Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татарларының кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызып

последние и лучшие новости искусства в мире

4-22010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Көнбатыш Себер төбәкләрендә 520 меңнән артык татар яшәгән. Көнбатыш Себер татарларының этник составын өйрәнү бүгенге көндә биредә 190 меңгә якын себер татары яшәгәнен күрсәтә. Ә калганнары Идел буе һәм Урал буе районнарыннан, аларның токым нәселләре булып торалар. Бу, барыннан да элек, Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр һәм Европа татарларының башка төркемнәре. Себер татарлары элек-электән Урал тауларыннан алып Томь елгасына кадәр дала, урман-дала һәм урман зоналарында яшәгәннәр. Бүген себер татарларының борынгы авыллары, нигездә, Аромаш, Заводоуковск, Вагай, Исәт, Түбән Тәүде, Тубыл, Төмән, Уват, Ялутор, Яркәү, шулай ук Омск, Новосибирск, Томск һәм Свердловск өлкәләрендә урнашканнар.

Ә Россия Федерациясеннән читтә себер татарлары җәмгыяте Үзәк Азия һәм Төркиядә дә бар. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм торгызу максаты белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. Безнең Вагай районында да автономия уңышлы гына эшләп килә. Соңгы елларда татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча иҗтимагый оешмаларның эше активлашты. Бу көннәрдә мин кызыклы шәхес – Тубыл шәһәрендәге “Риана” никах күлмәкләре салон-кибете җитәкчесе Зөһрә Насыйр кызы Хәбибуллина белән таныштым. Җәй көнне ул Вагай авылының “Көньяк” сәүдә үзәгендә үзенең кибетен булдырды. Максатчан, тынгысыз җанлы Зөһрә ханым - себер татарларының чын патриоты, заман белән бергә атлаучы, әлегә зур кереме булмаган эшмәкәр дә үзе. РФ Президенты В.Путин «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында»гы Федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, Зөһрә Насыйр кызы үзенең эшчәнлек юнәлеше итеп милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, себер татарларының үзенчәлеген, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм яклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтүне сайлады.

Ул социаль эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлап, социаль эшмәкәр сертификатын ала, шулай ук биредә бизнес буенча дуслар һәм партнерлар таба. Конкурста катнашып, «Иске Себер» сувенир продукциясе ясау буенча остаханә» дигән темага проектын яклый. Кибет каршындагы остаханәдә әби-бабайлар, декрет ялында булган хатын-кызлар белән өстәмә керемгә ия булачак сувенир продукцияләре җитештерәчәкләр. Мәсәлән, себер татарларының баш киеме «Сарауц», милли киемнәрдәге ханбикә Сүзге курчагы һәм башкалар. Әлеге продукцияне ул истәлекле бүләк рәвешендә туристлар һәм кунакларга да сатарга планлаштыра. Хезмәте белән таныштырып ул: 4-3“Тубыл кунаклары сарауц, Сүзге курчагын гына түгел, себер җиренең бер кисәкчеген һәм Күчем ханның яраткан хатыны турындагы риваятьне дә алып китәчәкләр. Киләчәктә бу уникаль тауарлар туристик маршрутлар һәм сувенир лавкалар аша сатылачаклар дип планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, оста куллы, иҗади якташларыбызны үзебезгә чакырабыз”, - дип сөйләде. Зөһрә Хәбибуллина төрле бәйгеләрдә актив катнаша, Сабантуйларда, фестивальләрдә татар халкының милли киемнәрен күрсәтә, яшь кызларга никах мәҗлесенә киемнәр алырга, бәйрәмнәрдә табын корырга ярдәм итә. Аның ярдәмчесе һәм таянычы - ире, ә яшәү мәгънәсе - ике баласы. Ул музейлар, татар мәдәният үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Киләчәктә дә аңа уңышлар телик.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836