Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов җитәкчелегендә өлкәбезнең төрле почмакларыннан хөкүмәт вәкилләре, эшмәкәрләр, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар ярдәме белән әзерләнгән чираттагы һәм быелгы беренче гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына озатылды. Озату чарасы Төмән шәһәренең Кырынкүл авылындагы «Чик сакчылары» паркында, өлкә Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, шәһәр хакимияте, өлкә иҗтимагый палатасы җитәкчеләре, урынбасарлары, шәһәр, район депутатлары, эшмәкәрләр, волонтерлар катнашында узды. Чыгыш ясаучылар Бөек Җиңүне якынаштыруга күп көч куйган якташларга медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырдылар. Запастагы майор, Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераны Нуретдин Ибраһимов бу юлы җибәрелгән йөк турында сөйләп:
- Без өлкә күләмендә 43 волонтерлар оешмасы белән эшлибез. Форсаттан файдаланып, аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Егетләр туган яктан килгән гуманитар ярдәмне көтеп алалар. Бүген махсус хәрби операция зонасында кирәкле 25 югары үтешле машина, 11 мотоцикл, 4 коляскалы мотоцикл, 1 квадроцикл, күп итеп ягулык һәм су өчен савытлар, шулай ук ул машиналарга запас частьләр, авторезина, аккумуляторлар, генераторлар, төзелеш материаллары, газлы баллоннар. мич-буржуйкалар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, озак саклана торган азык-төлек, җылы киемнәр, медикаментлар һәм башкалар төялде. Кыскасы, бүгенге көндә егетләребез сораган әйберләрне 85 процентка үтәдек дияргә була, - диде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.