#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Солдат туган авылында тынычлык тапты

последние и лучшие новости искусства в мире

40-132019 елның 30 июнендә Ленинград өлкәсенең Колпино шәһәреннән ерак түгел эзләнү экспедициясе барышында күтәрелгән Бөек Ватан сугышының һәлак булган солдаты Назыйр Басыйр улы Баязитовның җәсәде Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында якыннарына тапшырылгач (“Яңарыш”, №39, 27.09.2019), туган авылы Күкрәндегә озату тантанасы Тубыл районы, Кутарбитка авылында да булды.

Сугыш бурычын үтәгән якташыбызны искә алу өчен Төмән, Тубыл шәһәрләреннән килгән авылдашлары, Кутарбитка һәм күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, җирле һәм район хакимияте вәкилләре, мәктәп укучылары, яшьләр, ветераннар җыелдылар.

Халык һәлак булган якташыбызның портретын, чәчәкләр тотып авыл обелискы янына җыелдылар. Митингны район башлыгы Юрий Батт ачты, шулай Кутарбитка авылы башлыгы Светлана Каммерцель, һәлак булган солдатның якташы, отставкадагы эчке органнар полковнигы Әкрәм Ибраһимов та чыгыш ясадылар.

Назыйр Басыйр улы Баязитовның оныклары һәм оныкчыклары исеменнән җавап сүзе белән Әлфия Хәбибуллина һәм Диләрә Назарова да сүз алдылар.

Н.Баязитовны туган авылы Күкрәндегә бик кадерләп, корал залплары белән,1941 елның августында повестка алып, авылдашлары белән шул ук елга-канал буйлап киткән су юлы белән - моторлы көймәдә озаттылар.

Бабайны кызы Сатимә апаның йортына алып кайттылар.

40-14Авылда митинг Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында үтте. Тантаналы озату чарасын авыл мәчете мулласы Күчем Гайсин ачты. Мәктәп укучылары һәм укытучылары сугыш турында эчтәлекле итеп шигырьләр сөйләделәр. Назыйр Басыйр улының оныклары исеменнән Альберт һәм Ринад Баязитовлар бабаларының сөякләренен тапкан эзләнү отрядларына, хәрби комиссариат вәкилләренә, якташларына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Ватанына тугры солдат өчен сугыш тәмамланды. Аның йөрәгендә туган авылына карата мәхәббәт зур булгандыр, үлем дә, вакыт та, ераклык та киртә була алмады, Аллаһы Тәгалә аңа туган җирендә тынычлык табарга мөмкинлек бирде. Җәсәдләре мөселман йолаларына туры китереп, хөрмәт белән туган туфрагында җирләнде.

Зираттан соң авыл мәчетендә Н.Басыйр улы рухына багышлап аш үткәрделәр, Коръән-догалар укып, сәдакалар өләштеләр.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836