Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Ә музыка яңгырый»

последние и лучшие новости искусства в мире

(Бабамның өлкән улы – Әхмәт Гомәровка 100 яшь тулу уңаеннан)

Урамда көзге кебек ямьсез иде: әллә яңгыр, әллә кар ява, юеш җил өйдә утырырга мәҗбүр итә. Өйдәгеләргә кемдер сакланып кына кухня тәрәзәсен шакый кебек тоелды. Кемдер бу җил диде. Зарифа туктап калды, йөрәге ешрак дулкынлана башлады. Ул кухнядагы утны сүндерде һәм куркуын җиңеп, тәрәзә янына килде. Күкрәгеннән йөрәге ашкынып тибә, маңгаеннан тир бөркелә, ул ниндидер бер әйбер тойды, ләкин төнлә тәрәзә артында ниләр булганын күрә алмады.

Бу кичкә кадәр берничә ай алдан болай булды.

39-4-25Кемеров өлкәсендәге күмер әзерләүчеләрнең хезмәт лагереның бараклары ашыгыч кына төзелгән. Ярыклардан өрә, буржуйкалар баракларның ерак почмакларын җылыта алмыйлар, шуңа күрә иртәнге якта кешеләр бәс белән капланган сәкеләрдә уяналар иде. Бик начар ашаталар.

Сугыш бара, азык-төлек хәтта хәрәкәттәге армия өчен дә җитми, шуңа күрә хезмәт армиясе калдык принцип буенча тәэмин ителә. Кешеләр һәрвакыт ач. Күп санлы эшчеләр арасында уналты яшьләрендәге бер егет аерылып тора иде. Аңа 12 яшь тә бирмәссең: тәбәнәк буйлы, черки кебек ябык тәнле, тик шаян күзләре генә гәүдәсендә җан барлыгын күрсәтә иде. Ә тагын ул шаярта белә, үзенең соңгы көчен туплап балачакта өйрәнгән кыска татар шигырьләрен яттан укый.

Урамда — буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.
Җиңдем, ди, бугай,
Дуланып шулай.
Әй, бичаракай,
Кыланма болай.

Әхмәт исемле егет Төмән янындагы Яңавылдан хезмәт армиясенә алына. Моннан өч йөз ел элек бу урында җирне ике бохаралы Ашман Шабабин һәм Матиар Досаевка милек итеп биргәннәр, шулай итеп, 18 гасыр башында Тубыл губернасы картасында Шабабин һәм Матиар тирмәләре барлыкка килгән.

Әхмәтнең гаиләсе дә Бохарадан иде. 1690 елда аның ерак бабасы Сәид Бохарадан килеп, татарлар Шольген дип атаган Тачимовские юртыга урнаша. Анда Әхмәт тә туган. Мөхәммәд Вәли бабай укымышлы кеше булган, берничә телдә сөйләшкән, мәчет янында бохаралылар төзегән Сатылган мәктәбендә укыткан.

1937 елда Мөхәммәт Вәли бабайны кулга алалар, хәер, ул дәһшәтле репрессия елларында озак тикшереп тормыйлар, биш көннән Омск НКВД өчлеге хөкем чыгара, ә тагын биш көннән 70 яшьлек картны Тубылда атып үтерәләр. Мөхәммәд Вәлинең улларын да эзәрлекләүләр башлана. Өлкәне Мөхәммәт Айса Магадан өлкәсенә алтын приискыларына китә, кечеләре Ислам Екатеринбургка кадәр җәяү бара, аннары Мәскәүгә дә барып җитә, анда эшче яшьләр мәктәбенә укырга керә һәм зур шәһәрдә яшәп кала.

Ә менә Әхмәтнең әтисе Гомәр 1937 елда Тубыл педагогия училищесын тәмамлый һәм, гаиләсен һәм карт әнисен репрессияләрдән коткару өчен, өлкә мәгариф бүлеге аша Төмәндә укытуны сорый. Аның үтенечен канәгатьләндерделәр. Шулай итеп, 1938 елда Әхмәт гаиләсе: әти-әнисе, әбисе, апасы, абыйсы белән сеңлесе Яңавылга килеп эләгә. Һәм менә тормыш җайлана гына дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әхмәтнең әтисен армиягә алганнар, ләкин фронтка түгел, хәрби заводка хәрби тәрҗемәче итеп.

Урта Азиядә яшәүчеләрне хәрәкәттәге Кызыл Армиягә сирәк алалар, алар рус телен белмиләр, димәк, хәрби командирларның командаларына тиз генә җавап бирә алмыйлар. Ә менә Урал һәм Себер хәрби заводларында үзбәкләр, таҗиклар, Урта Азиядән чыккан кешеләр күп эшләде. Әхмәтнең әтисе Гомәр, гарәп, татар һәм фарсы телләрен белгәнгә, эшчеләр белән иркен сөйләшә алган.

1944 елның башында Гомәр хәрәкәттәге армиягә җибәрелә, өлкән улы Әхмәткә хат язып караса да, барып җитми. Өйдән язарга кеше булмый, әнисе яза белми, ә энеләре, сеңелләре кечкенә. Әхмәткә хезмәт армиясендә үз көченә һәм ышанычка гына исәп тотарга туры килә. Өйдә әнисе, күршеләрдән, хәтта өйдәгеләрдән дә качып, олы малае өчен тын гына дога кыла.

...Зарифа караңгы кухнядан тәрәзәгә, ишек алдына карады. Ул җирдә кеше фигурасын аермачык күрде, бу фигура аңа бик таныш булып тоелды. Йөрәге өзгәләнде, тыны кысылды, бер сүз дә әйтә алмады, ишек алдына ташланды. Ул тәрәзә янында җирдә яткан гәүдә янына йөгерде һәм аңлады - бу аның Әхмәте. Ул улын күкрәгенә кысты, хәтта аның йөзен дә күрергә тырышмады, ана куллары үз баласын, арудан үлеп баручы баланы таныды. Бер секундтан соң бөтен тирә-якка ерткычларча диярлек аһылдап ыңгырашкан тавыш ишетелде. Шашкан ананың кычкыруы төнге тынлыкны өзде, аның йөрәге бер генә секундка туктап калды. Зарифа аңына килде, үзен кулга алды, улының хәзер хезмәт армиясендә булырга тиешлеген исенә төшерде, берни аңламады, хәлсезләнгән улын кулына күтәрде дә өйгә алып керде. Кечкенә балалар кычкырудан уяндылар һәм елый башладылар, әниләренең кемнеңдер гәүдәсен кулларында өйгә алып керүен күрделәр, ләкин үзләренең олы абыйларын танымадылар.

Ул кичкә кадәр ике ай алдан. Әхмәт лагерьда. Ул көннән-көн көчен югалта, көч-хәл белән эшли, ашарга җитми. Әхмәт һәрвакыт ач һәм чиксез арыган. Ләкин ул бик яшәргә тели. Кичләрен эштән соң кулына гармун алганын, уйный башлаганын һәм бөтен тирә-юнь җанланып киткәнен искә төшерә. Кемдер гади генә гармун көйләренә җырлый башлый, ә кемдер тыелгысыз рәвештә биеп китә. Әхмәтнең музыкага таланты кемнән икәнен беркем дә аңламады, чөнки аның гаиләсендә барысы да җитди иде, аның нәселеннән берничә буын ирләр мәдрәсәдә укытучы булдылар яки сәүдә белән шөгыльләнделәр.

Музыка аңарда һәрвакыт яңгырый иде. Әнисе иртә таңнан ук, ишетелер-ишетелмәс кенә сүзләр һәм назлы кагылулар белән уятканда, аның күңеле кояш нурына күмелгән язгы хуш исле бакча тавышлары һәм ыңгырашулары белән тулды. Ул өйдә булышканда, ә эшләргә күп туры килде, күңелендә көй яңгырады, ул эш темпын бирде. Моң, уйлану һәм кайгы минутларында көй, күңелнең иң яшерен почмакларыннан чыгып, тән буйлап тарала иде.

Хәзер инде җир читендә, салкында һәм ачлыкта ул авазлар юкка чыкты, колак төбендә бертөрле җил улый, ә җил фонында күмер тутырылган арбалар шыгырдый, көрәк тавышлары ишетелә. Музыка бетте.

Әхмәт хәтта музыка да исән кала алмаган бу җәһәннәмнән качарга булды. Ул ничә атналар буе кара ипи җыйды һәм аны киптерде, тиешле паекның яртысын кисеп, киндер капчыкка салды. Һәм менә бервакыт очрак килеп чыкты. Кич белән хезмәт армиячеләре күмерне ачык платформаларга төяделәр. Эш беткәч, Әхмәт платформаның нәкъ менә шушы күмер диңгезенә кырыйдан чумды, иске брезент кисәге белән капланды да, бөгәрләнеп ятты, алдан әзерләп куйган ипи сумкасын кулына кысты. Бу платформада ул күпме ятканын хәтерләми иде, аның йөрәге шулкадәр каты тибә иде ки, тимер юл составлары яныннан узып баручы тәгәрмәчләрнең тавышын баса иде. Ниһаять, авыр состав әкрен генә кузгалды, колак төбендә тимер шыгырдавы ишетелде. «Килеп чыкты, килеп чыкты, хәзер өйгә кайтып җитәргә генә, ә аннары, аннары ни булса булсын...», - дип уйлады Әхмәт.

Составның ничә көн, ничә атна барганын Әхмәт инде хәтерләми, ул саннан язды. Поездлар ул чакта озак йөрделәр, хәрби составларны үткәрделәр, кайчак тупикларда, запас юлларда, таныш булмаган ерак станцияләрдә озак тордылар. Икмәк бик тиз бетте, кайчакта станциягә күренмичә генә чыгып, патрульдән качып, су да табып була иде. Егетнең хәле көннән-көн кими бара, ул җемелдәп күренгән авылларның, шәһәрләрнең исемнәрен игътибар белән тыңлый, күзәтә иде.

Төмән станциясен үткәрмәскә генә иде. Төмән станциясенә, гаять зур бәхеткә каршы, состав кичкә таба килде, Әхмәт, килеп җитәргә берничә сәгать кала ук, авылларның таныш исемнәрен күрә һәм туган станциясен көтә башлады. Башында күптән инде өйгә кайту планы бар иде. Башта, составлар артына яшеренеп, караңгы кичкә кадәр вокзалда көтеп торырга, аннары караңгы, кеше булмаган урамнар буйлап Түре аша агач күпергә кадәр кыска юл белән чыгарга, ә анда инде үзе туган җир, анда һәр агач, һәр куак, һәр йорт һәм тыкрык таныш. Көче бетте. соңгы дистәләрчә метрларда Әхмәт өенә кадәр шуышып, ял итеп барды, бохаралылар тарафыннан йөз еллар элек салынган борынгы мәчет манарасын күреп, Аллаһы Тәгаләгә ялварды.

Гаиләсе ул чакта мәктәптә, дөресрәге, мәктәп янкормасында яши иде. Соңгы метрларны капшап шуышты, тәрәзәләрдә утлар күптән юк иде инде, аның Яңавылы сугыш чоры йокысында, фронттан хәбәр көтеп йоклый иде.

Менә ул әнисе йоклый торган кухня тәрәзәсе. Ул ишетер, ул, һичшиксез, ишетергә тиеш. Егет, бөтен көчен куеп, тәрәзә төбенә барып җитте дә, берничә тапкыр тәрәзә шакыды һәм тынсыз гына җиргә ауды.

P.S.
Әхмәтне әнисе бер айга якын тәрбияләде. Аның яныннан бер генә минутка да, көндез дә, төнлә дә китмәде. Аз-азлап ашатырга бирде. Көн саен мунча ягып, аны шифалы үлән эчемлекләрендә юарга кулына күтәреп йөртте һәм каен себеркеләре белән парлады. Һәм ул урыныннан торды, ул исән калды. Аннары аның әтисе - хөрмәтле укытучы һәм фронтовик таныш җитәкчеләре белән сөйләшеп, Әхмәтне тимер юл училищесына урнаштыралар. Шулай итеп, яшь егетне коткарган тимер юл аның язмышына әверелә. Әхмәт түгәрәк йөзле татар кызы Мөнирәгә өйләнә һәм аларның уллары Салават, ике кызлары Динара белән Зәмирә туа.

...Эштән соң ул еш кына кулына гармун яки скрипка ала һәм армый-талмый уйный, һәр музыкаль аваз белән тормышның үлемне җиңүен игълан итә. Үткән һәр көненә шатлана һәм ерак балачактагы кебек чын күңелдән дөньяга елмая. Ләкин язмыш яңа борылыш ясый һәм Әхмәтне тагын бер кат сынап карарга була. 54 яшендә ул каты авырый башлый, авыр балачагы һәм ач, мохтаҗлык белән тулы яшьлеге үзен сиздерә. Бер ай ятты. Һәм яңадан аның янында көне-төне әнисе булды, раскладушкада янәшә йоклады, кашыктан ашатты. Ләкин бу юлы язмыш аңа алай ук илтифат күрсәтмәде. Ул елмаеп китеп барды. Әнисе үзенең өлкән улыннан нибары ике айга гына озаграк яшәде. Ана йөрәге яраткан улының үлемен икенче тапкыр кичерә алмады.

Әлмирә ГОМӘРОВА, Төмән шәһәре.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836