Материалы

«Батырлык» орденына лаек булды

последние и лучшие новости искусства в мире

4-2Өч төмәнлегә махсус операция барышында күрсәткән хезмәтләре өчен үлгәннән соң бирелгән «Батырлык» орденын 28 декабрь көнне Төмән шәһәр хакимияте бинасында гаиләләренә тапшырдылар.

Тантанадан соң шәһәр мэры Руслан Кухарук: «Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен югары дәүләт бүләкләренә Данил Допуа, Дамир Рәхимов һәм Фәрит Үтәшев лаек булдылар. Без Төмәннең герой уллары турындагы истәлекне сакларга, алар үрнәгендә үсеп килүче буынны тәрбияләргә тиеш», – дип язды. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, орденнар белән билгеләнгән егетләргә мәктәпләрдә истәлекле такталар куюдан тыш, зур булмаган Хәтер почмаклары һәм дан музейлары булдыру планлаштырыла.

«2022 елның 8 июле безнең гаилә өчен иң аянычлы көн булды - бу көнне яраткан ул, онык, туганыбыз, абый булган Дамирның йөрәге тибүдән туктады. Ул Украинада хәрби хезмәт вакытында вафат булды.

Дамир Рәхимов 2001 елның 28 июлендә Төмәндә – шәһәрнең 415 еллыгы көнендә туды, шуңа күрә ул бу бәйрәм көнендә туган балалар турында төшерелгән репортаж геройларының берсе булды. 23 нче мәктәпнең беренче классына укырга кереп, анда җиденче сыйныфка кадәр белем алды. Аннары мәктәп 94 нче урта мәктәпкә кушылды, тугызынчы сыйныфны шунда тәмамлады.

Буш вакытын кече ватаны - Шыкча авылында үткәрергә ярата иде. Футбол белән мавыкты, футбол буенча район беренчелекләрендә авыл җыелма командасы составында актив катнашты. Ул һәрвакыт тугры дус, кайгыртучан ул һәм онык булды.

2020 елның 29 июнендә армиягә китте. 2020 елның октябрендә хезмәт үтү турында контракт төзи. Хезмәтен Ленин орденлы, Кызыл байраклы Ю.Андропов исемендәге 4 гвардия Кантемировск дивизиясендә (Наро-Фоминск шәһәре, Мәскәү өлкәсе) ефрейтор дәрәҗәсендә танкның өлкән механигы-йөртүчесе вазыйфасында уза. Хезмәттәшләре аны тугры дус, яхшы көрәшче, ярдәмчел һәм уңай кеше буларак бәялиләр.

Дамир Рафаэль улын хөрмәтләп 2022 елның 6 августында Төмән районы, Шыкча авылында җирләделәр. Геройны соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, җирле халык, Шыкча хакимияте, район хәрби комиссариаты вәкилләре, ТВВИКУ курсантлары килгән иде.

Безнең бәхетле киләчәгебез һәм тыныч күк йөзе хакына ул хәрби хезмәтен кыю алып барды һәм кыска, ләкин лаеклы гомер кичерде», - язды аның турында туганы Роза Шехова (Рәхимова).

- Хөрмәтле Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Абдулла улы Вәлеевка безнең герой турындагы истәлекне саклауда күрсәтелгән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм! – диде Роза.

Батыр егетләребез истәлеге мәңге хәтерләрдә сакланыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума