Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы – изге һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

40-1Укытучы – тынгы белмәс кеше.
Җәй көне дә көзне сагына.

Балаларын уйлый иртә-кичен,
Һәр көн күзе мәктәп ягында.

Укытучы – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул укытучы. Без бөтен укытучыларны  да хөрмәт итәбез һәм балаларыбызга белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлебез.

Кем турында гына язсак та, аларның һәрберсен мактап бетерерлек түгел!

Без математика укытучысы, сыйныф җитәкчебез – Суфия Зиннәт кызы Ибраһимова турында язарга булдык. Суфия апа тумышы белән Ялутор районы, Бумаер авылыннан. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл педагогия институтының физика–математика бүлегенә укырга керә, 1984 елда аны уңышлы тәмамлый. Тубыл шәһәрендә эшли, әмма аның педагогик хезмәт юлы күбрәк Аслана урта мәктәбендә уза. Шул көннән алып, ул хәзерге чор балаларына үз фәне буенча төпле белем бирә.

Инде менә 30 елдан артык вакыт үтеп киткән. Шатлык–көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 30 ел! Кочак-кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәбият, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр...

Суфия апа бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан.  Балаларны кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ул һәрбер балага  шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, күңелләренә  ачкыч таба белә. Килеп чыккан борчуларны ата-аналар белән бергәләп хәл итәргә тырыша.

Ул укучыларга һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки мәктәптә тупланган белемнәр киләчәк тормышта кирәк булачагын бик яхшы аңлый. 

Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйбыз. Суфия апа балаларны олимпиадаларга, төрле конкурсларга, иң мөһиме БДИга (ЕГЭ) әзерли. Укучылары югары уку йортларында уңышлы укыйлар. Ата–аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. 

Шуның белән бергә, ул шәхси хуҗалыгындагы барлык эшләрне башкарырга өлгерә. Менә дигән педагог һәм остаз гына түгел, уңган хуҗабикә, ир хатыны һәм дүрт бала – бер ул һәм өч кыз анасы да. Ул шулай ук тугыз оныкның ягымлы әбисе дә. Балалары тәртипле һәм тыйнак, барысына да югары белем бирделәр.

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә Суфия апа кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер кешегә әверелә. Ул бүген яраткан тормыш иптәшенең, балаларының таянычы, кадерлесе булып, туганнарының хөрмәтендә яши.

5 октябрь – Укытучы көне. Суфия апа һәм барлык Аслана мәктәбе укытучылары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телибез.

2017 елгы чыгарылыш укучылары һәм ата-аналар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836