Өлкә автономиясе корылтае узды

последние и лучшие новости искусства в мире

40-113 октябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узган өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 8 нче корылтаенда өлкә вице-губернаторы Сергей Сарычев, дәүләт Думасы депутаты Эрнест Валеев, татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов катнаштылар. Корылтай делегатлары өлкә автономиясе советына 36 әгъза сайладылар. Аннары әлеге яңа совет өлкә автономиясе җитәкчесе итеп “Яңа сулыш” телетапшыруын алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллинаны сайлады.

Чара барышында төбәкнең татар җәмәгатьчелегенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Делегатлар милли-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телне укыту, татар халкының мәдәниятен саклау мәсьәләләренә кагылышлы фикерләре белән уртаклаштылар. Утырышта катнашучыларның бер өлеше милли-мәдәни автономиясенең исемен “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе”нә үзгәртергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыгыш ясады. Өлкә автономиясенең яңа советының күпчелек әгъзалары әлеге инициативаны хуплады. Эрнест Абдулла улы Вәлиев та бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. “Мин үземне татар мәдәниятен белүче дип саныйм. Мин татар мәктәбен тәмамладым. Шәхсән Себер һәм Идел буе татарларының гореф-гадәтләрендә нинди дә булса аерымлыклар күрмим, шуңа күрә дә бүлешүгә өндәмәләр нигезле түгел», - диде ул.

Төмән өлкәсендә беренче татар милли-мәдәни берләшмәләре узган гасырның 80нче еллары ахырында барлыкка килә башлады. 40-1230 еллык тарихы дәверендә өлкәнең татар хәрәкәте үзенең берничә үсеш этабы узды. Бүген Төмән өлкәсе татарлары өлкән яшьтәге актив җәмәгать эшмәкәрләренә алмашка килә торган яңа яшь лидерларга ия. Алар энергия белән баетылган, туган телне, гореф-гадәтләрне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу белән бәйле төбәк татар җәмгыяте проблемаларын хәл итәргә әзер. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе алышыну белән татар халкының бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклап калуда яңа перспективалар ачылыр, дип ышанасы килә. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума