Материалы

«Бердәмлек» волонтерлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор округы, Яңа Атъял авылында эшләп килүче «Бердәмлек» волонтерлар төркеме даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәреп тора. Бу турында без волонтерлар төркеменең актив җитәкчесе Зифа Сәитовадан белештек.

39-21-26

- Гуманитар ярдәм җыю, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү - безнең өчен зур җаваплык, һәркемебез бик теләп катнаша. Авыл халкының матди ярдәме белән без махсус хәрби зонасына юрганнар, мендәрләр, оекбашлар, маскировкалау челтәрләре җибәреп торабыз. Егетләребезнең язмышына битараф булмаган авылдашларыбыз арасында яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге пенсионерлар да булуы күңелне күтәрә. Җыйган посылкаларыбызны Төмән шәһәренә, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасына алып барып тапшырабыз. Оешма рәисе Нуртдин Ибраһимов үзенең егетләре белән зур саваплы эш башкаралар. Алар безнең йөкне дә Краснодонга, «Академик» позывное булган якташыбызга җиткерәләр. Ә август аенда авылдашыбыз Радикның соравы буенча, маскировкалау челтәрләре Севастопольгә китте. Сугышчылар безнең төркемдәге волонтерларның һәркеме белән таныш диярлек, эшебезне игътибар белән күзәтәләр һәм безгә дә алар төрлечә ярдәм итәләр. Форсаттан файдаланып, көне- төне армыйча йоннан җылы оекбашлар бәйләгән, маскировкалау челтәрләре үргән, төрле тәмле ризыклар әзерләгән волонтерларга һәм, әлбәттә, материаллар алырга акча белән ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәсе килә. Без бит эшләгәндә сугыш кырында, госпитальдә яки әсирлектә булганнар өчен изге теләкләребезне юллап, дога кылабыз. Егетләрнең сораган әйберләрен булдырып, посылканы япкач, без аларның көнкүрешен җиңеләйтеп кенә калмыйча, ә еш кына гомерләрне саклап калуыбызны яхшы аңлыйбыз. Бу хис безне эшебезне дәвам итәргә чакырып тора», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: волонтерлар төркеме.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума