#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Татарларны берләштергән “Милләт җыены”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-323-24 нче сентябрьдә Бөтендөнья татар Конгрессы оештыруында Казан шәһәрендә “Милләт җыены” узды. Анда илебезнең 70 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан, 12 чит илдән килгән 500 милләттәшебез катнашты. “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы үткәрелде.

Кичен “Милләт җыены” делегатлары, кунаклары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында интерактив тамаша карадылар.

Монда тамашачыларны Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. “Уйнагыз, гармуннар”, фестивале, ”Татарча диктант”, “Җәлил укулары” бәйгесе, татарча КВН, “Татар кызы” проектларын үз эченә алып төзелгән тамашада катнашучыларның чыгышларын карап, рухи байлык тупладык. Залда утыручы төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез белән мәдәниятебез, ата-бабаларыбыздан калган, буыннан–буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребез, динебез бер булганын сәхнәгә куелган күренешләрдә, видеоязмаларда карадык.

24 нче сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге театрда “Милләт җыены”ның пленар утырышын Васил Шәйхразиев ачып, делегатларны сәламләде. Ул кереш сүзендә: ”Бүгенге олы җыелышта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе, Россиянең Хезмәт каһарманы Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, күпсанлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, йөзләрчә иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дин вәкилләре, татар яшьләре, татар матбугаты вәкилләре катнаша”, – диде. “Милләт җыены”ның пленар утырышы Милли Шура әгъзалары чыгышлары белән дәвам итте. Җыенда яңгыраган һәр чыгыш якынлашып килгән җанисәпкә бәйле булды. Чыгыш ясаучылар татарлыкны саклап калу турында күңел түрләреннән чыккан борчуларын, уй-фикерләрен җиткерделәр.

40-2Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Ул: “Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр - бу мәсъәләләр барысы да борчый. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк”, - диде. Минтимер Шәймиев чыгышында: ”Безгә бердәмлек кирәк. Тарихта эзнең нинди икәне билгеле инде. Әгәр тату, уртак тел табып эшләсәк, дәрәҗәбезне күтәрәчәкбез, эшләмәсәк - сөенүчеләр күп булачак”, - дип әйтте.

Ркаил Зәйдулланың, Казахстан кунагы Гриф Хәйруллинның бердәмлеккә чакырган ялкынлы, мәгънәле чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Төмән өлкәсеннән Казанга “Милләт җыены”на бердәмлегебезне күрсәтергә килгән Бөтендөнья татар Конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров: “Халык санын алу көннәрендә бик нык эшләргә, тирәнрәк уйларга кирәк. Бүленү дә тарихны белмәүдән генә”, - диде. Тубылның себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева чыгышында себер татарларының этнографик музеен булдыру, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәр кертте.

“Милләт җыены”нда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. Якташыбыз - Төмән районы, Х.Яхин исемендәге Шыкча мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты, Россиянең атказанган укытучысы Гүзәлия Муллачанова “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеменә лаек булды. Гүзәлия Хәлил кызы: “Милләт җыены»нда беренче мәртәбә катнаштым. Мин халкыбызның көчле, дус, бердәм икәненә инанып кайттым. Татарлар кайда гына сибелеп яшәсә дә, телебезгә, динебезгә тугры калган халык. Халкым белән горурланам. Мондый дәүләт бүләген алганыма шатмын. Шундый зур исем бирүләренә мин чиксез рәхмәтемне Татарстанга, үземнең коллегаларыма белдерәм. Миңа тагын бер зур вазифа өстәлде. Хезмәтеңне күрүче булгач, тагын да яхшырак эшләргә, яңа планнар корырга кирәк булачак. 40-1Яңа нәтиҗәләргә ирешер өчен алга таба да тырышып эшләрмен. Милли җыеннан соң үзебезнең регионда татар телен үстерүгә күбрәк көч куярга кирәк дигән фикергә килдем”, - дип сөйләде. Гүзәлия Хәлил кызын югары исем алуы белән котлап, аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

“Милләт җыены” һәркайсыбызның хәтерендә онытылмаслык күренешләр белән истә калачак. Биредә кабул ителгән карарлар тормышка ашсын. Халкыбызга гореф-гадәтләренә, туган теленә, мәдәниятенә, диненә тугры булып, бердәмлектә яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836