Материалы

Ил башлыгының юлламасы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

4-115 январь көнне РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы Конституцияне үзгәртү буенча тәкъдимнәрне яңгыратты, шулай ук юлламаның шактый өлешен демография, мәгариф һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышлады.

Конституция буенча

Юлламаның төп темаларының берсе - РФ Конституциясенә мөмкин булган үзгәрешләрне анонслау. Путин премьер-министр кандидатурасын раслау хокукын биреп, Дәүләт Думасы вәкаләтләрен киңәйтергә тәкъдим итте. Парламентның түбән палатасына шулай ук барлык вице-премьер һәм министрлар кандидатураларын раслауны йөкләргә, шул ук вакытта Президент аларны кире кага алмаячак. Хәзер Дәүләт Думасы премьер кандидатурасын килештерә, ә аны президент билгели иде. Хөкүмәт башлыгы үз урынбасарларын һәм министрларын билгеләп куя иде.

РФ Президенты шулай ук Конституциягә Президентлыкка, федераль җитәкчеләргә һәм судьяларга кандидатларга яңа таләпләр кертергә тәкъдим итте. Шулай ук ул Дәүләт Советы статусын һәм Конституциянең халыкара шартнамәләр һәм законнардан өстенлеген ныгытырга кирәк дип саный.

Төзәтмәләр пакетын Путин «бөтенхалык тавыш бирүе»нә чыгарырга кирәк дип белдерә.

Демография өчен көрәш

Чыгыш барышында Путин ассызыклаганча, Россиянең киләчәге халык санына бәйле, ә бу ситуациядә түбән керемнәр куркыныч тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, ул балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча берьюлы берничә инициативаны яңгыратты.

Аерым алганда, ул аз керемле гаиләләр өчен өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага 5 500 сум күләмендә айлык түләүләр билгеләргә тәкъдим итте.

Әгәр гаилә барыбер яшәү минимумы (МРОТ) дәрәҗәсенә чыга алмаса, киләсе елдан алар тулы күләмдә акча алачак.

Шулай ук Путин Ана капиталы программасын 2026 елның декабренә кадәр озайту турында, агымдагы елның 1 январеннан беренче бала туганда ук (466 617 сум) акча түләячәген, ә икенче бала туганда сумма тагын 150 мең сумга арттырылачагын хәбәр итте.

РФ Президенты шулай ук яңа балалар бакчаларын ачу буенча артта калуны киметүне таләп итте.

Моннан тыш, Путин 2020 елның 1 сентябреннән үк 1-4 сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә түләүсез туклану кертүне йөкләде. Моның өчен техник мөмкинлекләре булмаган мәктәпләрнең 2023 елның 1 сентябренә кадәр вакытлары бар.

Табиблар һәм дарулар белән проблемаларны хәл итү

Путин 2012 елның май указларында китерелгән табибларның, укытучыларның һәм бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча параметрларны катгый үтәү кирәклеге турында белдерде. Ул шулай ук югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырырга өндәде, моңа бигрәк тә хәзер табиблар, педагоглар һәм инженерлар җитми торган төбәкләрнең игътибар итүен сорады. Медицина югары уку йортларында Путин «дәвалау эше» белгечлеге буенча максатчан бюджет урыннары өлешен - 70% ка, «педиатрия» - 75% ка, ә ординатураның иң дефицитлы белгечлекләре буенча 100% ка кадәр арттырырга тәкъдим итте.

Дарулар белән тәэмин итүгә бәйле узган елгы проблемалар турында сөйләгәндә, Путин кризисның кабатлануына юл куймаска чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда федераль яки төбәк ташламасы буенча бушлай яки зур ташлама белән медицина препаратларын алучыларның бердәм үтәли регистры эшли башларга тиеш. Президент шулай ук хөкүмәттән Россиядә теркәлмәгән тормыш өчен мөһим дарулар кертүне җайга салуны сорады.

Шулай ук 1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы эшли башлаячак. Илнең барлык төбәкләрендә поликлиникаларны, район хастаханәләрен, ашыгыч ярдәм станцияләрен ремонтларга һәм яңа техника белән җиһазландырырга кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен без өстәмә рәвештә 550 миллиард сум акча бүлеп бирдек, 90 проценттан артыгы – федераль ресурслар.

“Федерация субъектларыннан, бигрәк тә авылларда, бистәләрдә, кече шәһәрләрдә, табибларның һәм фельдшерларның торак проблемаларын хәл итү белән ныклап шөгыльләнүләрен, моның өчен барлык механизмнарны, шул исәптән хезмәт торагын, индивидуаль торак төзелешенә ярдәм күрсәтүне куллануларын сорыйм.

Ниһаять, без килешкәнчә, бу елдан башлап, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәткә түләүнең яңа системасы этаплап гамәлгә кертелә башлаячак”, - диде Путин.

Иминлек унъеллыкка алга

РФ Президенты үзенең юлламасында ассызыклаганча, яңа буынның уникаль коралы булганга Россия иминлеге унъеллыкка алга тәэмин ителгән, ә ил беренче тапкыр ракета - атом-төш коралы барлыкка килү тарихында беренче тапкыр башка илләрдән алда бара.

Путин Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы дөреслекне якларга кирәклеген билгеләп үтте һәм Икенче бөтендөнья сугышы буенча иң зур һәм иң тулы документлар архивы, кино һәм фотоматериаллар булдыру турында әйтте. Ул бөтен дөньяга билгеле булачак.

Әһәмиятле сервисларга бушлай керү

Путин бөтен Россия буенча социаль әһәмияткә ия булган илдәге интернет-сервисларга бушлай керү мөмкинлеген тәэмин итү бурычын куйды. Моның өчен ул, трафикны түләмичә, кайбер сайтларга керергә мөмкинлек бирәчәк «Уңайлы интернет» проектын әзерләргә тәкъдим итте.

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, Интернетның югары дәрәҗәдә үтемлелеге Россия һәм безнең гражданнарның конкурентлы өстенлеге булырга тиеш. «Әлбәттә, бу кешеләрнең ил тормышында катнашуы өчен яңа мөмкинлекләр», - дип аңлатты ул.

Мәгариф турында

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр. Бу беренче очракта мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә гамәлгә керәчәк. Россия Федерациясе субъектларындагы калган мәктәпләрдә 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш.

Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре 2020 елның 1 сентябреннән федераль бюджеттан ай саен биш мең сумнан да ким булмаган өстәмә акча ала башлаячак.

Шулай ук укытучыларның хезмәт хакы хезмәт кодексына кертелә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк. Төзәтмәләрдән соң, укытучыларның хезмәт хакының 70 проценты бер ставкадагы оклад өчен һәм 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш.

Төбәкләрнең бизнес өчен ташлама чыгымнары компенсацияләнәчәк

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бүген Федерация субъектларының инвестицияләнгән салым чигерүе дип аталган, табыш өчен түләнелергә тиешле өч еллык салым ташламасын бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар. Кертеләчәк салым чигерүе федераль акчалар хисабына компенсацияләнәчәк. Чара региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска ярдәм итү авыр булган төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Шулай ук 2020 елда контроль-күзәтүчелек эшчәнлеге реформасы төгәлләнәчәк. Бу бизнес тормышын җиңеләйтүгә мөмкинлек бирәчәк.

R.S. 15 январь көнне Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт отставкага киттеләр. Россия Президенты хөкүмәт җитәкчесе итеп моңа кадәр федераль салым хезмәте башлыгы булган Михаил Мишустинны билгеләде, ә Д.Медведевка иминлек советы башлыгы урынбасары вазыйфасын тәкъдим итте.

Интернеттан Гөлнур ВӘЛИЕВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума