Кишер белән чөгендерне кышка ничек сакларга?

последние и лучшие новости искусства в мире

Кырауга эләккән чөгендерләр кышын бик начар саклана.

Яңгырлы көнне казыган кишер дә, чөгендер дә кышын черергә мөмкин.

Берүк кабыгын зарарламагыз, аларны юарга да кирәкми. Кул белән җиңелчә генә сыпыру да җитә.

Чөгендерне бәрәңге белән бергә саклау – иң җайлысы һәм отышлысы. Алар кышын бер-берсенә булышачаклар. Бәрәңгедән бүленеп чыккан дым чөгендерне шиңүдән, ә чөгендер бәрәңгене черүдән саклый.

Дымлы ком белән саклау да иң популяр ысуллардан. Моның өчен тишек-тошыклары булмаган әрҗәгә бер рәт чөгендер, бер рәт җиңелчә генә дымлылыктагы комны аралаштырып тутыралар. Әрҗәне базга яки идән астына төшереп куялар.

Чөгендер капчыкларда да яхшы саклана. Баштагы мәлдә капчыкның авызын яхшылап бәйлиләр. Капчык кырыйлары дымлангач, авызын чишеп, тын алырга тишек калдыралар.

Чөгендердән аермалы буларак, кишерне казып алырга ашыкмаска да була. Җир суыткач казыган кишер сусылрак, баллырак.

Чөгендергә караганда кишерне кышын саклавы кыенрак.

Ул салкынча температурада һәм дымлылык югары булганда гына яхшы саклана. Иң яхшы температура – 0 дән 2 градуска кадәр җылылык.

Соңгы вакытта күп кеше кишерне полиэтилен капчыкларда саклый. Бер капчыкка 5 кило кишер салып, авызын бәйлиләр һәм идән астына төшереп куялар. Суыткычта да тотарга мөмкин. Кишер тын ала алсын өчен, капчыкны чәнечке белән тишкәләргә кирәк. Ләкин болай кишер 4 ай гына саклана ала, аннары чери башлый.

20 килолы зур капчыкларда да сакларга була. Бу очракта иң өскә 10 см калынлыгында пычкы чүбе салырга кирәк. Пычкы чүбе белән аралаштырып, кишерне өсте ябулы агач әрҗәдә дә сакларга мөмкин.

Комга күмеп саклау шулай ук популяр һәм сыналган ысул. Ләкин комдагы кишерләр бер-берсенә орынып торырга тиеш түгел. Ком җиңелчә генә дымлы булсын.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума