Материалы

Төмәндә сугышчылар өчен посылкалар әзерлиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Махсус хәрби операциядә катнашучылар да 23 февральдә бәйрәм хисен тойсын өчен, хәзердән үк әзерлек башланды.

Төмәндәге җиде адрес буенча шәһәр Думасы депутатларының кабул итү базасында 25 январьдан 3 февральгә кадәр Төмән өлкәсеннән чакырылган һәм махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга посылкалар җыю һәм җибәрү пунктлары ачылды.

Губернатор Александр Моор инициативасы буенча «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге оештырган «Туган йорт җылысы» акциясе инде беренче тапкыр гына үткәрелми. Моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр туганнарыннан Яңа елга күчтәнәчләр алдылар.

Төмәндәге пунктларның адреслары:

Газовиков урамы, 30нчы йорт;

Луначарский урамы, 53;

Мира урамы, 33;

Осипенко урамы, 41;

Семен Шахлин урамы, 20 (“Орфей» мәдәният йорты);

Ткацкий проезд урамы, 8;

Урицкий урамы, 44.

- Посылкаларны 25 январьдан 3 февральгә кадәр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә – 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, пәнҗешәмбе көннәрендә 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин. Сорауларны ачыклау өчен «Кайнар линия» эшли: 8 (3452) 495-197. Кирәк булса, пакетларны кабул итүче белгечләр сезне билгеләнгән вакытка кадәр көтәләр. Безнең геройлар посылкаларны Ватанны саклаучылар көненә алачак, - дип хәбәр итә Төмән шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный ВКонтакте сәхифәсендә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума