#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Студиянең беренче спектакле гөрләп үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

40-116 октябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә Илдус Хузинның “Бишавылда күңелле кич” пьесасы буенча әзерләнгән спектакль куелды. Ул үзәктә 2016 елдан бирле эшләп килүче “Хәрәкәт” театр студиясенә йөрүче яшьләр тырышлыгы белән тормышка ашты. “Кешегә танылу кирәк. Аңа кул чабулар, “Ура” кычкырулар ошый. Яшүсмер спектакльне йотылып карый, алга таба үзе дә шул артист урынында булырга тели һәм театр студиясенә юл ала. “Хәрәкәт” татар театр студиясе бу омтылышларны хуплап, һәркемнең осталыгын үстерә. Әле безнең студиядә яраткан кешеңне дә табарга була. Студия һәрвакыт алга карашлы, кыю, энергияле, яшьләрне кабул итәргә әзер”, - дигән юллар бар үзәкнең сайтында.

“Студиянең җитәкчесе – Ринат Гарифуллин”, - диелгән анда. Кем икән соң ул Ринат? Ни өчен театр юнәлешендә эшли башлаган? Ринат Төмән педколледжын тәмамлый. Төмән сәнгать колледжында курчак театры артисты белгечлеген дә алып чыга. 10 еллап шәһәребезнең “Ангажемент” яшьләр театрында эшли. Шәһәр, өлкә, Россия, халыкара бәйгеләре лауреаты да. Тәҗрибәле җитәкче 3 студиядә актерлык осталыгын өйрәтә. Татар халкының, туган теленең яшәвен, югалмавын тели. Шуңа да спектакльләрендә милли уеннарыбыз, җырларыбыз, биюләребез булуын максат итеп куя, фольклорыбызны сакларга омтыла.

Спектакльдәге аулак өйдә дә егет-кызлар уеннар уйнап, җырлар башкарып биеп тә алалар, мәзәкләр дә очрый, монолог та сөйлиләр. Мәфтуха әби - Гөлфара Гарипова, Исхак (аның оныгы) – Рамазан Рамазанов, авыл яшьләре: Мөҗип – Реваль Моратов, Гаптеләүәл – Эльгар Ситдиков, Дания – Лилия Сәйдуллина, Мәрфуга – Илсөяр Галиева, Салиха – Руфия Зәлилова, Галия – Лилия Троцкая, зимагур Гомәр – Рафаэль Рахимов рольләрен яратып, кызыксынып башкардылар.

“Күзләре янып торды, алар образга керделәр, каушамадылар. Берсе дә артистлыкка укымаган. Яшьләрнең, бигрәк тә Мәрфуга, Мөҗип, Салиха, Галия рольләрен башкаручыларга “биш”ле куяр идем. Театр студиясенең беренче премьерасының уңышлы үтүе яшьләрне туплау, аларны кызыксындыра алу, яңа жанрны өйрәтүдә дияр идем. Иң әһәмиятлесе – сындырып-сындырып булса да татарча сөйләшүләре, татарча әсәрнең эчтәлегенә керә алулары. Татарча уйнау, аралашу аша телгә мәхәббәт уяна”, - дип өлкәбезнең танылган, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит Хәкимов үз фикерен белдерде.

Спектакль уңышлы куелды, тагын да яңа әсәрләрне тамашачыга тәкъдим итүләрен көтеп калабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836