Сентябрь башында Аслана мәктәбендә «Батырлык чыганаклары» музееның тантаналы ачылышы булды. Музейны булдыру инициативасы белән Ялутор муниципаль округы хакимияте чыкты, ул ук музейга җиһазлар сатып алу һәм экспозицияне бизәү өчен матди ярдәм дә күрсәтте.

Музейның формалашуында Төмән өлкә Думасы депутаты («Бердәм Россия» фракциясе) Владимир Ковин зур роль уйнады, ул да кирәкле җиһазлар сатып алуда булышлык итте. Экспозицияне бизәүдә профессиональ рәссам Тимур Рафиков, «Төмән өлкәсенең ветеран-чик сакчылары» иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Аслана мәктәбе хезмәткәрләре һәм битараф булмаган җирле халык актив катнашты.
Музей экспозициясе төрле тарихи чорларда Ватанны яклаучыларның батырлыгына багышланган. Килүчеләр уникаль экспонатлар һәм стендлар белән таныша ала:
- Бөек Ватан сугышы һәм Ленинград блокадасы: тематик баннерлар, тишелгән каскалар, сапер көрәкләре, гильзалар.
- Даманский утравы: коры җир һәм диңгез чик сакчыларының формасы, байраклар, чик баганасы.
- Әфганстан, Чечня Республикасы: стенд, хәрби форма.
- Махсус хәрби операция: блиндаж макеты, бәреп төшерелгән БПЛА - «Баба-яга», сугышчылар экипировкасы, гуманитар ярдәм үрнәкләре.

Һәр бүлектә Ялутор округының герой-якташлары турында материаллар тәкъдим ителгән. Бу экспонатлар яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияли, бабаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы алдында баш ию мөмкинлеге бирә.
«Батырлык чыганаклары» музее ишекләре һәркем өчен ачык. Биредә үткәннәр белән очрашып, күңелләребездәге горурлык хисен яңартырга, яшьләргә чын каһарманлык нинди булуын күрсәтергә мөмкин. Тарих онытылмый, әлеге изге гамәл ил-көн алдында баш ию һәм бердәмлегебезне раслау билгесе булып тора.
Асия ТӨЛКЕБАЕВА,
Ялутор округы, Аслана авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).