Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2025 елда безнең өлкәдә татарлар өчен зур вакыйга - «Яңарыш»ыбызга 35 ел булачак.
Туган телебез, культурабыз бөтенләй югалу чигенә җитеп, татар мәктәпләре ябыла башлаган вакытларда татарлар уяна башлаган иде. Монда зур роль уйнаган Булат Сөләйманов, Әнәс Гаитов, аларның хәрәкәтләрен хуплап, аларга булышкан милләттәшләребез көче белән татар телендә «Очрашулар» телетапшыруы, «Дусларга сукмак» радиотапшыруы эшли башлаган иде. 1980 нче еллар ахырында татар телендә газета ачу мәсьәләсе партиянең өлкә комитеты һәм башкарма комитет алдына куела башлады. 1990 елда ул эш гамәлгә ашу нәтиҗәсенә җитте. Иң беренче зур эш – редактор табу иде. Ул җиңелләрдән булмады.
Шул вакытта Юрий Конев (ул Төмән өлкә советы башкарма комитеты рәисе урынбасары иде) Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовны тәкъдим итте. Ул студент вакытында «Ленин юлы» газетасында корреспондент булган икән. Шулай итеп бу авыр эшне Азатның җилкәсенә салдык. Ул йөк аңа бик авыр булды. Эш урыны, хезмәткәрләр, кәгазе дә, ручкасы да, өстәле дә, урындыклары, финанс мәсьәләсе һәм башка әйберләре дә кирәк иде. Кызганычка каршы, ул еллар илебезнең таркалуына, ярлылык хөкем иткән вакытларга туры килде. Эш хакын түләмиләр, бөтен кирәк-ярак дефицит. Азат мәрхүмнең кайбер вакыт күңел төшенкелегенә бирелеп, газетаны саклап булмас дигән уйлары да булгалады. Андый хәлләрдә аңа бик зур терәк, ышаныч күрсәткән Якуб абый Зәнкиев иде. Аның «Бирешмә, сакла газетаны!» дигән сүзләре Азат Гыйззәт улына төп лозунг булып калды.
Газетаның беренче номерыннан башлап Якуб абый һәрвакыт иң яхшы киңәшчесе булып торды. Азат үзе әйткәнчә, бик каты газаплар белән көрәшә-көрәшә, газетаны ничек булса да саклап калу зур һәм мөһим көрәш кырына әйләнде. Әгәр дә Якуб абый Зәнкиев шикелле ярдәм итүчеләр булмаса, нишләр иде икән!
Хәзер инде редакция коллективының тырышлыгы белән газета уңышлы гына стабиль эшләп килә. Газетаны ябу куркынычы юк. Бу ел аеруча җаваплы - юбилейны уңышлы гына үткәрергә кирәк. Бөтен билгеләнгән мероприятиеләрне төбенә җиткереп башкарасы бар. Аның өчен милләттәшләребез, эшкуарларыбыздан булышлык кирәк.
Газетаның тиражын арттыру - зур бурыч. Татарча укый белмим, дип газетаны яздырмау дөрес түгел. Укый башласаң, теләгең булса әкренләп аңлый да башлар идең. Бу уңайдан бер мисал, галимә, танылган журналист Гөлсинә Ниязова да шәһәр мәктәбендә белем алган, татар телен дәрестә укымаган. Шулай да, үзлегеннән өйрәнеп, өлкәгә, илгә билгеле «Очрашулар» тапшыруын булдырган, алып барган, дөньякүләм танылган фильмнар төшергән.
Күп авылларда язылырга өндәүчеләр дә юк. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында газетаны куллану, агитация юк дип әйтергә була.
Бүгенге вакытта күп авылларда мәчетләр эшләп килә. Аларның да газетага яздыру, татар телен киңәйтү, телне өйрәнү зур бурычы булырга тиеш. Татар теле укытучыларының өстәлендә һәрвакыт «Яңарыш» газетасы булсын иде. Балалар белән бергә укысыннар, редакциягә хатлар җибәрсеннәр.
Өлкәбездә, татарлар яши торган районнарда, шәһәрләрдә күп кенә төрле татар оешмаларыбыз бар. Алар «Яңарыш»ның тиражы турында уйлап карый микән? Татарлыкны саклау - аларның төп бурычы. Нәкъ алар татарлыкны саклау, үстерү өчен төзелгәннәр дә. Гомумән, барлык татар оешмаларга бердәм булып, бергәләшеп эшләргә кирәк.
Күп кенә татар авылларыннан еллар буе бернинди хәбәрләр килеп карамый. Ул гына да түгел – юбилейлар белән котлау, яшьләрнең кушылулары һәм башка вакыйгалар турында язмыйлар. Чөнки актив кешеләр юк. Шуның өчен кайбер татар авылларының исемнәрен дә, аларның барын-югын да белмибез. Актив язучылар юк түгел. Аларны да ешрак күрсәтү кирәк. Мисал итеп, Төмән районы, Талымхан авылыннан Рәйсә Рәхимованы китерәсем килә. Ул авылда кызыклы хәлләр, гаиләләр, ветераннар турында яза, таба бит. Бала-чаганы да онытмый. Милләттәшләремә үтенәм – языгыз, газетага язылыгыз, яздырыгыз. Менә шундый Рәйсәләр күбрәк булсын иде.
Юбилей елында кайбер истәлекле булган хәлләрне дә искә алу урынлы булыр дип исәплим. 2003-2005 елларда саз як милләттәшләребез өчен зур вакыйга булган программа эшләп алган иде. Ул авылларның авыр тормышларын бераз үзгәртү өчен күп эшләр эшләнгән иде. «Яңарыш» битләрендә бик күп мәкаләләр бастырылган иде. Ул программа халыкның әйтүе буенча тарихи программа булган иде. Өлкә җитәкчеләре, депутатлар бик күп авылларда булып авыл кешеләреннән бик зур рәхмәтләр ишеткәннәр иде. Шуны әйтергә кирәк, программа тулысынча төрле сәбәпләр белән үтәлеп бетми калды. Иң зур проблема – балык тоту кооперативлары ясалмыйча калдылар, чөнки балыкны вакытында алып китү оештырылмады. Шулай ук әзерләүче (заготовитель)организацияләре ябылып, халыкның җыйган җиләк-җимешләрен сатып алу да юк, халык кая куярга белми.
Тубыл районының Күкрәнде авылына юл салу эшләнмичә калды. Ул эшкә өч ел буена акча бирелеп торган иде. Бобово авылы янында канал аркылы бетон күпер дә салынды, ләкин ул да бөтенләй эшләнеп бетмәде, бирелгән акчаларны район түрәләре башка урынга кулландылар. Монда халыкның үзенең дә гаебе бар. Авылда җыелыш үткәргәндә, халык, безгә юлның кирәге юк, көненә ике мәртәбә самолет оча, шул җиткәне, дигәннәр иде. Хәзер самолет та очмый, юл да юк. Саз як милләттәшләремә мөрәҗәгать итәм – языгыз газетага, нинди проблемалар бар, программа вакыттагы эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре бармы, хәзер нәрсә борчый. Яңа программа кирәкме, юкмы?
Бу юбилей елында Азат Гыйззәт улын да күбрәк искә алу кирәк дип уйлыйм. Без шул саз як программасы белән шөгыльләнгән вакыт Азат мәрхүм шундый эчтәлекле мәкаләләр яза торган иде. Аларның кайберсен яңадан бастырып карасак та зыян булмас.
«Яңарыш»ны саклап калу, аның авторитетын үстерү - редакция коллективының төп бурычы. Шундый зур җаваплы эшегезне киләчәктә дә уңышлы алып баруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтләремне белдерәм.
Әхтәм КАЮМОВ,
Төмән шәһәре.
Фоторәсем архивтан алынды.