Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Иностранным студентам ТюмГУ помогают адаптироваться к жизни. Төмән дәүләт университетында чит ил студентларына юнәлеш һәм адаптация бирү системасы эшли башлады. Чит ил кешеләренә университетның социаль һәм мәдәни мохитенә җайлашырга булышалар. Бу эшне өйрәтелгән кешеләр – бадди башкара. Алар парлап эшли һәм бер тәрбияләнүчене алып барырга мөмкиннәр. Кайчак, киресенчә, бер кеше берьюлы бер төркем белән эшли. Моннан тыш, бадди университетның чит ил студентлары ассоциациясе белән берлектә халыкара элемтәләр идарәсе чараларын оештыруда катнаша. Бүгенге көндә бадди командасында Төмән дәүләт университетының 90 студенты бар.

* * *

В 2020 году тюменская птицефабрика обновит производственный рекорд. Быел Төмән районының иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе - “ПРОДО Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасында өч мең тоннага күбрәк продукция чыгарачаклар. Анда 40 мең тоннага якын продукция җитештереләчәк, бу ике ел элек булган күрсәткечтән алты мең тоннага күбрәк.

* * *

Путин пообещал каждому ветерану Великой Отечественной 75 тысяч к 75–летию Победы. Россия Президенты әмере буенча, әлеге дата белән бәйле ярдәм: ветераннарга һәм аларга тиңләштерелгән барлык категорияләргә дә 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум бирелә. Элек ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә мондый түләүләр 10 мең һәм 5 мең сум тәшкил иткән иде.

* * *

В 2019 году в Тюменской области родилось почти 20 тысяч детей. Дәүләт органы вәкилләре хәбәр итүенчә, 2019 елда өлкәдә 19 731 бала туган, шуларның 13 186сы – Төмәндә. Иң күп сабыйлар октябрь аенда (1 798) туганнар, ә кимү (1 490) февральдә күзәтелгән. 2019 елда өлкәдә 11 335 яшь пар кушылган, шул исәптән 6 702се Төмәндә туй ясаган.

* * *

Тюменская область приобрела передвижные ФАПы в рамках нацпроекта. Федераль бюджет хисабына Төмән өлкәсе ике күчмә фельдшер-акушерлык пункты сатып алды. Һәрберсенең бәясе – 14,5 миллион сум, акча “Сәламәтлекне саклау” милли проекты кысасында беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү һәм якынайту буенча аны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән. Мондый ФАП иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. 2020 ел дәвамында өлкәдә инде регион казнасы хисабына тагын 8 күчмә комплекс – 6 амбулатория һәм 2 маммограф сатып алыначак.

* * *

Более 470 тюменских мам во время декрета повысят квалификацию. “Демография” милли проекты кысасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү программасы тормышка ашырыла. 2020 елда 472 хатын-кызны укыту планлаштырыла. Курсның озынлыгы өч айдан да артмаячак. Әниләр һөнәри осталыкларын яңадан торгызачаклар яки яңа белгечлек алачаклар, шулай ук тәрбияләү белән бергә эшләү мөмкинлеге алачаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836