#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучылар нәселеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

40-1Нәсимә Маннур кызы Корманованың әти-әнисе дә укытучылар була. Лаемтамак, Тәпкен мәктәпләрендә яшь укытучылар Нәфисә һәм Маннур абый Азановларны укучылары әле хәтерлиләрдер. Аннары күп еллар Маннур абый Тубыл шәһәренең 15, 7 мәктәпләрендә укыта. Әти-әнисенең эзеннән барган кызлары Нәсимә мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый. Ул Тубыл педагогия институтының филология факультетында укып белем ала, аннары Мәскәүнең В.Ленин исемендәге педагогия институтында логопедия буенча әзерләү курсларын үтә. Тубыл шәһәрендә балалар бакчасында, мәктәпләрдә эшли. Нәсимә Маннур кызы лаеклы ялда булса да, яраткан һөнәре, укытучылык хезмәтен әле дәвам итә.

Ул укытучы һөнәрен сайлаганына бер дә үкенми. Балаларның сөйләм телендә кимчелекләрне булдырмаска, дөрес, матур сөйләшергә өйрәткән укытучыны шәһәрдә хөрмәт итәләр. Соңгы елларны укытучы-логопед Нәсимә Маннур кызы Түбән Әремзән, Надцы, Башково, Кече Зоркальцева мәктәпләрендә балаларның сөйләм телләрен коррекцияләү, логопедия дәресләрен алып бара. ”Яңа уку елын, Укытучылар көнен, укучыларым белән һәр очрашуны дулкынланып көтеп алам. Мин шәһәрдә балалар бакчаларында, мәктәптә һәм репетитор булып күп еллар эшләдем. Бүгенге көндә авыл балалары белән эшлим. Укучыларым белән дәресләрдә авазларны дөрес әйтергә, язарга өйрәнәбез. Балаларның сөйләм телендә кимчелекләр булмасын өчен без авазларны кую тәртибе һәм дөрес әйтү өстендә эшлибез. Матур, дөрес сөйләргә өйрәтүдә төрле ысуллар кулланабыз. Тел төзәткечләрдә, методик кулланмаларда иҗекләр һәм сүзләрнең рифмалаштырып бирелүе башлангыч сыйныф укучыларына бик ошый”, - диде. Нәсимә Маннур кызы класс җитәкчеләре, балаларның әти-әниләре, тел һәм әдәбият укытучылары белән тыгыз элемтәдә эшләгәне турында да әйтеп узды. Ул: ”Күп ата-ана бала сөйләмендәге кимчелекләрне соң күрә. Кече вакытларыннан балалар белән сүзләрне кыскартып сөйләшү дигән гадәт бар. Әти-әниләр балалар белән дөрес, матур сөйләшергә тиешләр, чөнки нәниләр өйдәгеләрнең сөйләшүләренә ияләшеп, дөрес сөйләшергә өйрәнә башлыйлар. Өлкәннәр, әти-әниләр, укытучылар балаларга үрнәк булырга тиешләр”, - ди. Түземле, игътибарлы укытучы–логопед Нәсимә Маннур кызы яраткан һөнәренә тугры булып, укучыларының кечкенә генә уңышларына сөенә, аларның сәләтләрен күрә белә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836