Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Обсерваторы и моногоспитали. Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә 17 моноинфекция госпитале базасында 3 500дән артык койка бар. Аларның хәзерге вакытта 80%ы буш түгел. ХМАО һәм ЯНАО вахта поселокларына инфекциялеләрне кертүне киметү өчен Төмән өлкәсендә узган елның 27 апреленнән 62 обсерватор җәелдерелде, аларда 38 176 кеше урнашкан, шуларның 450сендә COVID-19га уңай нәтиҗә ачыкланган. Төмәнлеләрнең коронавируска тестларын 20 лабораториядә тикшерәләр, аларның алтысы - шәхси.

* * *

Тюменцев приглашают стать волонтерами на первенстве России по фигурному катанию. Ярышлар 1-6 февраль көннәрендә Красноярск шәһәрендә узачак. Сайлап алуны уңышлы үткән кандидатларның яшәү һәм чаралар уздыру урынына бару һәм кайту мөмкинлекләре бар. Волонтерлар “Массалы матбугат чаралары эшен тәэмин итү” функциясен башкарачаклар.

* * *

Потребности Тюменской области в овощах планируется закрыть в 2021 году. Төмән районындагы теплица комбинатының өченче чиратын 2021 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Анда яшелчә үстерү өчен теплица мәйданнары 17 гектарга арттырылачак. Инвестпроектлар агропромышленность комплексының динамик үсешенә ярдәм итә. “Регионда эре товар җитештерү үсеш ала. Голышманово районында алты мең баш савым сыерга сөт комплексының өченче чираты төзелә башлады, Ялуторда коры сөт җитештерү цехы ачылды. Заводоуковск май заводы чит илләрне рапс мае белән тәэмин итә”, - дип сөйләде өлкә Думасының аграр мәсьәләләре һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Владимир Ковин.

* * *

Аграрии Тюменской области обновляют парк сельхозмашин. Машина-трактор паркын яңарту буенча лидерлардан Заводоуковск шәһәр округы тора, анда 71 берәмлек яңа техника сатып алынган. Исәт районы – 64, Упорово районы – 50 берәмлек. 2019 ел ахырында игенчелектә модернизацияләүгә һәм техник җиһазландыруга дәүләт ярдәме арттырылган. Бу аграрийларга 472 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын сатып алырга мөмкинлек биргән. Шул исәптән 174 трактор, 78 ашлык, 11 азык җыю комбайны, 61 чәчү комплексы, 12 ашлык киптерү җайланмасы сатып алынган һәм монтажланган.

* * *

Сельхозпредприятия Тюменского района увеличили число рабочих мест. Яңа инвестицион проектлар 360 эш урыны бирде. Аларның күбесе Боровский технопаркындагы “ҖиләкПлюс” оешмасына, Наримановодагы “ТөмәнАгро” теплица комплексына туры килә. “ПРОДОТөмән бройлеры” кошчылык фабрикасында яңа кош абзарлары төзелде. Монда яңа 124 эш урыны булдырылган. Төмән районының АПК идарәсе реестрында 35 инвест проект бар.

* * *

В Тюмени разработали устройство автоматического управления транспортной техники. Трактор яки башка авыл хуҗалыгы агрегаты машинист ярдәменнән башка да бара ала. Система навигацияле җиһазга тоташа. Трактор сайланган маршрут буенча бара, ә руль үзе әйләнә. Бу технология ярдәмендә авыл хуҗалыгы эшләренең барлык төрләрен дә башкарып булачак – тырмалаудан алып, уңыш җыюга кадәр. Аны язын ук практикада куллана башлаячаклар. Аны кар чистарту техникасына да урнаштырырга мөмкин.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума