Бер гасырлык бәхетле гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

40-220 нче сентябрь көнне Ялутор районының матур табигать кочагында урнашкан Сәел авылында яшәүче Нәбиевлар гаиләсендә зур шатлыклы вакыйга булды. 10 баласы, кияүләре, киленнәре, 26 оныгы, 43 нәбәрәсе, 12 нәбәрәләре балалары һәм туганнары белән Фәрханә Сәйфетдинкызы үзенең 100 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Нәбиевларның сөенечен уртаклашып көн дә кояшлы, ямьле булды. Әбинең зур улы Маер Мансур улының мәһәбәт йортының бәйрәмчә бизәлгән ишек алдында көн озын милли көйләр яңгырап, кунаклар өзелмәде. Әби һәркем белән кочаклашып күреште, хәлләрен сорашты, бүләкләрен дога укып кабул итте.

Бәйрәм чарасын авыл китапханәчесе Динара Шәмсетдинова белән Аслана авылы китапханәчесе Асия Төлкибаева ихлас котлау сүзләре белән башлап җибәрделәр. Сәел авылының йөзьяшәрен - тыл һәм хезмәт ветеранын, Герой Ананы туган көне белән котларга килгән район халыкны социаль яклау идарәсе рәисе Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укып ишеттерде һәм район башлыгы Андрей Гильгенбергның, үзенең изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды. Фәрханә Сәйфетдин кызына “Ялутор районының хөрмәтле йөзьяшәре” дигән таныклык биреп ул: «Сезнең белән якташлар булганыбызга горурланабыз. Бу таныклык белән сез хакимият органнарына теләсә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз», - диде. Котлау сүзләре белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, авыл хакимият башлыгы Нур Сөлкәрнәев чыгыш ясадылар. Ләйсән Хәмзә кызы әбигә Бөтендөнья татар конгрессының Котлау хатын тапшырды.

Фәрханә Сәйфетдин кызы 1922 нче елда Исәт авылында 7 балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әнисенең ярдәмчесе булып үсеп, эне-сеңелләрен карарга ярдәм итә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам иттерергә Аслана авылы мәктәбенә китә. Ләкин колхоз эшендә эшләгән әнисенә 6 баланы тәрбиялисе авыр булганын белеп, туган йортына әйләнеп кайта. Шулай ул колхозда тавыклар караучы буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Бөек Ватан сугышы елларында механизатор һөнәрен үзләштереп, комбайнчы булып эшли. Шушы авыр елларны Фәрханә Сәйфетдин кызы күз яшьләрен сөртә-сөртә искә ала. Тылда күрсәткән олы хезмәтен бәяләп «Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен» дигән һәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. 1947 нче елда Фәрханә Сәйфетдин кызы Мансур Ярук улы белән тормыш корып, 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше колхозда хайваннар врачы булып эшли. Бу турыда әби шаяртып: «9 баламны өйдә таптым, ирем «врач» булгач, үзе кабул итте», - дип көлде. Нәбиевлар зур хуҗалык тотып, балаларын эштә чыныктырып үстерәләр, һәрберсенә теләгән һөнәрләрен алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озаталар. Мансур Ярук улы 63 яшендә вафат була.

Язмышның әчесен-төчесен татыган тол хатын сынауларга бирешмичә, гомер юлыннан алга горур атлады. Үги улы Харисны 2 яшеннән үстерде. 12 ел сукыр каенанасын карап, соңгы юлына кадер-хөрмәт белән озатты. 50 яшендә «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнеп, лаеклы ялга чыкты.

Бүгенге көндә әби кызы Мансура белән яшәсә дә, ел дәвамында балаларының һәрберсендә кунак булып кайта. Аның урыны гел түрдә, бала-оныкларының игътибар үзәгендә, Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле дә тик утырырга яратмый. Кунакка килгән бала-оныкларын, хәлен белешергә кергән авылдашларын якты йөз, эссе чәй, тәмле ашлар белән каршылый. Намаз укый, беркемне дә догасыннан калдырмый, бәхетле тормыш биргәне өчен Ходайга шөкер итә. Әбидән: «Озак яшәүнең сере нидә?» – дип сорагач, Маер Мансур улы: “Озын гомер кешегә нәселдән килә, геннардан бирелә, ди галимнәр. Әнинең картинәсе 107 яшькә хәтле яшәгән. Аннары әни гомер буе эшләде. Мин әнигә: «105 яшеңә, Аллаһым боерса, сиңа матур йорт салып бирәм», - дип кабатлап торам. Бу да аңа бер стимул булып тора дип ышанам», - диде. Фәрханә Сәйфетдин кызы кунакларга рәхмәтен белдергәндә, үзенең иң зур теләген җиткереп: «Җир йөзендә беркайчан да сугыш булмасын. Без күргән ачлык, ялангачлык, кара кайгыларны беркемгә дә, беркайчан да күрергә язмасын!» - диде.

Кичәне Аслана татар мәдәният йорты җырчылары Илчан Хөснетдинов, Мәрьям Төлкибаева, Сәел авылының сәләт иясе Әлфинур Латыйпова матур җырлары белән бизәделәр. Аннары бәйрәм сый тулы өстәл артында дәвам итте. Кунаклар һәм дә якыннары әбигә корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер теләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума