#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Традициягә кергән җыелыш

последние и лучшие новости искусства в мире

4-2Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә шәһәр милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, ветеран укытучылар оешмасыннан вәкилләр, “Заабрамка” үзидарә территориаль иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шәһәрнең тарихи мәчетеннән Фәннүр хәзрәт Казыймов, яшьләр оешмасы җитәкчесе Радик Фәизов узган елга нәтиҗә ясадылар, яңа 2021 нче елда да традициягә кергән чараларны дәвам итү турында фикерләре белән уртаклаштылар, карарлар кабул иттеләр.

Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин кунакларны Яңа ел белән котлап, бердәмлектә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады. Ул: “Узган елны барлык мәдәни, дини чараларны иҗтимагый оешмалар белән бердәмлектә үткәрдек. Коронавирус пандемиясе әле дә сакланганга күрә, күпчелек чаралар онлайн форматта үтте. Тыгыз элемтәдә шәһәр халкы белән эшләү нәтиҗәсендә “Заабрамка” ял паркы актив эшләп китте. Монда безнең микрорайонда яшәүче шәһәр халкы һәм балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Быел илебез белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Сугыш һәм тыл ветераннарын өйләренә барып котладык, бүләкләр тапшырдык”, - дип сөйләде. Очрашуда сугыш чорында туган хезмәт ветераны, ветеран укытучы Гөлфара Моратова Сәет Заир улына үзенең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткереп: “Заабрамкадагы урамнарның исемлекләрен аңлаткан белешмәләр эләргә кирәк. Мисалга, Муса Җәлил урамы һәм башка урамнарның исемнәре турында мәгълүмат белән такта беркетелгән булырга тиеш. Без, Басов урамында яшәүче тубыллылар, быел Абрамка елгасының чистартылганына чын күңелебездән рәхмәтләребезне юллыйбыз. Инде язын бакчаларыбызны су алмас. Ял паркында узган күңелле, матур бәйрәм чаралары һәркемне шатландыра, тормышыбызга ямь, дәрт өсти”, - дип, Яңа ел белән котлады, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Автономия рәисе урынбасары Нурилә Шамратова: “Мәктәптә узган чараларда төрле милләт һәм төрле буын вәкилләре катнаштылар. Бәйрәмнәр, бәйгеләр күркәм һәм күңелле үткәрелде. “Укытучылар династиясе”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты уытучысы” бәйгеләрендә өлкәбездә туган тел дәресләре укытылган мәктәпләрдән укытучылар җыелалар иде. Бу бәйгеләрне киләчәктә дәвам итәрбез дип ышанабыз. Узган ел катлаулы ел булса да, безнең мәктәпнең “Сүзге”, “Бусинки” ансамбльләре (җитәкчеләре Наҗия Хәкимова, Гөлфирә Шәмсетдинова) онлайн бәйгеләрдә катнашып, күп мәртәбә җиңүләр яуладылар. Яңа елда да алар сынатмаслар дип ышанабыз”, - дип сөйләде. Җыелыш ахырында Сәет Заир улы киләсе елда Фәннүр хәзрәт җитәкчелегендә “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” темасына ата-аналар, укучылар белән очрашуларны, әңгәмәләрне дәвам иттерү кирәклеге турында сөйләде. Ул традициягә кергән җыелышта катнашучыларга Яңа ел бүләкләрен тапшырып, сәламәтлек, уңышлар теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836