Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хәләл – зыянсыз, рөхсәт ителгән

последние и лучшие новости искусства в мире

Аллаһы Тәгалә безгә Коръән Кәримдә хәләлне дә, хәрәмне дә аңлатып биргән. Хәләл ул - Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән әйберләр. Хәрәм исә - аның капма каршысы, без аннан тыелырга тиеш. «Бәкара» сүрәсендә ул ап-ачык итеп, биш әйбернең хәрәм булуын әйтә. Аның беренчесе - үләксә ите. Ягъни, үз үлеме белән үлгән малның ите үләксә ите булып санала, аны ашарга ярамый.

Икенчесе - кан. Гемоглобинны күтәрү өчен гемотаген дигән «шоколад»лар бар. Аны аеруча балаларга да бирәләр. Ул үгез каныннан ясала, шунлыктан хәрәм санала.

Өченчесе - дуңгыз. Шунысын истә тотарга кирәк, дуңгызның ите генә түгел, аның белән бәйле һәр нәрсә - хәрәм. Аның сөякләреннән ясалган желатин да, тиресеннән эшләнгән аяк киеме дә, кием-салым да.

Дүртенчесе - Аллаһы Тәгалә исеме әйтелмичә чалынган хайван ите. Әйтик, тавык булсын, ди. Әгәр ул: «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», дип чалынмаса, аның җаны дөрес чыкмый, ул безгә хәрәм була. Сыер, сарыкны чалганда да әлеге сүзләр әйтелмәсә, ул хәләл ит булып саналмый.

Бишенчесе - ерткыч хайван һәм кошлар. Бүре, төлке, аю, бөркет. Кеше нәрсә ашый - шуңа әверелә.

Беренче тапкыр безнең якларда, ягъни Төмән өлкәсендә хәләл юл белән кош-корт чалу 2000 елларда башланды. Каскара поселыгындагы тавыклар фабрикасы җитәкчесе Василий Корольский белән килешеп-ризалашып Аллаһы Тәгаләнең исеме белән кул белән суелган бер хәтле тавык ите Төмән шәһәренең 4 кибетендә сатыла башлады. Аның турында татар радиосы аркылы халыкка хәбәр ителде. Әкренләп ошбу хәерле булган хезмәт татар халкы, мөселманнар арасында бик актуаль булып китте. Бер ел үткәч, мин Каскара фабрикасына барып директор белән тагын күрештем. Ул әйтте һәм сүз бирде: «Мин күрәм һәм аңлыйм: хәләл ризык мөселман халкы өчен генә түгел, хәтта рус халкы өчен дә бик мөһим. Шуның өчен без киләчәктә хәләл ит булдыруның күләмен күпкә арттырабыз», - диде. Ул гына да түгел, Төмәндә хәләл тавык барлыкка килүен ишетеп, Ямал, Ханты-Манси округларыннан сораучылар булды. Шулай ук күрше өлкәләрдән, шәһәрләрдән хәләл ризык белән кызыксынучылар күбәйде, ягъни, без пионерлар, беренчеләр, хәләл сукмакларын тирә-якта башлап жибәрүчеләрдән саналдык. Әлһәмдүлилләһ, хәзер, хәләл ризык-колбасасы, сосискасы булсын, базарларда, супер-, гипермаркетларда һәм гади кибетләрдә еш очрый.

Табиблар, медицина белгечләре дә хәләл ризык белән туклануның бик әһәмиятле, файдалы икәне турында газета-журналларда һәм интернет челтәрләрендә хәбәрләр яудырып торалар.

Төмән шәһәренең күп урыннарында хәләл ризыклы чәйханәләр барлыкка килде. Шәһәр күләмендә хәләл индустрия алга бара. Төмән мөселманнары шәһәрдә «Мирас» дип аталган банкет залының ачылуын бик хуш күрделәр. Монда соңгы вакытлар бик күп төрле җыелышлар, никахлар, танышу-очрашулар, онытылмаслык бәйрәм кичәләре дәвам итеп тора. Өстәл-табыннарында исерткеч эчемлекләр юк, булмаячак та, ит-аш фәкать хәләл.

Монда тагын бер куанычлы вакыйга барлыкка килде.

4-22-26

«Мирас» урнашкан бинаның беренче катында «Пыяла» дип исемләнгән хәләл кафе эшли башлады. Монда кереп, утырып, тукланып алган милләттәшләр белән күрешкәч, бик яратып сөйләделәр. Халык монда тартыла, «Пыяла»ны якын күрә, ашларын ярата. Яңарак кына чит ил кунакларыннан зур делегация тукталган. Бик яратканнар, эшләүче, оештыручыларның хезмәтенә зур бәя биргәннәр.

«Мирас» һәм «Пыяланың» төп хуҗасы Азат Булатов белән якыннан күрешеп, киләчәктәге планнары турында сөйләштек-фикерләштек. Ул: «Ошбу мәйданнарда, үзебезнең милләтебезгә, саф татар телебезгә, динебезгә кагылышлы чаралар уздырырга-булдырырга, мөмкин хәтле шартларын матурайту, бинаны татар рухы белән тулыландыру күз алдыбызда тора», - диде. Татар - татарның көзгесе.

Өмет бар! Киләчәктә, ошбу мәйданнарда еш очрашып, катнашып, туганлык җепләребез өзелмәс, киресенчә, ныгыр. Дуслар-туганнар күбәер. Милләтебезгә, ана телебезгә, хак динебезгә омтылыш, игътибар артып торыр дигән теләктә калам. Ин ша Аллаһ!

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836