#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илһамсыз калдык

последние и лучшие новости искусства в мире

4-118 январь көнне татар халкы үзенең яраткан мәшһүр җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров белән хушлашты. Мондый матур исемне әнисе Нуриасма апа һәм Гыйльметдин абый юкка бирмәгәннәрдер. 60 ел буе халкыбызга җәүһәрләрдән дә кыйммәтле, тирән эчтәлекле, халкыбызның гасырлар буенча килгән катлаулы тормышын чагылдырган, онытылып бара торган җырларны бүгенге көнгә хәтле тапшыручы шәхес ул.

Мин бәхетле гаиләдә туганмын, Илһам абый шикелле төпчек баламын, ләкин абыйныкы кебек авыр тормыш мине урап узды. Илһам абыйга ике яшь булганда, әтисен, халык дошманы дип, төрмәгә ябалар, ә минем әтием Галимҗан Гадиев Татарстан Республикасыныннан Төмән өлкәсенә 19 гасыр башында әти-әниләре белән күченеп киләләр.

Беренче Кайнавыл авылына, хәзер ул авылдан зират кына калган, аннан соң Борки авылына тегермән ясатырга чакыралар. Галимҗан абый тегермәнне бик оста төзи, бөтен тирә-яктагы авыллар Каскара, Созонова, Талмы, Явызбы, Шыкча, Түре авыллардан Галимҗан тегермәненә он тарттырырга киләләр. Әнием Нәфисә борчыла башлый, тормыш рәхәт, тормыш күрер өчен бар да бар: хайваннар, бакчада җиләк-җимешләр, ә бит Боркида мәчет юк, мәктәптә русча укыйлар, балалар татар телен өйдә генә сөйләшәләр һәм 7 баланы чанага төяп Түре елгасы аша Шыкча авылына күчәләр. Галимҗан абыйга Шыкчада беренче булып тегермән һәм агач кисү эшләрен оештырырга кушалар. Тиз арада Шыкча тегермәне һәм “пилорам” эшли башлый. Ә кичләрен үз куллары белән эшләгән скрипкада, курайда, кубызда татар көйләрен яңгырата. Шыкча авылында радиоузел эшләве истә калган. Анда Галимҗан Ибләминов иртән 9.00 – 10.00, ә кичен 21.00 – 22.00 сәгатьләргә кадәр Казаннан татар тапшыруларын кабыза, бөтен авыл Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов һәм башка җырчыларны яратып, тын калып тыңлый иде. Ә инде, Илһам Шакиров Шыкча, Явызбы, Талмы халкының иң яраткан җырчысы, дип әйтсәң дөрес булыр. Ул чакта Төмән универмагында татар пластинкалары сатыла иде. Безнең өйдә татар җырчыларының 100 дән артык пластинкалары әлегә тикле саклана, бу инде әтиебезнең татар музыкасына мөкиббән булуыннандыр. Авылда радиоузел ябылгач, Шыкча халкы радиоалгычлар алып, татар тапшыруларын тыңлауларыннан туктамадылар. Музыка тыңлаганда өйдә тынычлык хөкем сөрә. Әни безне, әтиегез музыка тыңлый, тавышланмагыз, тыңларга утырыгыз, дип кисәтеп куя. Мәктәпләрдә музыка дәресләрендә музыка тыңлау дигән өлеш бар, анда музыка укытучылары балаларга музыкаль әсәрләрне дөрес итеп тыңларга өйрәтергә тиешләр. Ямбай урта мәктәбен тәмамлагач, Шыкча балалары - Рәшидә Колчакова һәм мин - Рафаэль Гадиев Илһам абый укыган Казан дәүләт консерваториясенә документларны бирергә булдык. Ә консерваториягә музыка мәктәбе, музыка училищесында укып кына керергә булуын белмәгәнбез. Бик матур итеп Н.Җиһановның “Саумы, кояш” һәм татар халык җырларын башкаргач, Нәҗип Гаяз улы Җиһанов мине сәхнәдән чакырып алды һәм ышанычлы итеп башкаруга микән, “мине барыбер алачаклар” дигән өметемне сизепме, миңа, тавышың алышынгач килерсең, дип киңәш бирде. Музыка училищесында, Чиләбе мәдәният институтында укыган вакытларда Илһам абый җырлаган җырларны башкара идем: “Син сазыңны уйнадың”, “Саумы, кояш”, “Ромашкалар” һ.б.

Илһам абый башкарган нинди генә җырны алма, ул барыннан да элек кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә, аның башкаруында җыр тыңлаганда, кайгы-хәсрәтне дә ничектер татлырак итеп кичерәсең, еласаң да, күз яше дә ул хәтле әче була алмый һәм җиңеләеп каласың.

“Илһам китте кайтмас җиргә,
Сагыш – халкым йөзендә.

“Әллүки” булып уятты

Йокласа татар җаны.

Илһам – ул халкым язмышы,

Илһам – ул татар даны!”

Гөлнур Айзат.

1935 елның 15 февралендә Сарман районы, Яңа Бүләк авылында туган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров татар сәхнәсенең легендасы булды. Хөрмәтле милләттәшебезне Татарстан Республикасы хөкүмәте дә, татар халкы да олы хөрмәт һәм дан белән озатты. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән озату мәрәсимен туры эфирда карадык. Затлы шәхесебез исеме онытылмас, концерт залы һәм фестивальләр атамаларында, башка урыннарда, ә иң әһәмиятлесе – халык күңелендә сакланыр.

Рафаэль ГАДИЕВ, педагогика фәннәре кандидаты, доцент.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836