#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: экспорт продукции регионального АПК должен ежегодно расти. Төмән агропромышленность комплексы һәм азык-төлек сәнәгате (промышленность) продукциясен алга таба экспортлау күләмнәрен арттыру – региональ хөкүмәт эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Екатеринбургта узган РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы хокуклы вәкиллеге каршындагы совет утырышында сөйләде. 2019 елның январь-июль айларында Төмән өлкәсеннән азык-төлек товарларын һәм авыл хуҗалыгы чималын экспортлау күләме 13 млн доллардан артык тәшкил иткән – бу 2018 ел белән чагыштырганда 34,2 % ка күбрәк. Төмән продукциясе дөньяның 14 иленә озатыла.

* * *

Традиционные тюменские продовольственные ярмарки проходят в Югре и на Ямале. Төмән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктларының ун ярминкәсе октябрь һәм ноябрь айларында төньяк шәһәрләрендә узачак. 2019 елда гомуми 25 ярминкә уздыру планлаштырылган. Төньяклыларга Төмән җитештерүчеләренең арзан, сыйфатлы, экологик чиста продуктлар сатып алу мөмкинлеге туачак.

* * *

В тюменских больницах появится новое оборудование. Киләсе елга Төмән шифаханәләренә заманча дәвалау-диагностик җиһазлар кайтарылачак, алар искергән аналогларны алыштырачак. Акчалар яман шеш учагын визуальләштерү системасы булган нур терапиясе аппаратын, магнит-резонанс томографын, эндоскопик җиһазларны, рентген аппаратын сатып алуга, шулай ук лифтларны алыштыруга китәчәк.

* * *

Тюмень взяла 44 медали на Межрегиональной агропромышленной выставке. «Екатеринбург – ЭКСПО” Урал федераль округының IX регионара агропромышленность күргәзмәсендә Төмән өлкәсеннән 30дан артык җитештерүче катнашы. Якташлар яулаган 44 медальнең 23е – алтын, 12се – көмеш һәм 9ы – бронза.

* * *

Тюменская область – один из лидеров России по молочной продуктивности скота. Төмән өлкәсе 2019 елның 8 аенда сөт продуктивлыгы үсешенең иң югары күрсәткечләренә ирешелгән Россия төбәкләренең берсе. Бу чорда бер сыердан уртача савым 6,2%ка артты һәм 4 682 кг тәшкил итте (кече эшмәкәрлек субъектларына карамаган авыл хуҗалыгы оешмаларында). Гомуми алганда, барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү күләме 11,4 млн тонна тәшкил итте, бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 3,2%ка артык.

* * *

Четверть всех малышей Тюменской области посещают ясли. Төмән өлкәсе балалар бакчаларына йөрү буенча Урал федераль округында иң уңышлы регион булып исәпләнә. Экспертлар регионда өч яшькәчә 160569 бала яшәгәнлеген исәпләделәр. Аларның 41455е яслегә йөри. Төмәндә шулай ук күкрәк балаларга (груднички) төркемнәр таләп ителә. Мурманская урамында бинаны үзгәртеп коралар, анда 2 айлык нәниләрне яслегә кабул итәчәкләр. Шушы мәктәпкәчә учреждение 420 урынга исәпләнгән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836