Материалы

Талантлы педагог

последние и лучшие новости искусства в мире

40-21949 нчы елның 5 нче октябрендә тантаналы Укытучылар бәйрәме көнне Яркәү районы, Яңакәешкүл авылында укытучы Янтимер Әбделвәли улы һәм Хәтимә Мәмәтбак кызы Кармановлар гаиләсендә Рәшидә апам Мөсәлимова (Карманова) туган. Язмыш аңа үзе кушкандыр, ул гомерен (лаеклы ялга чыкса да, мәктәп мөдире һәм укытучы коллегалары үтенече буенча 69 яшенә кадәр) балалар тәрбияләүгә, укучыларга белем бирүгә багышлады. Быел Рәшидә апамның зур бәйрәме – аңа 70 яшь тула.

Бик сабыр, тыйнак әтиемнең гаиләсендә без алты кыз, ике ир бала үстек. Әтиебезгә 5 нче августта 100 яшь тулган булыр иде. Өлкән апабыз булгач, Рәшидә апам зур җаваплылык белән әниебезгә бик булышкан, безне, сеңелләрен караган. 1957 нче елда Рәшидә апа беренче класска укырга керә. Бик тырыш, зирәк, сүзгә оста апам мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, 1965 нче елда Тубыл педучилищесына укырга китә.

Училищедан соң, 1969 нчы елда туган авылы Яңакәешкүл мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып килә. Көчен кызганмыйча эшкә керешә. Эшләгән дәверендә читтән торып Тубыл пединститутының филология факультетында белем ала. Шуннан зур классларда рус теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Рәшидә апа үзенең истәлекләрендә: “Укытучы булырга мин кечкенәдән ук хыяллана идем, чөнки бала чактан әтиемнең укытучы эшен күреп үстем. Шул вакытта ук аңладым: укытучы эше - иң кирәкле, иң мөһим, четерекле һәм бик кыен һөнәрләрнең берсе. Әтием кешеләргә, бигрәк тә балаларга ягымлылыгы, яхшы мөнәсәбәте, күңел чисталыгы белән аерылып тора иде. Рус теле һәм әдәбиятын бик зур теләк белән укытты, бигрәк тә бөек рус шагыйрьләре А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Н.А.Некрасов; язучыларның: И.С.Тургенев, А.П.Чехов, Л.Н.Толстой әсәрләре аша, аларның геройлары белән балаларда әхлак, намус тәрбияләде. Рус теленең матур яңгырашына, байлыгына кызыксыну уятты. Шуның өчен дә аның өч кызы: мин - Рәшидә Мөсәлимова, Рәйсә Әйтбаева, Рәхилә Уразаева Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлап, рус теле укытучылары булдык. Алты кызы да, әтиемнең үрнәгендә, укытучы һөнәрен сайлады. Аның белән бер педагогик коллективта эшләүне мин зур бәхет дип саныйм. Укытучылар коллективында да ул үзенчәлекле ягымлылык, бер-берсенә хөрмәт белән карарга мөмкинлекләр булдырган,” – дип яза. Ә үзенең эше турында: “Мин эшләгән мәктәптә балаларга белем алу бик кыеннан бирелгән. Ничек балаларның укуларын җиңеләйтергә? Аларны кызыксындыру өчен төрле юллар уйлап табып биремнәр төзедем, укучыларым белән экспериментлар үткәрдем. Шуннан үземә нәтиҗә ясадым: материал кызыклы булса гына укучылар яхшы, аңлап укыйлар”, - дип әйтә ул.

1974 нче елда Рәшидә Янтимер кызы гаиләсе белән Урай шәһәренә күчеп китә. 1976 нчы елдан шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә эшләп китә. 1999 нчы елның сентябрь аеннан югары категорияле Рәшидә апа шәһәрнең 14 нче коррекцион мәктәбендә завуч вазифасын башкара һәм математика дәресләрен укыта.

Монда да ул һөнәри яктан осталыгын, югары методик белемен, укытучылар коллективын дөрес җитәкләүче булуын күрсәтте. 49 ел педагогик стажының 13 елын завуч буларак үтте. Психофизик яктан проблемалы балалар белән эш тәҗрибәсе бик зур. 1995 нче елда Мәскәүдә үткән “Риск төркеменә кергән балаларга аңлы белем бирү өчен педагогика стратегияләре” дигән Россия һәм Америка укытучылары һәм белгечләре бергә үткәргән семинарда актив катнаша. АКШның Индиана штатындагы Манси шәһәрендә үткәрелгән шул ук проблемалы балалар белән эш тәҗрибәсе турында чыгыш ясый. Рәшидә Янтимер кызы үз тәҗрибәсеннән чыгып язган математика дәреслеге белән Америка, Урай шәһәре укытучылары да бик яратып дәресләрендә кулланалар икән. Рәшидә апаның 1998 нче елның 15 апрелендә халыкара педагогик уйлап табучылык үзәге тапшырган 135 нче номерлы “6-10 яшьтәге психик яктан проблемалы балаларда конструктор күнекмәләрен үстерү юллары” педагогик яңалыгына патент таныклыгы бар. Коллегалары аның турында бик җылы сүзләр әйтәләр: “Рәшидә Янтимер кызы туктаусыз эзләнүче белгеч һәм эшен төгәл, җиренә җиткереп башкара, коллективта бик уңайлы психологик климат, җылы атмосфера урнаштыра белә, көтелмәгән хәлләрдән тапкыр чыгыш ясый”. Практик кулланмалары, файдалы киңәшләре, методик ярдәме белән үз белемен, тәҗрибәсен, педагогик осталыгын яшь укытучыларга тапшыра, өйрәтә. Урай шәһәре укытучылары аны бик зурлап, хөрмәт итәләр. Рәшидә Янтимер кызының фидакарь хезмәтенә олы бәя бирелеп, Ул 1995 елда халык мәгарифе отличнигы, 2000 елда “РФнең атказанган укытучысы”, “Педагогик хезмәт ветераны исемнәренә лаек булып, Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2015 нче елда аның исеме “Россия кадрларының алтын фонды” дигән юбилейлы энциклопедиягә кертелде.

Рәшидә апа гаиләсендә дә бик бәхетле кеше. Тормыш иптәше Азат Сәет улы Мөсәлимов Урай шәһәрендә гомер буе машина йөртүче булып эшләде. Алар бик тату яшиләр, бер-берсен ярты сүздән аңлап, гомер юлын үтәләр. Азат җизни: “Хатын-кызлар эше”, – дип тормый: ашлар пешерә, керләр юа, хәтта үтүкләп тә куя. Рәшидә апам белән Азат җизни ике егет тәрбияләп, аларны белемле иттеләр. Илебезгә, җәмгыятькә бик файдалы кешеләр булдылар. Зур уллары Мансур Санкт-Петербургның адмирал Макаров исемендәге диңгез академиясен тәмамлап, инженер-механик, атомлы бозваткычлар инженеры” дигән белгечлек алып эшли. Рамил Төмән шәһәренең нефть һәм газ университетын тәмамлады. Рәшидә апаның оныклары: Эвелина, Эрнест, Луиза. Эвелина Мансур кызы 2015 нче елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының “Математика һәм гамәли кибернетика” факультетын тәмамлаган, уңышлы гына эшләп китте. Эрнест Мансур улы химия-биология махсус мәктәбендә, Луиза Рамил кызы 4 нче класста укый. Әби белән бабай балаларының, оныкларының уңышларына шатланып-куанып яшиләр. Көләч йөзле Рәшидә апа һәрвакыт һәркемгә ягымлы, сабыр тавыш белән эндәшә. Бик булышучан, ярдәмчел. Аның матур тавышы йөрәккә үтеп керә.

Ул безгә барыбызга да бик кадерле, үрнәк кеше.

Рәхилә УРАЗАЕВА, ветеран укытучы, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума