Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Эске авылында яшәүче авылдашым Салават Яруллин 1944 нче елның ноябрендә 8 балалы гаиләдә дөньяга килгән. Быел ул үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылады.
Әтиләре сугыштан яраланып кайтып, бераз хәл алуга, колхоз эшенә җигелә. Әхмәт Габделхалик улы озак еллар терлекче булып эшли, шуңа балаларында туган авыл, туган йортка тирән мәхәббәт уята, хезмәткә өйрәтеп тәрбияли. Әнкәйләре дә беркадәр колхозда эшләп, аннары бөтен вакытын балаларга һәм йорт хуҗалыгына багышлый.
Салават Әхмәт улы бер ел авыл мәдрәсәсендә укый. Аннары беренче сыйныфка Чугунаево җидееллык мәктәбенә укырга керә. 8 сыйныфны егет Велижан мәктәбендә тәмамлый. Шул елларда совхоз каршында шоферлар курслары ачыла һәм ул читтән торып укып, таныклык ала да, эшләп китә. Бераздан армия хезмәтенә алына.
- Мине төньяк гаскәрләрнең группасына билгеләп, Польшага җибәрделәр, - дип искә ала Салават Әхмәт улы. - Армиядә танклар гаскәрендә шофер булдым. Өч ел тиз үтеп китте һәм 1966 елда туган авылыма кайттым. Абыем шунда ук мине Түбән Тәүде райпотребсоюзына кергән «Чугунаево» эшчеләр кооперативына эшкә урнаштырды. Шулай мин Төмәннән Түбән Тәүдегә товар ташыдым. Илебездә үзгәртеп корулар башлангач, оешмаларда да үзгәрешләр булды. Велижанда сәүдә оешмасы ачылгач, мин шунда хезмәтемне дәвам иттем. Соңгы вакытта икмәк ташыдым. Аннары 1998 елда сәламәтлегем какшау аркасында, икенче төркем инвалиды алып, лаеклы ялга чыктым, - дип сөйләде юбилярыбыз.
1973 елда Салават Әхмәт улы балачактан бергә үскән күрше кызы Равия белән гаилә корып, ике кыз - Лилия белән Светлананы үстерәләр. Яруллиннар авылның икенче башындагы, буш урынга йорт төзеп чыгалар, шуннан бирле авылның бу ягын халык «Яруллиннар хуторы» дип йөртә башлый.
Һәрвакыт дус, бердәм яшәргә тырыштык. Сыерлар, сарыклар, кош-корт, хәтта атлар да тоттык. Гаиләбез белән печән чаптык, утын кисеп әзерләдек. Хезмәт бик берләштерә иде безне. Әмма ял турында да онытмадык. Әтидән калган «Запорожец» машинасы белән гаиләмне төрле якка кунакка, походларга йөрттем. Хәзер инде 4 оныгыбыз, бер нәбәрәбез бар, алар белән аралашудан ләззәтләнәбез. Лилия кызыбыз Чугунаево мәктәбендә укыта, Светабыз эчке эшләр органнарында эшләп, майор дәрәҗәсенә күтәрелде. Хәзерге көндә өлкә хакимиятендә эшли, - дип сөйләде.
Салават Әхмәт улы пенсиягә чыккач, тиз арада күңеленә хуш килгән шөгыль таба - үзенең шәҗәрәсен өйрәнә башлый. Моның өчен ул Төмән, Тубыл архивлары белән хезмәттәшлек итә, Татарстан һәм Башкортостанга барып архивларда эзләнеп кайта. Хәзер ул Кашагал авылы турында китап язарга хыяллана.
Рәхимҗан МУЛЛАКОВ,
Түбән Тәүде районы, Эске авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).