Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ата-бабаларыбыз әйтүе буенча, ул туган көнебездән алып ахирәткә кадәр булган өйрәнелмәгән юлыбыз. Тормыш юлы шома һәм тигез булмый, аның күтәрелмә, төшәсе, борылма урыннары да бар. Кайчак бөтен юл таш белән бизәлгән була. Кем белә, ялган юлда да калырга мөмкинсез. Шуның өчен әйтәләр: «Тормышны үтү – кырны кичү түгел», - дип. Үзенә юл таба алган кеше бәхетле. Тормышта бер үк юллар юк, һәркемнең үз юлы. Тормыш бер мәртәбә бирелә, аны лаеклы яшәргә кирәк. Уңышлы тормыш безнең үзебездән тора. Кеше җиргә яшәр өчен туа, ә яшәү – көрәш, һәрвакыт алга омтылу. Тормышның теләсә кайсы өлкәсен ал – һәркайда мәңгелек көрәш.
Бу сүзнең мәгънәсе киң, шуның өчен бу тормышта яхшы гына үзгәрешләр кертү турында әйтәсем килә. Көрәшәбез: бөек Ватаныбызны сакларга, милләтебезнең телен, мәдәниятен һәм иреген, хезмәт коллективында һәм дуслар арасында хөрмәт, үз гаиләңнең һәм ата-анаңның муллыгы, әти-әниләребезнең дога белән башланган игелекле эшләрен дәвам итү, зур уңыш алу, үзебезнең «кояш астындагы урыныбыз», балаларыбызны дөрес юлга бастыру өчен. Без - Ислам динендә йөрүче, аның кануннарын хөрмәт итүче милләт вәкилләре. Безнең халкыбыз һәрвакыт пакьлектә яшәгән һәм яши, моны намаз укыр алдыннан биш тапкыр тәһарәт алуыбыз раслый. Ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез берсе дә комгансыз бәдрәфкә кермәгәннәр. Таза тормыш итү – ул исәнлек-саулык һәм шатлыклы озын гомер. Барыбыз да Ислам динен куәтләүчеләрдән булсак иде. Динебез булса – телебез яшәр, телебез булса – динебез сакланыр. Алдагы тормышыбыз өметле, киләчәк буын ышанычлы булып үссен дисәк, без татар телен, халкыбызның үткән тарихи юлын тирәнтен өйрәнергә бурычлы. Әгәр син ана телен белмисең икән, синдә милли мәдәниятең юк, син бу дөньяда беркемгә дә кирәк түгел.
Мин Ямбай мәктәбен татар телендә укып тәмамладым. 10 сыйныфта башка фәннәр белән беррәттән татар теленнән имтихан тапшырырга кирәк иде. Безгә татар теле грамматикасын һәм әдәбиятын Казаннан килгән зур белемле Разия апа Гәрәева укытты. Казан театр училищесын тәмамлаган Әминә Маняпова актерлык осталыгы, җыр һәм бию дәресләрен татарча бирә иде. Спектакльләр һәм концертлар куелды. Бу апаларга мин мәңгелек бурычлы. Вәли-Мөхәммәт Фәтхуллин (1854) - минем әниемнең абыйсы, минем бабаем. Ул Турай авылы мәчетенең имам-хатыйбы булган. Салих мулла Мөслимовны – бабамны кулга алалар, соңыннан аларны - бөтенләй гаепсез кешеләрне аталар.
Безнең халык югары әхлаклы иде. Динле татар бисмилласыз эш башламаган. Тупсаны уң аягы белән атлап өйгә кергәндә дә, йокларга ятканда да, аш пешерергә тотынса дога кылган. Ашарга утырганда әтием мәрхүм: «Бисмилланы әйтегез, ипи валчыкларын идәнгә төшермәгез, ипи өстенә пычак салмагыз, күпме булдыра аласыз, шул кадәр алыгыз, ашаганда чапылдамагыз, һәрнәрсәгә пөхтә булыгыз, олыларга сәлам бирегез, кечеләргә шәфкать итегез», - дия торган иде. Безнең гаиләбездә барыбызны да дин белән килештереп үстергәннәр, хөкүмәтнең тыюларына карамастан, барлык йолалар, ислам кыйммәтләре үтәлеп торды.
Тормыш дигән озын, авыр юлда бүген син таяныч таба алмыйсың. Бүген күршегә йөрү, аралашу юк. Тормыш контексты үзгәрә һәм гомуми темалар югала. Бүген без аңлаешсыз телдә сөйләшәбез, бер-беребезнең мәнфәгатьләрен аңларга теләмибез. Безнең ата-аналарыбыз безгә үрнәк, алар җиңел тормыш кичермәгәннәр. Алай да үзләренең юлларыннан тайпылмаганнар, мөмкин булганча бөтен тоткарлыкларны җиңгәннәр. Алар көчле рухлы булулары белән иң авыр юлларны да уза алганнар, акыллы булганнар, авырлык килсә, бер-берсенә булышканнар.
Бер гыйбрәтле хикәя. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков Төмәнгә бара торган олы юлда сыер куалап баручы кеше белән очраша. Ул аны туктатып: «Исәнмесез, шундый иртә таңда сез сыер белән кая барасыз?» – дип сорый. Ул кеше авыр яшәвен, бурычка батканын, соңгы сыерын базарга сатарга ният итеп баруын сөйләп биргән. Хаҗи аны үзенең янына алып килгән, ашаткан һәм ял итәргә биргән. Аннары аның кулына акча тоттырган һәм сыеры белән өенә кайтарып җибәргән.
Бабаларыбыз әйткән: «Баланы ул әле караватта аркылы ятканда тәрбияләргә кирәк, ә буйга соң була», - дип. Аларның күңелләре пакьле, иманнары нык булган, шуның өчен һәрвакыт хакны әйткәннәр: «Иман байлыгы булмаса, мәрхәмәтлелек бетсә, тәүфыйк-һидәят югалса, киләчәк буын туры юлны таба алмас, ялган дөньяда яшәрләр», - дип. Хәзер барыбыз да шундый тормышка килдек. Бүген кешеләрдә элек булмаган күп тискәре сыйфатларны очратабыз. Битарафлылык, рәхимсезлек, кансызлык, вакчыллык, үч алу һәм башкасы.
Аллаһ Раббыбыз өйләребез-гаиләләребезгә, газиз Ватаныбызга тынычлык китерсен, милләтебезгә хәерле хезмәтләр мөяссаф кылсын.
Хачиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН.
Төмән округы, Турай авылы.