#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаек

последние и лучшие новости искусства в мире

4-1Рәхилә Уразаева 28 январьда олы юбилеен каршылый. Ул укытучы гаиләсендә өченче бала булып туа. Әтисе белән ике апасы үрнәгендә Рәхилә дә укытучы һөнәрен сайлап, Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 1974 елда аның хезмәт юлы туган авылы Яна Кәешкүл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлана, соңрак аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр.

Эшләгән дәверендә ул үз һөнәрен яратып, бар күңелен, бөтен көчен куеп эшләде. Нинди эшкә тотынмасын, ул һәрвакыт яхшы нәтиҗәгә иреште. Укытучы буларак, Рәхилә апа үзенә бик таләпчан булды, дәрескә тулы әзерлек белән генә керде.

Укыту бүлмәсе гел заманча җиһазландырылган: стендлар, татар язучылары ижаты буенча альбомнар, татар теле буенча таблицалар, алгоритмнар һ.б. Балаларга белем генә түгел, аларга дөрес тәрбия биреп, үз юлларын сайларга булыша алды.

Рәхилә апа татар теленең бай хәзинәсен, моңын, татар әдәбиятының тирән эчтәлеген балаларның аңына, йөрәгенә җиткерүне, укучыларның фикер дәрәҗәсен үстерүне һәрбер дәресендә зур максат итеп алды. Эшенең төп юнәлеше - укучыларның ижади, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Шул исәптән ул татарча драмтүгәрәк тә оештырды. Аның укучылары район, өлкә, Татарстан Республикасы күләмендә узган олимпиадаларда призлы урыннар алдылар. Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә аның егермедән артык студенты укып чыкты. Рәхилә апаның улы Дамир да татар теле бүлеген тәмамлады. Хәзерге көндә Дамир Камил улы Вагай районының Юрмы урта мәктәбендә тарих, жәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен алып бара. Хатыны - Лена Изил кызы югары категорияле укытучы, 22 ел Юрмы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Кызлары Диана педагоглар династиясенең дуртенче буын вәкиле. Рәхилә Янтимер кызы тормыш иптәше Камил Зарифулла улы белән 3 бала үстерәләр. Икенче бала, Илсур Камил улы, төзүчелек хезмәтен сайлый. Хәзерге көндә ул Төмән шәһәрендә төзелеш компаниясе мөдире булып эшли. Кызлары Фирдәүс Юрмы авылы клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Хәзерге көндә гаиләсе белән Төмән шәһәрендә яши.

Рәхилә Янтимер кызы - кешелекле, эчкерсез, ачык йөзле, олы җанлы, йомшак, саф, киң күңелле, ярдәмчел, игътибарлы һәм игелекле шәхес. Укучылар, ата-аналар, коллегаларынын ихтирамына, хөрмәтенә лаек булды.

Рәисә ӘЙТБАЕВА,
Яркәү районы, Тархан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836