Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дин - ул тәртип

последние и лучшие новости искусства в мире

Октябрист хәзрәт Мәчитов «Нур әл–Иман» мәдрәсәсен тәмамлый. Балачак һәм яшьлек еллары, үзенчәлекле тормыш юлы турында хатирәләре белән уртаклашып: «Үзем төрле һөнәрне үзләштергән кеше. Тракторчы-машинист, кранчы, электромонтажчы булып та эшләдем. Тормышымда мөһим һәм асыл вакыт дип лаеклы ялга чыгып, дин юлына баскан елларны әйтер идем. Балачак, яшьлек елларым җылы истәлекләр, якты хатирәләр калдырды. Мин Вагай районы, Казанлы авылында 13 балалы гаиләдә 8 нче бала булып тудым. Октябрь аенда туганга, Венера апам Октябрист дип исем биргән. Әти-әнием Казанлы мәктәбе укытучылары булганнар. Безне кече яшебездән хезмәт сөючән, тәртипле, иманлы балалар итеп үстергәннәр. Якын туганнарым барысы да кешелекле, итагатьле кешеләр. Туганнар исән-сау, олы яшьтәге абый-апалар булганда, тормыш күңелле. Лаеклы ялга чыгып, мәдрәсәдә белем алып, мәчеттәге хезмәтемне изге, саваплы эш дип ихлас күңелем белән кабул иттем, шуның белән бәхетлемен. Мәчеткә килүчеләргә хәзрәтләребез киңәш бирә, намаз алдында вәгазь сөйлиләр, яхшылыкка өндиләр. Димәк, дин - ул тәртип, әдәплелек, әхлаклылык. Бу турыда олысы-кечесе онытырга тиеш түгел. Балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хәрам белән хәләлне аерырга өйрәтергә кирәк. Киләчәктә халкыма хезмәт итеп, дини белемемне күтәреп, яшьләргә Ислам дине кагыйдәләрен аңлатып эшләргә, яшәргә язсын», - дип теләкләрен юллады.

40-21

Октябрист хәзрәт Мәчитов татар җырларын, моңын яраткан милләт җанлы шәхес тә. Ул озак еллар Тубыл шәһәрендә узган татар концертларында катнашты. Шәхси тормышына килгәндә, аның гаилә тормышы озын һәм бәхетле. Тормыш иптәше Фирдәвес ханым белән ике кыз үстерәләр, оныкларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яшиләр. Гаилә темасына әңгәмәбезне дәвам итеп Октябрист хәзрәт: «Гаилә нык, тату булсын өчен никах укытылырга тиеш. Никах яшьләргә тормышта гөнаһсыз яшәргә бирелгән мөмкинлек. Гаиләң, балаларың өчен тырышып эшләсәң, бер-береңне тыңлап, аңлап, тату яшәгәндә, гаилә тормышы бәхетле, озын була. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә матур яшәрсез», - диде.

Якташлары арасында ихтирам казанган, һәркемгә ярдәмчел булган якташыбызга якты уйларын, теләкләрен тормышка ашырырга, киләчәктә дә алдына куйган максатларына ирешеп, бәхетле тормышта исән-имин яшәргә язсын, дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836