юл тоттым. Миңа бәхет елмайды - беренче рәткә билетлар алдым. Күз алдына китерәсезме, дүрт сәгать буе мин диңгез бинокленнән карап, музыкантның кулларын күзәттем. Аннары дусларым белән җыелгач: «Мин иртәгә үземә фортепиано сатып алам, мин бит дүрт сәгать аның ничек уйнаганын карап, уйнарга өйрәндем», - дидем. Барысы да көлештеләр, ә мин аларга шулай ук төньяктан «өйрәнергә» килгән доктор-травматолог турында сөйләдем. Шуңа күрә укучыларга еш кына: «Җиңеллек, виртуозлык еллар узу белән һәм интенсив эш нәтиҗәсендә килә. Еш кына катлаулы әйберләр гади булып күренә, ләкин бу алай түгел», - дип әйтәм.
- Хәзер нәрсә белән аеруча кызыксынасыз?
– Кызыксыну өлкәм - спорт травматологиясе. Инде 30 ел диярлек мин буыннар артроскопиясе белән шөгыльләнәм. Шушы еллар дәвамында җиде меңнән артык пациентка операция ясалган. Операцияләр бертөрле булмый, көн саен ниндидер яңа очрак. Бәхеткә, тәҗрибә туплана.
Хәзер без үзебезнең алдыбызга буыннарны эндопротезлау буенча технологияләрне киңрәк таратуны максат итеп куябыз. Мин Төмән өлкәсендә беренчеләрдән булып табаннарның вак буыннарын керамик немец протезлары белән эндопротезлау ясадым. Амбулатор хирургия шартларында тез буыннарын мини-протезлау белән шөгыльләнү хыял булып тора. Бу операцияне югары пилотаж дәрәҗәсенә бәйләргә мөмкин. Улым Чиләбедән килә, без аның белән бер бәйләнештә операция ясыйбыз.
- Шулай да сезнең һөнәри династиягез дәвам иттеме?
- Гомумән, гаилә - ул минем таянычым, бу мине аңлаучы, ярдәм итүче, җиңел булмаганда теләктәшлек белдерүче кешеләр. Туганнарым ниндидер гаилә тантаналарында була алмаган очракта мине аңлыйлар, чөнки бу көнгә минем операция билгеләнгән.
Минем хатыным да врач-педиатр. Аннары кызым балалар бакчасы эшләмәгәндә һәм аны карар кеше булмаганда, еш кына минем белән эшкә йөрде. Аңа кечкенә халат, врач калфагы тектеләр, фонендоскоп бирделәр. Кызым минем белән обходларга йөрде һәм пациентларны рәхәтләнеп «карады». Ул шулай ук балалар табибы булды, Ямалда эшли. Улым педиатрия факультетын тәмамлаган, ләкин минем кебек үк ортопед-травматолог булып эшли. Өлкән яшьтәге табиблар эшли торган операцияләрне ул 30 яшендә үзе ясый. 16 яшендә, ул миңа операция бүлмәсендә ярдәм итә башлагач, мин аның шырпы тартмасына вак детальләр сала идем, ике тишек ясый идем: берсенә - видеокамера, ә икенчесенә инструмент сала идем. Улым видеоэкранга карый һәм операция ясый. Ул алтын куллы доктор, аның һәрбер операциясе ювелир булып чыга.
Балалар үз юлларын сайлап, инде белгечләр булдылар, берсе дә үкенмәде. Минем тугыз яшьлек ике оныгым бар, берсе ветеринар булырга тели, икенчесе – стоматолог. Вакыт күрсәтер, ләкин, минемчә, аларның юлы инде алдан билгеләнгән. Кече оныгыма яшь ярым гына, ул рәхәтләнеп муляжлар һәм сөякләр белән уйный.
- Очучы-космонавт булмавыгызга үкенмисезме?
- Мин барыбер 10 ел элек хыялымны тормышка ашырдым, очтым. Ишимдагы спорт-авиация клубы белән элемтәгә кердем, анда мине очарга өйрәттеләр, укытучыларым яхшы булды. Мин чын ләззәт алдым. Космоска очмасам да, Як-52 самолеты белән идарә итәргә өйрәндем, югары пилотажның төп элементларын үзләштердем.
Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде.