Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Хөрмәтле, кадерле өлкәннәребез!
«Яңарыш» газетасы редакциясе коллективы исеменнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сез — милләтебезнең таянычы, нуры һәм акыл көзгесе. Халкыбызның иң кадерле байлыгы — гореф-гадәтләребезне, динебезне, туган телебезнең сафлыгын һәм тирән мәгънәле мирасыбызны нәкъ менә сез саклап киләсез. Сезнең буын күргән авырлыклар, сабырлыгыгыз һәм тормыш зирәклеге — безнең өчен чиксез үрнәк.
Сезнең киңәшләрегез, җылы карашыгыз һәм догаларыгыз безгә яшәргә көч бирә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Күзләрегездән нур китмәсен, күңелләрегездәге илаһи моң сүрелмәсен. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, һәр туган көнгә сөенеп яшәгез. Өйләрегездә һәрвакыт бәрәкәт, күңелләрегездә иман нуры балкысын!
Ихтирам белән, «Яңарыш» газетасы редакциясе коллективы.