Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яңа ел бәйрәме белән котлап «Иске Зарека» ветераннар оешмасы «Илһам» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә Иске Зарека районында яшәүче пенсионерларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кечкенә, ләкин озакка истә калырлык бәйрәм оештырдылар. Игътибарга һәм кайгыртуга аеруча мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күркәм бу акция инде традициягә әверелде. Тынгысыз җанлы «Иске Зарека» ветераннар һәм «Илһам» автоном оешмалары җитәкчеләре Рәсимә Дәүләтшина белән Тимур Нигъмәтуллин Кыш Бабай һәм Кар Кызы рольләренә кереп, капчыкларына бүләкләрен тутырып, котлау адресатларының йортларына юл алдылар. Ел дәверендә көтеп алган кунакларны махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балалар да, өлкән буын вәкилләре дә көтеп, шатланып каршыладылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәркемгә төрле иҗади биремнәр биреп, сәләтләрен тикшерделәр. Балалар дәртләнеп шигырьләр сөйләделәр, хуҗалар кунаклар белән бергә яраткан Яңа ел җырларын башкардылар. Һәр очрашу җылы, күңелле атмосферада узды. Акциядә катнашучыларның барысы да әкияти кунаклар кулыннан бәйрәм бүләкләре алуга, алар белән күңелле аралашуга һәм үзләренә карата булган игътибарга бик сөенделәр.
«Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим, чөнки кешеләрне кайгырту - оешмабызның төп максаты», - дип ассызыклады Рәсимә Мөнир кызы.
«Илһам» оешмасы җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин: «Без мондый акцияләрне ел саен үткәрәбез һәм киләчәктә дә ветераннарыбызны һәм Ватанны саклаучылар гаиләләрен сөендерү өчен даими рәвештә эшләргә ниятлибез.
Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Төмән өлкә Думасы депутаты Александр Анохинга аерым рәхмәт белдерәбез. Уртак тырышлык белән күп кешеләр өчен могҗизага ышаныч һәм игътибар белән тулы чын Яңа ел бәйрәме булдыра алдык», - дип билгеләп үтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: бәйрәмдә.