Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

За пять лет в Тюменской области откроют более 40 производств. Губернатор Александр Моор әйтүенчә, киләсе 5 ел эчендә өлкәдә 40тан артык предприятие ачылып, 4 мең яңа эш урыны булдырылачак. Шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары элеккечә сакланачак һәм тиз вакыт эчендә яңалыклар күренер. “2019 елдан башлап без 3% ставкалы лизинг тәкъдим итүне кертәчәкбез. Лизинг буенча ярдәм итү инвестицион яки импортны алыштыручы проектларны дөньяга ашырыр өчен кулланылачак”, - дип белдерде губернатор.

* * *

В регионе проходит конкурс “Тюменская марка” .“Төмән маркасы” бәйгесендә иң яхшы исеменә лаек булыр өчен 75 оешма һәм эшмәкәрләр 10 номинациядә ярышачаклар. 27 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр бәйгедә катнашучылар халык экспертларын үзләренең эшләре белән таныштырып экскурсияләр оештырачаклар. 28 сентябрьдән 27 октябрьгә хәтле регионда яшәүче һәркем үзенә ошаган оешма өчен интернеттан тавыш бирә алачак.

* * *

Тюменцы теперь смогут назначить дату свадьбы за год. Беренче октябрдән башлап никахларын теркәтергә теләүчеләр гаризаны 1 ел алдан гражданлык актларын теркәү бүлегенә барып яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайты аша электрон рәвештә бирә алачаклар. Соңгы елларда яшь парлар туй көнен билгеле бер датага, мәсәлән, Гаилә көне, Изге Вәли көненә карап билгеләргә тырышалар. Әлеге яңалык никахлашучыларның теләкләрен тормышка ашыру максаты белән кертелде. Моннан башка Төмән гражданлык актларын теркәү бүлегенә үзләренең алтын, энҗе туйларын билгеләргә теләк белдерүчеләр дә мөрәҗәгать итәләр.

* * *

В Тюменской области будут выращивать форель в промышленных масштабах. Төмән өлкәсендә сәнәгать масштабында форель һәм щекур балыкларын үрчетәчәкләр. Җитештерүдә ике завод егәрлеген кулланачаклар. “Аларның берсе - Төмәндә, икенчесе - Сладковода. Форель үрчетү буенча уңай тәҗрибә бар, аны без тауар балыгы итеп үрчетәчәкбез. Ә щекур безнең шартларда үзен ничек күрсәтер, әлегә билгесез. Сладково заводында өлкә хакимияте ярдәме белән эшебезнең соңгы этабы – заманлаштыру эшләре бара”, - дип әйтә “Оцелот” өлкә җитештерү-сәүдә предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Руслан Цицкиев.

* * *

Агрофирма КРиММ порадует тюменцев новой продукцией. КРиММ агрофирмасы кыска вакыт эчендә югары репродукцияле бәрәңге орлыгын саклау урыны төзергә булды. Мини бәрәңге бүлбесенә Россия базарында сорау зурдан. Моннан башка өлкәдә бәрәңге эшкәртү заводы төзелә. Киләсе елның кыш айларында агрофирма вакуумланган һәм пастеризацияләнгән чистартылган бәрәңге чыгара башлаячак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума