Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе мәгълүмат үзәге Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, Федераль казначылык, Россия фән һәм югары белем министрлыгы, Россия мәгариф министрлыгы һәм финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт белән берлектә «Ватанны саклаучылар» фонды һәм Мәскәү финанс-юридик университеты оештыруында уздырылган махсус хәрби операция Геройларына һәйкәл эскизлары ясау конкурсына гаризаларны профессиональ архитекторлар гына түгел, барлык кызыксынган кешеләр, шул исәптән махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның якыннары да бирә ала.
Индивидуаль һәм төркемле эшләр җибәрергә мөмкин. Гаризаның шартлары һәм формасы - катнашучының шәхси кабинетында Федераль казначылыкның (Федеральное казначейство) рәсми сайтында. Җиңүчене һәм дипломантларны махсус комиссия билгеләячәк, аның составына монументаль һәм рәсем сәнгате өлкәсендә һөнәри берлекләр вәкилләре, шулай ук оештыручылар керәчәк. Нәтиҗәләр 2025 елның мартында билгеләнәчәк.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.