#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Кинологи со служебными собаками из Тюмени будут охранять порядок на чемпионате мира по футболу. Күптән көтеп алынган спорт чарасында җәмәгать тәртибен сакларга Төмәннең кинолог хезмәтеннән 5 хезмәткәр һәм 5 эт китәчәк. Әлегә нинди шәһәргә барачаклары билгеле түгел. Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән алып 15 июленәчә үтәчәк. Матч Россиянең 11 шәһәренең 12 стадионында уздырылачак.

* * *

В Тюмени провели две первые операции по трансплантации почки. Яңа бөерләр куелган пациентлар үзләрен яхшы хис итәләр, гемодиализ процедурасына башка бәйле булмаячакларына шатланалар. Операцияләрне 1нче өлкә клиник шифаханәсендә сәламәтлекне саклау региональ департаментының баш трансплантологы С.Семченко җитәкчелегендәге белгечләр командасы ясады. Авырулар критик ноктаны үтеп, операциядән соңгы реабилитацияне узалар. Бүгенге көндә өлкәдә бөерне күчереп куюны 80нән артык кеше көтә.

* * *

Экспорт зерна из России идет рекордными темпами. Россия трейдерлары һәм ташучылар илебездән 12 миллион тонна яңа бодай төяп җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспортка потенциалны 45 миллион тонна дип бәяли. Быел Россия бөртеклеләр буенча рекордлы уңыш җыйды, аны 117- 120 миллион тонна булачак дип көтәләр. Төмән өлкәсе Урал федераль округында бөртекле һәм кузаклыларны уру буенча лидерлык позициясен тота. Бодайның уртача уңышы – гектардан 25 центнер. Бу былтыргы күрсәткечтән югары. 2017 елда яшелчәләрнең уңышы да рекордлы. Мәсәлән, “КРиММ” агрофирмасы бүгенге көндә 100 мең тоннадан артык бәрәңге алды.

* * *

В Тюменской области действует 172 тысячи личных подсобных хозяйств. Шулай ук бер меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыклары эшли. Аларга дәүләт зур игътибар бирә һәм ярдәм күрсәтә. Крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар Төмән өлкәсе көньягының барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 52%ын җитештерәләр. Алар 107 мең 961 баш эре мөгезле терлек үстерәләр. 2012 елдан тауар әйләнеше ике тапкырга арткан.

* * *

Тюмень заняла первое место по качеству дорог в стране в списке ОНФ. “Убитые дороги” проектының 8 айлык эш нәтиҗәсе иҗтимагый халык фронты (ОНФ) рейтингы версиясе буенча Төмән юллары илебездә иң яхшысы дип танылды. Активлар Төмәндә бер генә чокыр таптылар. Унлыкка Казан, Ханты-Мансийск, Мәскәү һәм башка шәһәрләр теркәлде.

* * *

Пожилые тюменцы - самые активные общественники. Төмән районы пенсионерлары актив тормыш белән яшиләр. Муниципалитетта 41 ветераннарның беренчел оешмасы эшли, анда 300 кеше теркәлгән. Һәрберсендә үз советы бар, кайберләрендә берничә, мәсәлән, Червишевода – 5, Московскийда – 4, Богандинкада - 3. Өлкәннәр көнендә авылларда актив ветераннар белән очрашулар үткәрелде, аларга концертлар оештырылды, мастер-класслар үткәрелде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836