#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Животноводы улучшают генетику. Түбән Тәүде районына эре мөгезле терлекләрне үрчетү өчен орлык материалының зур партиясе озатылды. Шушы кыйммәтле йөк “Молоко” җитештерү компаниясе өчен билгеләнгән. Ул 2018 елда Төмәннең Рощино аэропортында карау узган генетик материалның беренче партиясе. 2017 елда инспекторлар җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре заказы буенча регионга кайткан 31 мең доза репродуктив материал карадылар.

* * *

Зимний фестиваль ГТО пройдет в Тюмени с 4 по 28 февраля. “ГТО” (Хезмәт һәм оборонага әзер бул) Бөтенроссия физкультура–спорт комплексы Төмән халкы тормышы өчен мөһимгә әверелде. Елдан-ел өлкәннәрдә сәламәтлекләре өчен җаваплылык барлыкка килә, үсмерләрдә дөрес сәламәт тормыш белән яшәү киң тарала. Спорт һәм яшьләр политикасы шәһәр департаменты һәркемне үзен сынарга чакыра. 4 февральдә җиңел атлетика манежында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” кышкы Бөтенроссия фестивале старт алачак. Бу көнне спорт нормативын үтәргә һәм “ГТО” билгесен алырга теләүчеләр өчен ярышлар башланачак.

* * *

Тюменский соболь Феликс стал талисманом этапа Кубка мира по биатлону в 2018 году. Феликсны кешеләргә 2014 елда ук тәкъдим иттеләр. 2018 елда Төмәннең җәнлек баласы биатлон буенча дөнья Кубогы этабы талисманы булачак. Ярышлар 22 мартта башлана һәм 4 көн буена барачак. “Феликс” латин телендә “эше уңучан”, “уңышларга ирешүчән”, “бәхетле” сүзләренә тәрҗемә ителә. Оештыручылар фикеренчә, җәнлек катнашучыларга да уңышлар китерәчәк. Моннан тыш, кеш - регион символы, аның сурәте Төмән өлкәсе гербында ясалган. 2017 елда Феликс “Жемчужина Сибири” үзәгендә булды, стадионның әзерлеген тикшерде һәм башкасы.

* * *

Эксперты назвали самые продаваемые товары в Тюменской области. Россиядә барлык касса операцияләренең бишенче өлешен үткәрүче “Такском” компаниясе иң популяр азык-төлекнең, тауарларның һәм хезмәт күрсәтүнең картасын төзеде. Анда Төмән өлкәсен дә табып була. Икмәк, шикәр, сөт, исерткеч әйберләр һәм бананнар бөтен ил буенча сатып алучылар кәрҗиненең “кызу” бишлегенә керә. Төмән өлкәсендә январьда иң сатыла торган тауар – пакетлар, икенче урында – сөт, алардан соң банан һәм икмәк санала. Шулай ук исемлектә томат, дуңгыз фаршы, мандарин, виноград, пилмән дә бар. Азык-төлек булмаган тауарлар арасында ТОП-10лыкка АИ-95 маркалы бензин керә.

* * *

Село под Тюменью признали самым безопасным в регионе. Төмән өлкәсендә 2017 ел нәтиҗәсе буенча регионда иң куркынычсыз авылны билгеләделәр. ”Иң яхшы авыл” дипломын Червишево яулады. Муниципалитет территориясендә урман, берничә елга урнашкан. Монда янгын сүндерү посты бар. Аның хезмәткәрләренә халык һәм янгын сүндерү дружиналарыннан 14 волонтер булыша. Муниципаль оешманың барлык авылларында янгынга каршы резервуарлар, гидрантлар, су алу өчен пирслар җиһазланган.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836