Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Мирас»та Мәүлид бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә мөселман диния нәзарәте яңа ачылган «Мирас» тантаналар залында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көне хөрмәтенә Мәүлид бәйрәмен үткәрде. Чараның партнерлары Ак Барс банкы һәм «Мирас» банкет-холлы булды.

Бәйрәмне Түбән Тәүде районы имам-мөхтәсибе Сәлимҗан хәзрәт Самадов изге Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Мәүлиднең әһәмияте, Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм турында сөйләп, тәбрикләп китте. Аннары тәбрикләү өчен сүз милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Малыгинга һәм башкаларга бирелде.

39-2-25

Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов дин тотучыларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең гадел булуын искәртте, тормышыннан берничә мисал сөйләде. Нәзарәт рәисенең беренче урынбасары Абдрахман хәзрәт Камалиев күршеләргә карата уңай мөнәсәбәттә булырга кирәклеген аңлатты, күршеләр як-ягыбыздагы 40 өйгә кадәр яшәүчеләр була, диде. Аларга аерым ихтирам күрсәтергә тиешбез. Имам Умар хәзрәт Мамеев Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең балаларга карашы турында берничә сүз әйтте. Аннары Төмән районы имамнары: Зиннур хәзрәт Абделзалилов, Йосыф хәзрәт Сиразетдинов, Сәйпедин хәзрәт Моталимов, Харис хәзрәт Амерханов шулкадәр матур итеп Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмне олылап нәшидләр, салаватлар әйттеләр. Сокланып тыңладык.

39-21-25

Якшәмбе мәктәбе укучылары кызыклы викторина үткәрделәр, һәр катнашучыга бүләкләр тараттылар, үзләре дә салават башкардылар.

Эчтәлекле бәйрәмне Гөлфия Бикмуллина алып барды.

Соңыннан татар ашлары белән сый тәкъдим ителде.

39-22-25

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: Мәүлид бәйрәменнән күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836