Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2024 нче ел – Гаилә елы дип игълан ителде. Ә гаиләдә балалардан да мөһимрәк, алардан да кадерлерәк беркем юк. Алар – безнең киләчәгебез, илебезне саклаучылар, тормышны дәвам итүчеләр.
Илебез өстеннән искән кырыс җилләр борынгы Бурбар авылын да җәфалый. Авыл күп балалы гаиләләр аркасында гына яшәп килә. Авылдашларым 10-11 бала үстергән Герой аналар белән бик горурланалар. Аларны искә алып, рәхмәт сүзләрен җиткермәсәк, бер дә дөрес булмаячак.
Алар – Закирә Айнетдинова, Хәйрикамал Нигъманова, Сания Нигъманова, Сабирә Речапова, Халисә Кадыйрова, Камау Абайдуллина, Мәрхәбә Мөсәлимова, Мәүлия Мөхәммәтзянова һ.б. 8-9 бала тәрбияләүче аналарга да тормышта җиңел булмады. Алар – Фәүзия Минивәлеева, Хәкимә Мәүлекаева, Мәхсүмә Адельшина, Васәмчамал Айзәтдинова, Роза Шәмитова, Бибисарчимал Шәмитова, Фәйхүнә Иянова, Газизә Нәбиева, Барисә Нәбиева, Ачилә Мөхәмәтова, Зәйнәп Сайбукаева һ.б. Калган аналар да өй тулы бала белән төрле җирләрдә эшләп йөрделәр. Бөек Ватан сугышыннан соң Бурбар авылында баласыз гаилә булмады. Үз балалары булмаган Шакир Шакиров, Кашшаф Мөхәммәтов ятим калганнарны үз канат асларына алдылар. Бурбар мәктәбендә күпбалалы укытучылар, җыештыручылар булып Ш.Алеева, К.Аксарина, Ф.Рябикова, Галия Машәрипова, Сара Мөхәмәтова, Гөлбәйрәм Вахитова, Мәрхәбә Мөсәлимова һ.б. эшләделәр. Һәр гаилә нигезенә хезмәт, җаваплылык, кечеләрне кайгырту, үзара хөрмәтләү кебек кыйммәтле сыйфатлар салынган. Аналарның кайсысы колхозда, кайберсе урман хуҗалыгында эшләгән, беркем дә өйдә балалар гына карап утырмаган. Ә бар йорт һәм хуҗалык эшләре зуррак балалар җилкәсендә булган. Шуңа да карамастан, балалар бик мөстәкыйль, җаваплы, дисциплиналы, тәртипле булып үсеп җиткәннәр. Мәсәлән, Фәүзия Минивәлеева озак вакыт леспромхозда эшли. Иртәнге сәгать 7 дән кичкә кадәр урманда булган. Аның тормыш иптәше авылларда балтачы булып эшләгән. Мәктәптән кайткач, балалар йорт эшләрен үзләре башкарганнар, ашарга үзләре пешергәннәр. Минивәлеевлар гаиләсеннән галим, укытучылар, медицина хезмәткәрләре һәм яхшы күңелле кешеләр чыккан. Күпләргә үрнәк булып 2 офицер, механиклар, инженерлар, мәктәп директоры тәрбияләп үстергән Хәйрикамал Нигъманова гаиләсе тора. Илебезнең ягулык комплексын да Бурбар егетләре эшләделәр. Армиядә хезмәт итүне, илебезне саклауны Бурбар яшьләре үзләренең изге бурычлары итеп саныйлар. Алар бар авырлыкларны тыныч кабул итәләр, балаларны мөстәкыйльлеккә, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә өйрәтәләр. Бурбар авылы – булган, бар һәм яшәячәк!
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).