Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области построят семеноводческий центр. 2024 елның февраленә урман селекция-орлыкчылык предприятиесе төзелеп бетәчәк. Яңа үзәк ел саен ябык тамыр системалы-туфраклы контейнерларда 12 миллион үсенте үстерергә исәпләнгән. Проект регионда урманнарны торгызу буенча программа кысасында реальләштерелә. Бу оешма Тубыл трактында салыначак. Төмән өлкәсе, Югра, Ямал базарлары белән хезмәттәшлек итәчәк.

* * *

В юбилейной «Тюменской марке» приняли участие 60 компаний. Чарада мастер-класслар һәм концерт программалары белән интерактив мәйданнар оештырылды. Балаларны күңелле итеп аниматорлар уйнатты. 2 октябрьдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачаклар.

* * *

Губернатор Тюменской области встретился с аграриями. Өлкә башлыгы Упорово районы кырларында булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәре белән очрашты, урып-җыюның барышы белән кызыксынды. Гади булмаган экономик шартларга карамастан, 2023 елда Төмән өлкәсенә авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу өчен 200 млрд сум субсидия бирәчәкләр.

* * *

«Кросс нации» пробежали почти 10 тысяч жителей Тюменской области. Бөтенроссия йөгерү көнендә өлкә башкаласында гына да 7 меңгә якын шәһәр кешесе катнашкан. Ярыш маршрутлары шәһәрләрнең һәм торак пунктларның үзәк урамнары буйлап үткән. Күп кенә кеше «Милләт кроссы» стартына беренче тапкыр гына чыкмады.

* * *

Рекордный урожай ячменя сорта «Абалак» собрали в Заводоуковском районе. Бу арпа Төмән селекциясе сортларына карый. С3 сорты авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан 2010 елда төзелгән һәм теркәлгән. 2013 елда аңа патент алынган. «Абалак» Россиянең өч төбәгендә: Идел-Нократ, Көнбатыш Себер, Көнчыгыш Себердә кулланыла.

* * *

Тюменская область показала высокий процент самообеспеченности сельхозпродукцией среди регионов УрФО. Төмән өлкәсе Урал федераль округы регионнары арасында үзен йомырка белән тәэмин итү буенча беренче, бәрәңге һәм сөт җитештерү буенча икенче урында. «Төп бурыч – урып-җыю эшләрен сыйфатлы итеп башкару. Шулай ук заманча агротехнологияләрне гамәлгә кертү эшен көчәйтергә, сыйфатлы орлыклар һәм гибридлар куллану күләмен арттырырга кирәк», - дип белдерде Урал федераль округының тулы хокуклы вәкиле Владимир Якушев.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума