#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

емледельцы Тюменской области приобретают новую сельхозтехнику. Бу сорауда аларга дәүләт булыша. 2018 елда өлкә һәм федераль казна ярдәме аша 503 берәмлек авыл хуҗалыгы - 1 трлн 797, 72 млн сумга 105 трактор, 61 бодай, 7 терлек азыгы уручы комбайн, 33 чәчү комплексы сатып алынды. 7 яңа бодай киптергеч җыелды, тагын 7се монтажлана. Машина-трактор паркын яңарту буенча лидерлар – Упорово районы (61 берәмлек), Заводоуковск шәһәр округы (61 берәмлек), Ишим, Ялутор районнары. Регионда 263 мастерской эшли. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен 311 звено оешкан, аларда 1 мең 88 кеше хезмәт итә.

* * *

Тюменец стал победителем всероссийской акции и выиграл новый Volkswagen Tiguan. 15 январьда егет 2 миллион сумнан артык бәяле яңа автомобильгә утырды. Төмәнле милләттәшебез Руслан Идиятуллин федераль акциядә җиңү яулады. Ул “Газпромнефть” оешмасы белән Pepsi компаниясе челтәре уздырган акциядә ике машинаның берсенә ия булды. Икенчесен Тольятти шәһәре хатын-кызы отты. Барлыгы 135 мең чек теркәлгән чарада Россиянең 16 мең кешесе катнашты. Руслан 4 чек тапшырган.

* * *

Тюменский “КРиММ” расширяет ассортимент своей продукции. Табигый өстәмәләр – укроп, гөмбә белән пастеризацияләнгән бәрәңге, шулай ук фрэш-кат чистартылган, вакуумга салынган ярым фабрикат. “КРиММ” агрофирмасы продукциясенең яңа линиясе менә шундый булачак. Аны Төмән өлкәсеннән читтә дә реальләштерәчәкләр.

* * *

Молодые кадры приходят в тюменские мечети. Мөселман оешмалары узган елга нәтиҗә ясадылар. Төмән өлкәсендә дин фонында киеренкелекләр юк. Бу – җирле власть һәм мөселман оешмаларының казанышы. Төмән районы хакимиятенең олы залында мөселман дини оешмалары һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономия советы әгъзалары очраштылар. Анда ислам, Төмән өлкәсендәге татар мәдәнияте һәм башка сораулар турында сөйләштеләр. 2018 елда ике мәчеткә ремонт ясалган. Имамнарны укыту, кадрларны яңарту дәвам итә. Картлар урынына белемле яшьләр килә. Бүгенге көндә 26 шәкерт Уфа һәм Казан мәдрәсәләрендә белем ала. Аларның 6сы - Төмән районы егетләре.

* * *

Жителям Тюменской области предлагают собрать 100 тонн макулатуры. Регионда “Макулатура тапшыр – агачны коткар!” исемле экомарафон узачак. Акция Төмән өлкәсендә 11-24 февраль көннәрендә регионның шәһәр һәм районнары арасында ярыш рәвешендә үтәр. Катнашырга барлык уку учреждениеләрен, иҗтимагый оешмаларны, предприятиеләрне, компанияләрне, аерым гражданнарны һәм башкасын чакыралар. Һәр катнашучыга 300 кг артык макулатура җыярга кирәк. 500 килограммнан артык авырлыкта чимал тапшыручыларга акчалата премия каралган. Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларны бүләкләр көтә.

* * *

“Ключ к жизни” помог уже почти тысяче больных детей Тюменской области. “Тормышка ачкыч” хәйрия проекты финанс ярдәмендә Төмән регионының сәламәтлеге белән проблемалар булган бер меңгә якын баласы югары технологияле дәва алды. Фонд 7,6 ел эшли, балаларга булышу өчен оператив рәвештә казна көчен, бизнесны, булышырга теләүче кешеләрне берләштерә. 2018 елның декабреннән “Хыял чаңгылары” программасының яңа реабилитация сезоны старт алган. Быел 26 бала проект хисабына реабилитация алырга мөмкин.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836