Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Гүзәлия Муллачанова быел дүртенче тапкыр Россия Федерациясенең иң яхшы укытучыларына педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр бирү конкурсында җиңүче булды.
Гүзәлия Хәлил кызы Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә 32 ел буе татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында укыган белгеч хәзер инде югары категорияле укытучы, РФ гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре, РФнең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны. Укучылар олимпиадасының татар теле һәм әдәбияты фәне буенча 50дән артык төбәк, 25тән артык төбәкара һәм 4 халыкара этап призерларын әзерләде. Күп еллар дәвамында аның укучылары «Таң йолдызы» балалар иҗаты фестивалендә актив катнашып килделәр һәм «Нәфис сүз» номинациясендә призлы урыннар алдылар. 25 елдан артык ел саен укучылары белән «Сөләйманов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясыйлар, төбәкара һәм Бөтенроссия конференцияләре җыентыкларында 20дән артык публикациясе бар, 100дән артык укучы җиңүче һәм призер булды. Ул ел саен төрле фәнни-практик конференцияләрдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне әзерли.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе эшен 30 елга якын җитәкли, семинарлар оештыра, этномәдәни белем бирү мәсьәләләре буенча төбәкара семинарлар һәм конференцияләр Гүзәлия Муллачановадан башка үтмиләр, район һәм өлкә укытучылары өчен ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтә. Тагын да Гүзәлия Муллачанова Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә Мәскәүдә үзенең осталыгын раслап, «Укытучылар укытучысы» номинациясендә җиңүче Дипломын алып, Дәүләт Думасының грамотасына һәм махсус призына лаек булган иде. Шул ук елда ул «Укытучыларның әхлакый батырлыгы өчен» өлкә конкурсында җиңде. 2016 елда «Мәдәниятләр диалогы» төбәкара конференциясе кысаларында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында икенче тапкыр абсолют җиңүче булды, ә 2017 елда Казан шәһәрендә узган «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы призеры исемен яулап кайтты. 2023 елда «Рус характеры» өлкә конкурсында да җиңүче бүләген алды.
«Яңарыш» газетасы тормышында актив катнашучы укытучының даими рәвештә мәкаләләр язып, әле күп еллар алып барган «Яшь хәбәрче» түгәрәгендә укучыларына да бу эшнең серләрен аңлатып, аларның да язмалары еш басылуын әйтеп китик. Районның «Красное знамя» газетасы да Гүзәлия Хәлил кызын хөрмәт итә, район хакимияте «Ел хәбәрчесе» номинациясендә җиңгән өчен медаль һәм грамота тапшыра. Бу осталыгын күреп алып, мәктәп җитәкчелеге аның исәпсез эшләренә медиация хезмәтен дә өсти.
Хезмәт чорының беренче көненнән үк һәр укытучы игътибарын сәләтле балаларга юнәлтеп, алар белән өстәмә рәвештә шөгыльләнергә тырышадыр инде ул. Ә Гүзәлия Муллачанова 10 елдан артык «Сәләтле балалар» программасын тормышка ашыруда җиң сызганып эшли. Программа барлык укытучыларны һәм укучыларны нәтиҗә китерерлек итеп эшләргә өйрәтү максатын куя. Шунда ук «Эврика» җәмгыятен дә җитәкләп бара.
Тәҗрибәле педагог үзе остазлар остазы инде. 2011 елдан Төмән районының мәгариф өлкәсендәге инновацияләр буенча эксперт советы әгъзасы булып тора, инновацион тәҗрибәләргә экспертиза үткәрә, Төмән районының мәгариф оешмаларына инновацион проектлар эшләгәндә методик ярдәм күрсәтә. Шулай ук татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тикшерү, 2019 елдан педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсының өлкә комиссияләре, «Мәдәниятләр диалогы» өлкә конкурсы жюри әгъзасы булып тора. Ел саен «ТОГИРРО» үткәргән квалификация күтәрү курсларында лекцияләр укый.
Гүзәлия Хәлил кызы фән серләрен төшендерү белән бергә, класс җитәкчесе дә бит әле. Педагогик эшчәнлеге чорында 5 чыгарылыш чыгарды, анда 9 иң яхшы укучы һәм тәртипле бала медальләр алды.
Ул өлкәдә иң тәҗрибәле укытучыларның берсе, башкаларга үрнәк булып тора. Аны коллективта да, авылда да хөрмәт итәләр. 10 ел Шыкча муниципаль берәмлеге депутаты булып торды, шуның бишесендә авыл Думасын җитәкләде. Шул еллар эчендә хакимиятнең дистәләгән яңа урамнарына татарның күренекле шәхесләре исемнәрен бирүне башлап йөрде.
Гүзәлия Хәлил кызы һәр укучының үз-үзен үстерү потенциалына ия булуына ышана һәм бу потенциал чиксез, һәркем тормышта максатка ирешә һәм теләсә нинди тормыш проектын тормышка ашыра ала. Үзе дә теләгән максатларына ирешеп, бар күңеле белән яраткан хезмәтен башкарып, бөтен барлыгы белән халкына, туган теленә бирелгән, аларның якты киләчәген булдыруда тырышкан, чиксез күп өлеш керткән шәхес.
Өлкәбезнең горурлыгы булган (дүртенче мәртәбә дәрәҗәле исемгә ирешүче ул гына) Гүзәлия Муллачанованы һәм барлык педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз. Хөрмәтле, җаваплы эшләре нәтиҗәле булсын!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.