Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган тел буенча өлкә олимпиадасы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

4-1Яңа ел бәйрәмнәре үтү белән мәктәп укучылары өлкәдә ел саен уздырыла торган Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында белемнәре буенча ярыштылар. Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкәбезнең төрле районнарындагы 16 этномәдәни компонентлы мәктәптән 41 бала – 8-11 сыйныф укучылары катнаштылар. Чара шәһәрнең җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте бинасында барды. Быел олимпиада сораулары гадиләштерелеп, туган тел һәм әдәбияттан берләштерелеп бирелү сәбәпле, укучылар биремнәрне бер көндә эшләделәр.

Балалар аудиторияләргә кереп урнашып, эшкә тотынгач, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының гомуми тел гыйлеме кафедрасы профессоры, шулай ук жюри рәисе Хәнисә Алишина коллегаларын бер кабинетка җыеп, алар белән методик семинар уздырды. Башта ул беренче мәртәбә катнашкан һәм яңа эшли башлаган укытучылар белән таныштырды. Алар – Вагай районы, Усак урта мәктәбенең туган тел укытучысы Гөлнара Арипова, Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбеннән килгән Фирдәвес Алеева, Төмән районы, Талымхан мәктәбеннән булган Юлия Бәширова, Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп китапханәчесе Вәлимә Нәбиева. Остаз Төмән районының Шыкча, Муллаш, Индрәй, Ямбай, Ялутор районының Аслана, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе, Тубыл районының Күкрәнде, Лаемтамак, Вәчир, Аромаш районының Көсәйкүл, Вагай районының Юрмы, Тугыз мәктәпләре укытучыларын мактап, кәефләрен күтәреп җибәрергә дә онытмады. Аннары сүзне Венера Ибуковага бирде. Ул укучылары белән ясаган “Минем туган ягым – Тугыз авылы” дигән проектны тәкьдим итеп:

- Бай һәм гүзәл табигатьле Тугыз авылы ылыслы һәм катнаш урманнар белән әйләндереп алынган, авыл тирәсеннән Агыт елгасы үтә. Бүгенге көндә авылыбызда яшәүче кешеләр саны 1 меңнән артты. Яңа туган балалар саны артуы соңгы елларда дәүләтебез кабул иткән “Ана капиталы”, “Яшь гаилә”, “Яшь белгеч” кебек проектлар белән бәйле. Авылдашларыбызның төп кәсебе – балыкчылык, аучылык. Мүк җиләге сатып керем ясыйлар. Күп кеше төньяк шәһәрләренә вахта юлы белән йөреп эшли. Көз көне төньяк шәһәрләренә барып эрбет чикләвеге, мүк җиләге, нарат җиләге җыеп-сатып акча эшләп кайтучылары да бар. Авылыбызда таштан салынган яңа мәктәп, мәчет, мәдәният йорты гөрләп эшләп тора. Күптән түгел иске ФАП бинасында Зөлхәйдә апа Сәйдуллина музей ачып, бик тырышып эшен башлады. Балалар спорт белән шөгыльләнәләр, төрле бәйге-фестиваль, ярышларда катнашалар. Без авылыбызны бик яратабыз һәм без – авылыбызның чын патриотлары, - дип сөйләде һәм авылының күренекле шәхесләре белән таныштырды. 2023 нче елда Тугыз мәктәбе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнү сәбәпле, Хәнисә Алишина аларга мәктәп тарихын язып, китап итеп бастырырга киңәш итте.

Муллаш мәктәбенең туган тел укытучысы Азалия Габдрәхимова “Туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә инновацион технологияләр кулланып заманча белем бирү платформалары” темасы буенча чыгыш ясады. Ул балаларны кызыксындырыр, аларның фикерләү эшчәнлеген активлаштырыр өчен цифрлы мәгариф ресурсларын куллануны уңышлы ысул дип раслады. Өстәмә материалларны “Габдулла Тукай”, “Ана теле”, “Тапкыр төлке” кебек сайтлардан алырга тәкъдим итеп, үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды.

Семинарның эшенә йомгак ясап Хәнисә Чәүдәт кызы туган телебезгә мәхәббәт уятучы милләтебезнең асыл кызларына, башкарган олы хезмәтләренә олы бәя биреп, рәхмәтен белдерде. Һәркеменә эшләрендә уңышлар теләде.

Укучылар биремнәрне төгәлләгәннән соң, жюри әгъзалары Хәнисә Алишина җитәкчелегендә балаларның эшләрен тикшерделәр. Нәтиҗәләр буенча 11 нче сыйныфтан катнашкан 11 укучы арасында 1 урынны Гүзәл Исхакова (Ялутор районы, укытучысы Алсу Исмагилова) яулады. 10 сыйныфта 7 укучыдан 1 урынга Дианира Ибукова (Вагай районы, Венера Ибукова) чыкты. 9 сыйныфлар арасында 14 укучыдан Камил Шәмсетдинов (Вагай районы, Гүзәл Гайсина) беренчеләр рәтендә булды. 8 сыйныфта 9 укучы ярышып 1 урынга Раиф Мөхәммәдҗанов (Төмән районы, Юлия Бәширова) лаек булды.

Узган олимпиада турында үзенең фикерләре белән бүлешеп Хәнисә Чәүдәт кызы: “Быел өлкә олимпиадасында укучылар 24 гомуми белем бирү фәне буенча белемнәрен сыныйлар. Губернаторыбыз Александр Моор, өлкә мәгариф һәм фән департаменты рәисе Алексей Райдер, өлкә хөкүмәте сәләтле балаларга һәрьяклы ярдәм күрсәтеп тора, укучыларда фәнни эшчәнлеккә кызыксыну уяту өчен кирәкле шартлар тудыра, чөнки иҗади сәләтләрне үстерү төбәк мәгариф системасының иң мөһим бурычларының берсе булып исәпләнә. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы - 2022 елны ачучы мөһим вакыйгаларның берсе булды дип әйтер идем. Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасына оештыру комитеты әгъзасы, өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Розовик, оештыру комитеты әгъзасы, ТОГИРРОда чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Анастасия Райтер старт бирделәр. Быел Төмән, Тубыл шәһәрләре һәм 7 райондагы этномәдәни компонентлы мәктәпләрдән бары 41 укучы катнашты. Шуңа да басым ясап китим – сазъяк арты авыллары – Лаемтамак, Вәчир, Күкрәнде мәктәпләреннән килгән балалар аеруча актив булдылар. Бу хәл безне бик сөендерде. Укучылар һәм аларның остазлары өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары, депутат, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Андрей Артюховтан бүләкләр алдылар. Ул һәрвакыт ярдәм күрсәтә, бу олимпиадада катнашучыларның алдагы елларда яшьтәшләре куйган югары планканы саклап калачагына ышаныч белдерә. Олимпиаданы оештыручылар, катнашучылар, ярдәмчеләр, минем белән эшләгән жюри әгъзаларына олы рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836