tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Яңарыш”ның тиражы турында кайгыртып

последние и лучшие новости искусства в мире

Редакциябезгә бик борчылып күптәнге дустыбыз, ярдәмчебез – дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин килгән. “3 мең тиражы булган “Яңарыш”ыбызны хәзер 2652 йортка тараталар. Ник төшкән бу сан, барысы да үзебездән тора бит”, - дип милләттәшләренә әйтер сүзе барлыгын белдерде.

- Быел газетаның 28 еллыгын билгеләп үттек. Ә бит 2 елдан 30 еллык юбилей - зур һәм бик катлаулы, җаваплы вакыйга якынлаша. Аны ничек каршылыйбыз? Хәзердән үк бу турыда уйланырга кирәк. Сәхнәгә чыгып, чәчәкләр бәйләме тотып, бертуктаусыз баллы сүзләр әйтү белән генә чикләнеп булмас. Бәлки, ул да кирәк булыр. Иң мөһиме, минемчә, юбилейга кадәр газетаның тиражын арттыру турында кайгыртырга һәм төрле чаралар булдырырга кирәк дип саныйм. Дөрес, күпләр - олы яшьтәге газетага яздыручылар инде юк, шуның өчен дә тираж кимегән. Йөрәк әрни! Балаларны, яшьләрне, яшүсмерләрне уятырга кирәк. Милли хисләр, җылы мөнәсәбәтләр булдырасы иде. Ул булмаса, без сүнәбез бит. Чаң сугарга вакыт җитте, дисәм, гаеп булмас. Девиз ишеттерергә кирәк, мәсәлән, “Яңарыш һәрбер гаиләдә бар!” Татар халкы әйтә: “Хәрәкәттә бәрәкәт”, - ди.

Бөек шагыйребез Г.Тукай да әйтеп калдырган:

И, сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкаддәс нәрсә эш.

Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.

Африкада 4 тапкыр булдым. Ливиядә җыелып, аннары кунакларны башка Африка дәүләтләренә алып бара иделәр. Шунда 2009 елда Мавританиягә бардым. Югары мәдәниятле, бай Россиядән горурланып барсам, анда яшәүче халыкның рәхәтләнеп 4 телдә сөйләшә алуына гаҗәпкә калдым. Гарәп һәм француз, инглиз телләрендә, туган телләре шикелле үк, иркен аралашалар. Боларны күреп, ишетеп шаккаттым, хәйран калдым.

Ә без кириллица әлифбасыннан 6 хәрефе генә артык булган туган телебездә укырга да ялкауланабыз, өйрәнергә теләгебез дә юк. Газета турында сүз чыкканда: “Укырга вакытым юк”, “Укый белмим”, - диючеләр, ичмасам, милләт, халкы турында уйласын иде.

Андыйларны “Яңарыш”ыбызга нигез салучы, аның беренче адымнарында чиксез күп көч түгүче беренче редакторы Азат абый Сәгыйтов бик шәп итеп оялта белә иде. Азат Гыйззәт улының мин 7нче училищеда эшләгәндә “Белем” мәдрәсәсенә килүен хәтерлим. Ул елмаеп чыгып, сөйли башласа, бөтен кешенең игътибарын җәлеп итә иде. Аның ышандыру, аңлата белү осталыгы нәтиҗәсендә тыңлаучылар үзләрен гаепле санап, оялып башларын аска иеп куялар иде.

Азат абый исән чакта, редакциягә Мөдәррис Юлдашевны алып кердем, яздыру кампаниясенең барышы турында сөйләштек. Мөдәррис шунда 19 номер яздырды, ә киләсе санда, газетаның беренче битендә - Мөдәрриснең «Яңарыш»ны укып торган фотосы. Ул газет анда сакланып калган. Мондый хәлләр булгалады. Акъяр авылында яшәүче эшмәкәрләр Гомәр Шаматов, Альберт Хәмидуллин да ярты ел саен авылдашларына газетаны яздыруда ярдәм итәләр.

Яраткан газетабызга һәркем булыша ала. Бу бит газетага гына түгел, телебез саклануга, милләтебез яшәүгә ярдәм дигән сүз. Бу юлда һәркем өлеш кертсен иде. Мин берникадәр үземнең тәҗрибәләрем белән уртаклашасым килә: тантаналар йортында ел да Ураза, Корбан гаетләрен зур итеп уздыра идек. Анда редакциядән кызлар килеп, “Яңарыш”ка яздырып йөриләр иде, аннары алар белән таныштырып та китә идек. «Яңарыш»ның 25 еллыгы уңаеннан, «Алтын принц» тантаналар йортында газетаның баш мөхәррире Алсу ханым Сәгыйтовага үз кулым белән, газета хезмәткәрләренә зур бәя биреп, Россиянең Азия бүлеге дини идарәсе (ДУМ АЧР) исеменнән «Әл Ихсан» орденын тапшырган идем. Тагын да мин авылларга еш йөрим. Бәйрәмнәргә, очрашуларга барганда гел “Яңарыш” турында әйтәм, кайберләрендә кешеләр белән сөйләшеп, аңлатам, яздырырга килгән кызлар янына алып киләм үзләрен. Мөмкин хәтле, урыны белән, халыкка кабатлап, хәтеренә төшереп торырга кирәк. Бик күпләр оныта.

Әйтеп китәргә кирәк, Рәшит абый Сәламов, үзенең туган авылы - Кулик авылдашларына ел саен “Яңарыш” яздыра иде. Бу бик сокланырлык мисал. Андыйлар күп, тик аларны табарга һәм селкетергә кирәк.

Өлкәдәге бердәнбер татар газетасы битләрендә үз телебездә бәхет тә, кайгысын да күрәбез. Бүгенге көн, милләтебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда иң зур хезмәт күрсәтүче - өлкәбезнең бердәнбер татар газетасы - «Яңарыш» дисәм укучылар хата күрмәсләр дип ышанам. Күп татар мәктәпләрендә татар теле укытылмый, булса да аның вакыты исәпле генә. Авылларда, балалар үз телендә сөйләшмиләр, әлбәттә, бөтенесе түгел. Хәтта, хәйран каласың, Тукайны, Муса Жәлилне белмәүчеләр бар. Күпләр, мәктәп программасында булган татар шигырьләрен белмиләр, ишетмәгәннәр. Минемчә, үз арабызда, телебезгә соклану хисләре булдырырга, мәхәббәт уятырга кирәк иде дип әйтәсем килә. Үз милләттәшләребез белән очрашкан, күрешкән вакыт саф телебездә сөйләшү дә бик зарури, бигрәк тә балалар белән.

2015 елны Иранда Россия мөфтиләре белән (17 кеше) сәфәрдә булганымны күз алдыма китерәм. Шулар арасында бик укымышлы хәзрәтләр - гарәпчә һәм инглиз телендә бик оста сөйләшә белүчеләр булдылар. Ә инде үз телебезгә килгәндә, күпләре татарча белмәгәнлеге ачыкланды, ягъни, татар телен, әдәбиятны укымаганнар. Әлбәттә, аларның гаепләре юк. Гаеп - әти-әнидә! Шуны әйтәсем килә: мин яттан татарча шигырләр укыйм, алар барысы да сокланып тыңлыйлар. Аларның күңелендә телебезгә соклану хисләренең уянуын сиздем.

Кыскача әйткәндә, «Яңарыш» белән тыгыз элемтәдә яшәсәк, аның белән ешрак аралашсак, хәбәрләшсәк, милләтебезне, телебезне саклауда зур ышаныч булачак, дияр идем.

Әңгәмәне Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836