tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

“Апабызга хөрмәтебез чиксез”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-1Укытучылар көне алдыннан “Яңарыш” укучыларына “Күренекле шәхесләр” сериясендәге “Зайтуна Марганова-Абусахитова” китабын әзерләүдәге материалларны тәкъдим итәм. Шулай итеп, талантлы педагог, оештыручы, җитәкче, РФнең атказанган укытучысы Зәйтүнә Садыйк кызы гына түгел, башка укытучыларны, өлкә татар иҗтимагый хәрәкәте активистларын да искә алуыгызны сорыйм. Болар: Якуб Зәнкиев, Марат Мөлеков, Азат Сәгыйтов, Хәбибулла Якин, Изил Гарифуллин, Хатыйп Хәбибуллин, Сөләйман Биктимиров, Искәндәр Янтимиров, Җәзилә Мәссәгутова, Гәзиз Әхмәтов, Рәшидә Ишимова, Рәхимгәрәй Алимбаев, Хәнисә Бариева, Галия Калиева, Хөсни Гаитова, Маһинур Фазлуллина, Альберт Урамаев, Галия Сәгыйтуллина, Наил Хисамиев, Шамил Фәхретдинов һәм башка бик күп укытучылар, хезмәттәшләребез, якташларыбызның игелекле эш-гамәлләре халык хәтерендә саклана. Лаеклы ялга чыккач, бу кешеләр соңгы сулышка кадәр туган мәдәниятебезне рухи яңартуга хезмәт иткән. Бу язманы югарыда аталган педагогларның якты истәлегенә багышлыйм.

Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы (Зәйтүнә Садыйк кызы укучысы) Венера Наил кызы Ибукова һәм аның шәкерте, 10 сыйныф укучысы Карина Маликова минем соравым буенча әзерләделәр.

Хәнисә АЛИШИНА.

Зәйтүнә Садыйк кызы 1943 елның 30 ноябрендә Вагай районы, Коллар авыл советының Уфа авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1959 елда Тубыл мәдәният-агарту училищесына укырга керә. Дипломлы белгеч 1961 елда Вагай авылына мәдәният йортына җибәрелә, ә 1962 елда башлангыч мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. 1964 елда Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 1968 елда югары белемле педагогны Казанлы урта мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Ә бер елдан соң, Модест Фәиз улына кияүгә чыккач, Тугыз авылына күчә, анда укытучы булып эшли башлый. 1980 елдан аңлы гомере буена шул мәктәптә директор, директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы була.

Зәйтүнә Садыйк кызының сеңелләре: Мәскәү шәһәрендә яшәүче Земфира Прусская, Красноярск шәһәрендә яшәүче Зәкия Ибукова белән элемтәгә кердек һәм аларның апалары турындагы хатирәләре белән уртаклашуларын үтендек. Менә нәрсә сөйләделәр безгә.

З.Прусская (Марганова): “Әтиебез Садыйк Марганов Вагай районының Коллар авылында 1922 елда туган. Мәктәптән соң Кемерово шәһәрендәге хәрби училищега укырга керә. Әле беренче курста вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның ноябрендә сугышка алалар. 1942 елның 21 мартында аягы авыр яралана. 1 дәрәҗә “Ватан сугышы”, «Кызыл Йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Яраланып, туган авылына кайта, 20 яшендә колхоз рәисе була. Әниебез Накар Марганова (Урамаева) Тубыл районында туа, педагогия училищесын тәмамлап, Колларга эшкә кайта, әтиебез белән шунда таныша. Яшьләр бер-берсен яратып, өйләнешәләр. 1943 елның 30 ноябрендә Зәйтүнә апам туа. Әти-әниебез җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Без Вагай районының төрле авылларында үстек, әтиебез аларда колхозлар күтәрде, аның бөтен тынгысыз гомере хатыны - безнең әни тормышы белән янәшә барды. Әни балаларны җыеп, үз оясыннан өзелә һәм ире артыннан иярә. Мәктәпне калдырырга туры килә. Без, әлбәттә, аңа ярдәм иттек, безнең барыбызның да үз вазыйфасы бар иде. Без хезмәттә үстек, әмма безнең балачагыбыз бик бәхетле иде. Әти безгә, балаларга, тавыш күтәрмәде. Аннан сугыш турында күп ишеттек. Кичләрен йоклар алдыннан әни әкиятләр сөйләде. Иң талантлыбыз - Зәйтүнә апам иде. Әтиебез кичләрен скрипкада уйнады, без биедек. Әниебез яшьтән намусны, игелекле исемне сакларга кирәклеген әйтеп торды, олы апабызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләде. Әни укытучы булып эшләгәндә, өч яшьлек апабызны дәресләргә йөртә. Ул тиз арада барысын да сеңдереп бара, тиз үсеш ала. Биш яшендә мәктәпкә укырга керә. Зәйтүнә апам мәктәпне иртә тәмамлады, аңа әле 16 яшь тулмаган иде.

Әтиебез бик иртә - 65 яшендә якты дөньяны калдырып китте, ләкин гомере азагына кадәр тыныч хезмәт өчен дип эшләде. Әни 81 яшендә вафат булды.

Иң озагы Бигәтен авылында яшәдек. Зәйтүнә апам инде педагогия институтында укый. Ул сирәк кайтты. Без аның килүен түземсезлек белән көттек. Безнең йорт янында халык җыелды. Ул кояш нуры кебек якты. Без аның белән бик горурланабыз. Аның бәяләп бетергесез сыйфаты: дуслаша белүе. Ул магнит кебек кешеләрне үзенә тарта. Без аны өйдәге эштән азат иттек, ул гел укыды һәм безгә укуга мәхәббәтне сеңдерде. Зәйтүнә апам кияүгә соң чыга. Аның кияве мәктәп чорыннан билгеле иде. Туен гел кичектереп килде, укуын тәмамларга кирәк иде. Безгә гел булышты. Егете фаҗигале төстә һәлак булды. Модестны ул 26 яшендә генә очратты. Беренче балалары Тимур туды”.

З.Ибукова: “Минем өчен олы апам Зәйтүнә кем булды? Бар дөньям иде ул! Аның турындагы беренче хатирәм: борчаклы зәңгәр сарафандагы матур яшел күзле кыз сабыйларга коймак өләшә. Ул моны урамда, тимер мичтә пешерә, шул ук вакытта җыр башкара. Ул гел укый иде. Апам гел матур киенгән, чәчләре матур таралган. Әгәр дә без тыңламасак, әни һәрчак: «Менә язармын сезнең турында Зәйтүнәгә», - дип әйтә иде. Бу бик көчле җәза булды. Әти-әни ягыннан аңа мәхәббәт-хөрмәт һәм ярату күп эләкте. Ул моны һәрвакыт аңлады һәм аларга кайгыртуны, хөрмәтне һәм мәхәббәтне кайтарды. “Педагогика нигезләрен белми торып, китап укымыйча, безне гомер-гомергә кыйммәтле булган тормыш законнары буенча яшәргә өйрәттеләр”, - ди иде ул әти-әниләр турында. Зәйтүнә апам укыганнарны сөйләргә мәҗбүр итә иде. Укытучылыгы аның канында була. Уңышларыбызга куанды. Беркем дә аның кебек яңгыратып көлә алмады. Күпләр аны горур дип санаса да, бу алай түгел. Ул кешеләрне тойды һәм һәр кешедә башта бары тик яхшыны гына күрде. Без барыбыз да холык буенча төрле. Мин аны борчудан курыктым. Ул ата-аналар белән беррәттән, безне гаиләнең кадерен белергә, бер-беребезне яратырга һәм сакларга өйрәтте. Безнең белән булмавына озак еллар үтте. Тик элеккечә үк күңел сыкрый. Тормыштан, кыенлыклардан беркайчан да зарланмады. Ә алар җитәрлек иде. Яраткан кызының үлемен бик авыр кичерде. Аның турында искә алмаган көн юк. Артык кадерле иде миңа яраткан апам. Аның белән мин төрлесе турында сөйләшә алам. Хатларын әле дә саклыйм. Кияүне дә миңа Зәйтүнә апам үзе сайлады. Туган ягына кара, нинди гаиләдән икәнлеген истә тот, диде. Әгәр зарлансам, мине тыңлагач: «Гаилә - ул хезмәт. Мәхәббәт тиз уза, ә хөрмәт, ышаныч мәңгегә кала», - дип әйтә иде”.

Зәйтүнә Садыйк кызы үз эшен яратып башкарган, белем, көч һәм энергия биргән, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә тирәнтен белемле педагог иде. Рус телен укытуның нәтиҗәле ысулларын һәм формаларын даими эзләү, татар балаларын рус телендә иркен белергә һәм сөйләшергә өйрәтү теләге аңа һөнәри осталыкны үстерүдә ярдәм итте. Ул үткәргән дәресләр стандарт булмаган формада укучылар хәтерендә озак сакланды. Зәйтүнә Садыйк кызы мәктәп педколлективы белән бергә районда беренчеләрдән булып укыту-тәрбия процессын оптимальләштерү проблемасын нәтиҗәле тормышка ашырды. «Мәктәптә укыту эше укытучылар һәм укучылардан тора, - ди Зәйтүнә Садыйк кызы. - Ә коллективыбыз иҗади, балаларыбыз тәртипле. Мәктәптә барысы да яхшы булганда мин бәхетле».

Зәйтүнә Садыйк кызы барлык мәдәни чараларның сәнгать җитәкчесе иде. Алыштыргысыз концерт программаларын алып баручы булды. Төрле күңел ачу чараларын оештырды. Бик матур җырлады. Режиссерлык һәм спектакльләр кую белән шөгыльләнде, үзе рольләр уйнады. Барлык авыл туйларында тамада иде. Ул җәмәгать эше белән актив шөгыльләнде, Вагай районында татар мәдәнияте фестивальләрен оештыручыларның берсе районда һәм өлкәдә үз идеяләрен яклый белде. Зәйтүнә Садыйк кызының эше нәтиҗәсендә татар мәдәнияте фестивальләрендә Тугыз авыл советы коллективы һәрвакыт беренчелекне һәм призлы урыннар яулады. Зәйтүнә Садыйк кызы «Сельский труженик» район газетасы битләрендә һәм «Яңарыш» өлкә татар газетасы чыга башлаганнан бирле күп еллар дәвамында мәкаләләр, язмалар язды. Ул рус телендә дә, татар телендә дә авыл һәм мәктәп тормышы турында да яхшы мәкаләләре белән куандырды.

(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836